Мөхәммәт Миначев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәт Миначев latin yazuında])
Мөхәммәт Миначев
Туган телдә исем Mɵxəmmət Minac ulь Minacef
Мөхәммәт Минач улы Миначев
тат. Möxämmät Minaç uğlı Minaçef
Туган 20 март 1938(1938-03-20)
Яндавишча, Кызыл Октябрь районы, Түбән Новгород өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 11 февраль 2018(2018-02-11) (79 яшь)
Мәскәү, Россия
Үлем сәбәбе инсульт[1]
Яшәгән урын Ленин проспекты[d], Мәскәү[2]
Һөнәре язучы
Эш бирүче Мәскәү Метрострое[d]

Мөхәммәт Миначев (Мөхәммәт (Евгений) Минач улы Миначев, 20 март 1938(1938-03-20), Яндавишча, Кызыл Октябрь районы, Түбән Новгород өлкәсе, РСФСР, СССР11 февраль 2018(2018-02-11) (79 яшь), Мәскәү, Россия) — татар милли хәрәкәте эшлеклесе, язучы, газета мөхәррире, «Ватан» фиркасе рәисе (1994-2010).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөхәммәт Миначев башкалада Бөек Ватан сугышыннан соң беренче Сабан туен (1987 ел) оештырган җәмәгать эшлеклесе. Ул 1970 нче еллардан башлап Мәскәү татарлары арасында мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып барган. Мәскәүдә татар язучылары белән очрашулар оештырган олы шәхес.

Мәскәү каласында озак еллардан бирле татар милли тормышында актив катнаша. 1979-82 елларда «Маяк» мәдәният йортында татар сәнгать үзешчәнлеген алып бара.

Татар милләтенең күренекле шагыйрь, язучыларына багышланган чаралар оештыра. 1985-86 елларда Г.Тукай, Ф.Әмирхан, М.Галәү, М.Акъегетзадә иҗатларына багышланган кичәләр оештыра. 1988 елда "Туган тел"[3] татар мәдәниятен яратучылар оешмасына нигез сала, беренче рәисе була.

«Туган тел» оешмасы 1988 елда Мәскәү хакимиятеннән таләп итеп, балалар бакчаларында аерым төркемнәр, мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачылуына ирешә. Активистлар В.Садур, Д.Гыйззәтуллин белән ата-аналар арасында балаларны җәлеп итү буенча зур эш башкара.

Казанда БТИҮ корылтайларында Мәскәү татарлары вәкиле буларак катнаша.

1989-1994 елларда «Ватан» исемле мәгълүмат сәхифәсен, аннары шул исемле гәзит чыгара.

Милләткә кагылышлы хезмәтләре белән танылган. Борынгы татарлар тарихын пропагандалаучы була. Мәскәүдә татар телен, Татарстан мөстәкыйльлеген яклап пикетлар, митинглар оештыручы.


2018 елның 11 февральдә инсульттан вафат булды.[4]

Хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Миначев М. Авылларга барган идем... — М., 2007. — 138 бит. 500 экз.
  • Топонимический словарь Мещёры / Мохаммят Миначев. — М., 2014. — 245, [2] с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]