Мөхәммәт Огузов
| Мөхәммәт Огузов | |
|---|---|
| Туу датасы: | 21 август 1953 (72 яшь) |
| Туу урыны: | СССР, РСФСР, Кабарда-Балкар АССР, Зольск районы[d] Залукокоаже[d] |
| Ватандашлык: | |
| Эшчәнлек төре: | язучы, прокурор |
| Иҗат итү еллары: | 1972—х. в. |
| Юнәлеш: | поэзия |
| Жанр: | шигырь |
| Иҗат итү теле: | рус теле |
| Дебют: | «Чтоб горы не знали позора» (2003) |
| Бүләкләр: | |
Мөхәммәт Огузов, Мөхәммәт Назир улы Огузов (Мухамед Назирович Огузов; 1953 елның 21 августы, СССР, РСФСР, Кабарда-Балкар АССР, Зольск районы, Залукокоаже) ― шагыйрь, РФ Язучылар берлеге әгъзасы. Әсәрләрен рус телендә яза. 5 Кавказ республикасы ― Кабарда-Балкария, Адыгея, Карачай-Чиркәс Республикасы, Ингушетия Республикасы һәм Дагстан Республикасының халык шагыйре (язучысы)[1]. 2нче класслы хакыйкый дәүләт юстиция киңәшчесе (бу генерал-лейтенант дәрәҗәсенә туры килә), Кабарда-Балкария буенча Суд департаменты идарәсе башлыгы (2005 елдан), юридик фәннәр кандидаты (2003), Россия Иҗтимагый фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты[2].
Укучыга иң билгеле китабы ― Кавказ халыкларына багышланган «Минем юлым» («Мой путь») китабы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1953 елның 21 августында[3] Кабарда-Балкар АССРның Зольск районы Залукокоаже авылында (1975—2012 елларда штб) туган. Борынгы абаза Огузовлар нәселеннән чыккан [4]. Әтисе Назир Гали улы гаиләдә абаза телен дә, гореф-гадәтләрен дә гомеренең ахырына кадәр саклаган. Әнисе кабарда, әтисе ягыннан әбисе карачай милләтеннән булган.
Балачагы Карачай-Чиркәс АССРның Кече Карачай районы[d] Первомайское[d] авылында узган, урта мәктәпне шунда тәмамлаган. Һәр җәйне иң борынгы абаза авылы Красный Востокта үткәргән.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәктәпне тәмамлагач, май-сыр заводында эшче булып эшләгән.
1972 елда К. Л. Хетагуров исемендәге Төньяк Осетия дәүләт университетының юридик факультетына укырга кергән. Аны тәмамлагач, 1977―1985 елларда Зольск районы прокуратурасы тикшерүчесе булып, 1985―1995 елларда Баксан районы локуроры булып, 1995―1998 елларда Зольск районы прокуроры булып эшләгән. 1998 елда аңа «Россия Федерациясе прокуратурасының Мактаулы хезмәткәре» исеме бирелгән.
1998 елдан ― Карачай-Чиркәс Республикасында Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаментының[d] төбәк идарәсе җитәкчесе, 2000 елдан ― Кавказ Минераль Суларындагы[d] Суд департаменты идарәсе җитәкчесе. 2005 елның октябрендә Кабарда-Балкариягә кайта һәм шуннан бирле Кабарда-Балкария буенча Суд департаменты идарәсен җитәкли [5].
2003 елда диссертациясен уңышлы яклап, юридик фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе алган. Гуманитар фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы, Халыкара иҗат Академиясенең хакыйкый әгъза – академигы.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Классик поэзия белән мәктәптә үк таныша, университетка укырга кергәч, I курста үзенең Рәсүл Гамзатовка багышланган беренче шигырен яза (1972). Башта үзе өчен генә язган. III курста укыганда берничә шигырен Кайсын Кулиевка күрсәткән.
Шагыйрь тарафыннан тудырылган абаза милли дөньясы образлары халыкның әхлакый күзаллауларына, аның «Нарты» эпосындагы монументаль мәдәният һәйкәлендә билгеләнгән этник һәм сәнгать традицияләренә нигезләнә, Мөхәммәт Огузовның идеяләр һәм образлар дөньясы абаза халкының этик һәм этник традицияләренә нигезләнә.
Төрле мәдәниятләрнең гореф–гадәтләрен үз эченә алган Огузов ― чын интернационалист. Ул үзенең төп шигъри бурычы ― халыклар арасында дуслыкны ныгыту икәнен яшерми. Шул принцип буенча, шагыйрь Кабарда-Балкария һәм Адыгея, Чечня һәм Дагстан, Карачай-Чиркәсия һәм Ставрополь крае турында яза.
Шигырьләрендә туган як һәм Ватан темасы бик күп төрле сурәтләнә. Кайберләре ирексездән балачакны, йорт янындагы ишегалдын, күрше балалар белән ваемсыз уеннарны һәм күңел ачуларны искә төшерергә мәҗбүр итә. Кайберләрендә ― адыглар, тау кешеләре, кан кардәшлеге һәм дуслык белән бәйле күпмилләтле Кавказ республикалары халкы булу белән горурлану хисе тагын бер кат күтәрелә[6].
Өч шигырь китабы: «Чтобы горы не знали позора» (2003 һәм 2008 елларда), «Мой путь» (2013 елда), «К вершинам своим я иду без оглядки» (2017 елда) дөнья күргән. Карачай-Чиркәсия халык шагыйре Лариса Курманбиевна Шебзухова аның шигырьләрен абаза теленә тәрҗемә иткән. Шулай ук аның шигырьләренә композиторлар дистәдән артык җыр язган.
Әсәрләренең нигезендә Ислам тәгълиматы, мөселман дине хакыйкатен аңлату ята. Аның һәр шигыре Исламның төп хакыйкатьләре булган изгелек, гаделлек кебек төшенчәләргә ышану булып яңгырый.
«Казан утлары» журналының 2025 елның октябрь ае (№ 10) санында «Кардәш халыклар әдәбияты» бүлегендә «Тайпылмам бер тапкыр сайлаган юлымнан» башы астында берничә шигыре Рафис Корбан тәрҗемәсендә татар телендә дөнья күргән[7].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2007 ― II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен ордены» медале.
- Берничә тапкыр Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаментының, Кабарда-Балкария Республикасы Парламентының ведомство һәм башка бүләкләре белән бүләкләнгән.
- Россия Федерациясе прокуратурасының Мактаулы хезмәткәре
- Кабарда-Балкар Республикасының атказанган юристы
- «Рухи кыйммәтләрне раслаган өчен» ордены (Төньяк Кавказ мөселманнары Координация үзәге)
- Карачай-Чиркәс Республикасының халык шагыйре
- Ингушетия Республикасының халык шагыйре
- Кабарда-Балкария Республикасының халык шагыйре
- Адыгея Республикасының халык шагыйре
- Дагстан Республикасының халык язучысы
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гаиләле. Уллары юрист булып, кызы балалар бакчасы мөдире булып эшли. 7 оныгы (2017 елга) [8]. Пятигорскида яши.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Встреча с Народным поэтом пяти республик Мухамедом Огузовым. Библиотека им. Расула Гамзатова, 9.06.2023
- ↑ Огузов Мухамед Назирович: творческий вечер. Zolka.ru
- ↑ Сегодня отмечает свой 70-летний юбилей замечательный человек. Сиреневый салон (Карачаево-Черкесия)
- ↑ Лариса Шебзухова. Побеждающий хаос. РИА «Кабарда-Балкария», 19.05.2016
- ↑ Огузов Мухамед Назирович (жалоба Сосналиевой Д.А.) - участник судебного процесса. СудАкт.ру
- ↑ Огузов Мухамед Назирович: творческий вечер. Зольские вести(рус.)
- ↑ Мөхәммәт Огузов. Үлем юк ул
- ↑ «В деталях». Начальник УСД Мухамед Огузов. Rutube
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Я имел счастье родится в Залукокоаже. Интересный контент в группе TUT ZOLKA (КБР) в ОК (Одноклассники)(рус.)
- Лариса Шебзухова. Побеждающий хаос. РИА «Кабарда-Балкария», 19.05.2016(рус.)
- «В деталях». Начальник УСД Мухамед Огузов. Rutube видео от 17.02.2017, 19:44(рус.)
- 21 август көнне туганнар
- 1953 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Кабарда-Балкариядә туганнар
- II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр
- Әлифба буенча шагыйрьләр
- Россия шагыйрьләре
- Рус телле язучылар
- Адыгея Республикасының халык шагыйрьләре
- Кабарда-Балкар Республикасының халык шагыйрьләре
- Карачай-Чиркәс Республикасының халык шагыйрьләре
- Ингушетия Республикасының халык шагыйрьләре
- Дагстанның халык язучылары
- Төньяк Осетия дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаучылар
