Мөхәммәт Әл-Әмин мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәт Әл-Әмин мәчете latin yazuında])
Мәчет
Мөхәммәт Әл-Әмин мәчете
гарәп. جامع محمد الأمين
Ил Ливан
Шәһәр Бәйрут
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре мәчет
Төзелеш еллары 20022007 еллар
Төп даталар:
2002 — «төзелеш башланган»
2007 — «төзелеш тәмамланган»
2008 — «ачылган»
Халәте гамәлдә

Мөхәммәт Әл-Әмин мәчете (гарәп. جامع محمد الأمين‎, Җәмиг Мөхәммәд әл-Әмин) — Ливан башкаласы Бәйрут шәһәрендә урнашкан сөнни җәмигъ мәчете. 2008 елдан — Бәйрутның төп мәчете.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет төзелеше Ливан премьер-министры (1992—1998, 2000—2004) Рәфыйк Харири(ингл.) акчасына башкарыла. 2002 елда мәчетнең нигез ташы салына. Әмма Р. Б. Харири 2005 елда бомба шартлатып, үтерелгән. 2008 елның 17 октябрендә премьер-министр улларының берсе, шулай ук Ливан премьер-министры (2009—2011, 2016—2020) Сәгъдәт Харири(ингл.) тарафыннан Мөхәммәт Әл-Әмин мәчете ачыла. Тантанада шулай ук Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар, Оман, Күвәйт, Джибути һәм Фәлистыйн автономиясе министрлары катнаша.

2008 елдан Бәйрутның төп мәчете булып тора.

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Архитектор — Азми Фәхури (Azmi Fakhuri). Лимонит ташыннан төзелгән бина архитектурасында госманлы, шулай ук Мисыр мәмлүкләре архитектураларының стиль элементлары бар. Мәчет, бер яктан, Истанбулдагы Изге София Соборын, икенче яктан, Солтан Әхмәт мәчетен хәтерләтә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]