Мөхәммәт Салихов
Мөхәммәт Салихов |
---|
Мөхәмәт Салихов (? — 1893) — мөселман дин әһеле.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мөхәмәт Салихов чыгышы белән Уфа губернасы Уфа өязе (хәзерге Башкортстан Республикасы) Гүмәр авылыннан[1].
1860 елдан Уфа губернасы Бәләбәй өязе Кара Көек авылы мәчете имам-хатибы була. Аннары Түбән Новгород җәмигъ мәчете имам-хатибы итеп билгеләнә.
1868 елда Казан шәһәрендә сәүдәгәр Җиһанша Госманов тарафыннан Солтан мәчете һәм аның карамагындагы «Госмания» мәдрәсәсе ачылгач, Госманов мәчет имам-хатибы һәм мәдрәсә мөдәррисе вазифаларын үтәргә Мөхәмәт Салиховны чакыра һәм ул моңа риза була. Мәдрәсәдә иске ысул буенча укытылган (кадимчелек), биредә ел саен 100-гә якын шәкерт белем алган.
Ырынбур мөселман Диния назаратына казый итеп сайлангач, Мөхәмәт Салихов Уфа каласына күчә һәм үзенең урынына кияве Солтан авылы мулласы Сәхәбетдин Габделлатыйфны калдыра[2]. 1881-1882 елларда Ырынбур моселманнары диния нәзарәтендә казый вазифасын башкара[1]. 1885-1886 елларда Мөхәмәтьяр Солтанов мөфти сыйфатында властьлар тарафыннан расланганга кадәр Ырынбур мөселман Диния назараты эше белән җитәкчелек итә[3].
Казанга кайткач тагын 8-нче җәмиг мәчете мәхәлләсен җитәкли.
1893 елның августында вафат була[2].
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Уллары:
- Салихов Гарифулла Мөхәммәт улы (1861-1915) — мәгърифәтче, тарихчы, дин әһеле. Казанның 8-нче җәмигъ (Усманов) мәчетенең имам-хатибы һәм аның каршындагы «Госмания» мәдрәсәсенең мөдәрисе (1893-1915).
- Салихов Мөхәммәтгариф Мөхәммәт улы (1870-1921) — укытучы, дин әһеле. Казанның 8-нче җәмигъ (Госманов) мәчетенең имам-хатибы һәм аның каршындагы «Госмания» мәдрәсәсенең мөдәрисе (1915-1917).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Дмитриева Л. В., Мугинов А. М., Муратов С. Н. Описание тюркских рукописей Института народов Азии. Том I. История / под ред. А. Н. Кононова. — Москва: Наука, 1965. — С. 75. — 262 с.
- ↑ 2,0 2,1 Султановская мечеть(үле сылтама) // Префектура «Старый город» Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган
<ref>
исемле тамга: «Старый город» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән - ↑ Азаматов Д. {{{башлык}}}. — С. 167.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Дмитриева Л. В., Мугинов А. М., Муратов С. Н. Описание тюркских рукописей Института народов Азии. Том I. История / под ред. А. Н. Кононова. — Москва: Наука, 1965. — 262 с.