Мөхәммәт Харрасов
Мөхәммәт Харрасов | |
---|---|
Туган | 18 сентябрь 1948 (74 яшь) Сәрмән, Белорет районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР |
Яшәгән урын | СССР |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | физик |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | физика-математика фәннәре докторы[d] |
Мөхәммәт Харрасов (18 сентябрь 1948 ел) — галим-физик, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, югары мәктәп укытучысы. 2000-2010 елларда Башкорт дәүләт университеты ректоры. Башкортстан Республикасының 3 нче һәм 4 нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Башкортстан Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты (2002), Чечен Республикасы Фәннәр Академиясенең мактаулы академигы (2008), физика-математика фәннәре докторы (1995), профессор (1996).
Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мөхәммәт Хәдис улы Харрасов 1948 елның 18 сентябрендә Башкорт АССРның Белорет районы Сәрмән авылынды туган.
1966-1971 елларда — Башкорт дәүләт университетының физика факультетында укый.
1971-1972 — лаборант, БДУ.
1972-1975 — Мәскәү дәүләт университеты аспиранты.
1975-1991 — БДУ-ның «Теоретик физика» кафедрасында ассистент, өлкән укытучы, доцент.
1991-1994 — Мәскәү дәүләт университеты докторанты.
1994-1999 — БДУ-ның физика факультеты деканы.
1999-2000 — Башкортстан Республикасының Югары мәктәп һәм фән буенча дәүләт комитеты рәисе.
2000-2010 — БДУ ректоры, «Элемтә» кафедрасы мөдире.
2010-2013 елларда Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты.
Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Башкортстан Республикасының (1997) һәм Россия Федерациясенең (2008) атказанган фән эшлеклесе
- Россия Федерациясенең мактаулы югары белем бирү хезмәткәре (2001) һәм мәгариф отличнигы (2003).
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Харрасов Мөхәммәт Хәдис улы // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-306-8</nowiki>.
- http://www.gsrb.ru/ru/organization/deputats/7967/
- http://www.anrb.ru/blog/Item/249/15
- 18 сентябрь көнне туганнар
- 1948 елда туганнар
- Белорет районында туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- БДУ укытучылары
- Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличниклары
- Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары
- Башкортстанның атказанган фән эшлеклеләре
- Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Россиянең атказанган фән эшлеклеләре
- Физика-математика фәннәре докторлары