Мөхәммәт Илбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәт Илбаев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мөхәммәт Илбаев
Туган 13 март 1939(1939-03-13)
Мөхәммәтҗан, Абзановский сельсовет[d], Зиянчура районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Үлгән 21 апрель 2015(2015-04-21) (76 яшь)
Күмертау, Башкортстан, Россия
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт аграр университеты
Һөнәре зоотехник, шагыйрь

Илбаев Мөхәммәт Исмәгыйль улы (13 март 1939 ел — 21 апрель 2015 ел) — авыл хуҗалыгы белгече, шагыйрь. 2003 елдан Русия Федерациясе һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөхәммәт Исмәгыйль улы Илбаев 1939 елның 13 мартында Башкорт АССРның Зиянчура районы Мөхәммәтҗан авылында туган.

Абзан урта мәктәбен тәмамлагач, колхозда эшли башлый. 1959-1964 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында зоотехник һөнәренә укып чыккач, колхоз-совхозларда эшли. Күмертаудагы районара токымчылык станциясендә баш зоотехник була. Станция бетерелгәч,«Башкируголь» берләшмәсенең тәэминат бүлегендә эшли.

2015 елның 21 апрелендә Күмертау шәһәрендә вафат була, туган авылы Мөхәммәтҗанда җирләнгән

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөхәммәт Илбаев, белеме буенча мал хуҗалыгы белгече булса да, ХХ гасырның 60 нчы елларында әдәбиятка шагыйрьлек таланты белән юл ярып килеп керә. Аның 1968 елда басылып чыккан «Җирләр күрдем» исемле тәүге шигъри җыентыгы башкорт шигъриятенә талантлы каләм иясе килүен хәбәр итә. Алдагы елларда аның иҗаты «Эчкән сулар» (2009) китабында үсеш тапты. «Көртлек җыры» (2012) китабында балалар өчен шигырьләре, шигъри хикәясе һәм поэмасы тупланган. Аның бу җыентыгында Башкортстан халкының үткән тарихы, бүгенгесе һәм хәвефле киләчәге дә чагыла.

Мөхәммәт Илбаев поэтик әсәрләрендә башкорт теленең нечкәлекләрен, күркәмлеген оста иҗади файдаланды, шул җирлектә башкорт шигъриятен баетты.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Җирләр күрдем: Шигырьләр. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1968.
  • Тамгалар: Шигъри җыентык.— Уфа: Китап, 2001. — 157-190 б.
  • Эчкән сулар: Шигырьләр., поэмалар. — Уфа: Китап, 2009. — 112 б.
  • Көртлек җыры: Шигырьләр, шигъри хикәя, поэма. — Уфа: Китап, 2012.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)(Тикшерелгән 12 март 2019)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.)(Тикшерелгән 12 март 2019)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]