Мөхәммәт Булак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәт Булак latin yazuında])
Мөхәммәт Булак
Алтын Урданың ханы

1370 - 1372
Аңа кадәр Габдуллаһ хан
Дәвамчысы Урус-хан
Алтын Урданың ханы

1375
Аңа кадәр Урус-хан
Дәвамчысы Чиркәс хан
Алтын Урданың ханы

1375
Аңа кадәр Урус-хан
Дәвамчысы Каһанбәк хан
Туган 1360(1360)
Үлгән 1380(1380)
Әти Габдуллаһ хан
Алтын Урда чәчәк ату чорында, 14 гасыр

Мөхәммәт Булак яки Булак, Гияс-әд-Дин Бүләк хан (tat. lat. Möxämmät Bulaq (үле сылтама), 1360-1380)- Алтын Урда ханы 1370 елдан, Мамай Урдасы ханы (1370-1380).

Алтын Урданың низаглашу чорында идарә иткән хан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габдуллаһ хан үлгәннән соң Мамай тарафыннан Алтын Урда тәхетенә утыртылган.

Хаҗи Тарханда, Кырымда, Яңа Маҗарда тәңкәләр суккан.

1372 елда Алтын Урда көнчыгыш өлеше идарә иткән хаким - Урус хан Сарай шәһәрен басып алганнан соң Мөхәммәт Булак Мамайга Кырымга качкан.

1374 елда Урус хан көнчыгышка киткәч Чиркәс Сарай шәһәрен басып алган һәм хан итеп игълан ителгән.

1375 елда Мамай Сарай шәһәрен яулап хан тәхетен Мөхәммәт Булакка кире кайтарган.

Ләкин көнчыгыштан кайткач Урус хан яңадан Сарайны буйсындырган ләкин озак вакытта идарә итә алмаган.

1375 елда Гияс уд-Дин Каһанбәк Сарай шәһәрен алып хан итеп игълан ителгән.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Габдуллаһ хан
Алтын Урда ханы

1370-1375
Аннары:
Урус хан

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань, 1999.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.