Мөхәммәт Мәнди

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәт Мәнди latin yazuında])
Мөхәммәт Мәнди
Туган телдә исем Мөхәммәт Мәнди әл-Тамими
Туган 1956(1956)
БГӘ,
Милләт гарәп
Ватандашлыгы БГӘ БГӘ
Һөнәре хаттат

Мөхәммәт Мәнди, Мөхәммәт Мәнди әл-Тамими (ингл. Mohammed Mandi Al Tamimi, 1956 ел, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) — хаттат, ислам каллиграфиясе белгече. Шәех Зәет мәчете диварындагы «Аллаһының 99 гүзәл исеме (сыйфатыкаллиграфиясенең авторы. БГӘ башкаласы Әбу-Дабиның мәдәният фонды каршындагы мәдәният һәм сәнгать оешмасының директор урынбасары.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Изге Кәгъбә.
М. Мәнди каллиграфиясе
Аллаһының гүзәл исемнәре.
Шәех Зәет мәчете

1956 елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә туган. Гарәп каллиграфиясенә Мисырда һәм Төркиядә өйрәнә. Матур язуга төп өйрәтүчесе дип изге Коръән китабын саный. Аны хаттат куфи стиле белән күчереп язган. Соңрак рикагъ, нәстәгъликъ, сөлс, нәсх һәм дивани стильләрен өйрәнгән һәм кулланган. БГӘ дәүләт башлыгы шәех Зәет ибн Солтан ән-Нәхаянның (1918-2004)) портретын бер ел буе ясый. Рәссам шәехның сурәтен аның исемен күп мәртәбәләр кабатлап китереп чыгара.

Франция президены Жак Ширакның (1932) портретын да шул ысул белән иҗат итә һәм Парижда узган күргәзмәдә катнаша. Хаттат чит илләрдә дә танылу алган, күп бәйгеләрдә җиңүләргә ирешкән, исам каллиграфиясе сәнгате өлкәсендә берничә премия иясе.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗатында арабескага өстенлек бирә. Иҗатының төп компонеты булып, Мөхәммәт (с.г.в.) исемен хөсне хат ысулында язганда, аны аерым хәрефләр итеп, хәрефләрне бер-берсенә кушмыйча язу тора. Шулай ук рәссам гарәп хәрефләре белән инглиз хәрефләрен катыштырып, үзенчәлекле каллиграфия китереп чыгара.

БГӘ милли валютасы булган БГӘ дирһәмендәге (кәгазь ассигнацияләрнең барысында да, истәлек тимер акчаларның күбесендә), шулай ук Бәхрәйн динарындагы, Күвәйт динарындагы һәм Сүрия фунтындагы (эре валюталар) барлык гарәпчә язуларны уйлап чыгарган.

Фарсы култыгындагы барлык гарәп илләре (Согуд Гарәбстаныннан башка) ватандашларының чит ил паспортларында кулланылган гарәп хәрефләренең бизәлешен уйлап чыгару эшен башкарган. Рәсми оешмаларның, зур сәяси һәм спорт вакыйгаларының гарәп язулы логотипларының авторы.

Картиналар, портретлар да ясый.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хусам Диб. Путеводитель по Исламу[1]. М.: Издательство ДУМ г. Москвы, 2016. ISBN 978-5-9908782-0-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]