Мөхәммәт Җиһангиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мөхәммәт Җиһангиров
М.С.Җиһангиров.jpg
Туу датасы

1923 ел(1923)

Туу урыны

Үзбәкстан

Үлем датасы

30 сентябрь 1943(1943-09-30)

Үлем урыны

Украина

Иялек

РСФСРFlag of the Russian SFSR.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ

Гаскәр төре

Пехота пехота

Дәрәҗә

Калып:ССРБ, ефрейтор

Бүләкләр һәм премияләр

Совет Берлеге КаһарманыЛенин ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Мөхәммәт Җиһангиров, Мөхәммәт Солтангәрәй улы Җиһангиров, рус. Зиангиров Мухамед Султангирович (Султангараевич) (1923 ел, Үзбәкстан, Яңа юл районы1943 елның 30 сентябре, Украина ССР, Днепропетровск өлкәсе, Солонянск районы, Войсковое) — Бөек Ватан сугышында катнашып, һәлак булган Советлар Берлеге Каһарманы (19.03.1944, вафатыннан соң), автоматчы, ефрейтор (1943).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1923 елда хәзерге Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе Яңа юл районында крәстиян гаиләсендә туган. Милләте — татар. Башлангыч мәктәпне тәмамлаган. Күмәк хуҗалыкта эшләгән. 1941 елның декабреннән Кызыл гаскәрдә хәрби хезмәттә.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1942 елның июленнән хәрәкәттәге армиядә: Воронеж (1942), Көньяк-Көнбатыш (1942-1943) фронтлары составында сугышларда катнаша. 1943 ел башында Донбассны азат итүдә катнаша. Көньяк-Көнбатыш фронт, 6нчы армия, 198нче аерым укчы тоткарлаучы отряд автоматчысы булып хезмәт итә.

Днепрны кичкән вакытта каһарманлык күрсәтә. 1943 елның 26 сентябрендә Украина ССР Днепропетровск өлкәсе Солонянск районы Войсковое авылы тирәсендә Днепрны беренче десант төркеме белән бергә кичә. Каршы ярда плацдарм яулап алынгач, берничә мәртәбә разведкага бара һәм әһәмиятле мәгълүматлар алып кайта. Башы яраланса да, сафта кала, дошман контрһөҗүмнәрен кире кайтаруда һәм дошманны эзәрлекләүдә катнаша. 1943 елның 30 сентябрендә һәлак була. Войсковое авылында җирләнә.
1944 елның 19 мартында (вафатыннан соң) Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.2 (Г-Й). Казань, 2005.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Джураев Т.Д. Верные сыны Родины. Ташкент, 1964.
  2. Березняк Н.Г. Герои Советского Союза - узбекистанцы. Ташкент, 1984.
  3. Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. Казан, 1990.
  4. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]