Мөхәммәт әл-Бәшир
Мөхәммәт әл-Бәшир | |
---|---|
![]() | |
Сирия премьер-министры | |
Вазыйфага керешкән 2024 елның 10 декабре | |
Аңа кадәр | Мөхәммәт Гази Әл-Җәләли[d] |
Сирияне Коткару хөкүмәте[d] премьер-министры | |
Вазыйфада 2024 елның 13 гыйнвары – 10 декабре | |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 06.1983 Сирия, Идлиб[d], Җабал-Завия районы, Машун |
Сәяси фирка | Хәяту Тахрири-ш-Шам[d] |
Белем | Хәлеб университеты[d] Идлиб университеты[d] |
Сугышлар/бәрелешләр | Süriä watandaşlar suğışı |
Мөхәммәт әл-Бәшир (гарәп. محمد البشير; 1983 елның июле, Сирия, Идлиб өлкәсе, Җабал-Завия районы, Машун) ― сирияле дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. Сириянең 70нче премьер-министры, 2024 елның 10 декабреннән Сириянең Күчеш хөкүмәтен җитәкли[1][2][3]. 2024 елның 13 гыйнварыннан 10 декабренә кадәр Сирияне коткару хөкүмәтенең премьер-министры вазыйфасын биләгән[4].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1983 елның июлендә Сирия Гарәп Республикасының Идлиб өлкәсе Җабал-Завия районында урнашкан Машун авылында туган[5]. 2007 елда Хәлеб университетын[d] «электротехника»[d] белгечлеге буенча тәмамлаган[6]. 2011 елда Сирия газ компаниясенең газ заводында төгәл приборлар бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнгән. Сириядә гражданнар сугышы башланганнан соң, ул сугыштан зыян күргән балалар укый торган «Әл-Әмәл» уку йорты директоры булган[7]. 2021 елда Идлиб[d] шәһәрендә урнашкан университетта[d] шәригать һәм хокук өлкәсендә гыйльми дәрәҗә, шулай ук административ оештыру һәм проектлар белән идарә итү[d] өлкәсендә сертификатлар алган[8][9].
Сәяси карьерасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Премьер-министр вазыйфасына билгеләнгәнче, Әл-Бәшир ике ел ярым дәвамында Вакыф министрлыгында Ислам мәгарифе буенча директор, Үсеш һәм гуманитар мәсьәләләр министрлыгында ассоциацияләр белән элемтә буенча директор урынбасары, аннары директор вазыйфаларын башкарган[10].
2024 елның гыйнварында Сирияне Коткару хөкүмәтенең[d] Шура советы Әл-Бәширне премьер-министр итеп сайлау өчен тавыш биргән[11]. Аның сайлау алды платформасы электрон хөкүмәткә[d] һәм дәүләт идарәсен автоматлаштыруга юнәлтелгән булган[11]. Аның администрациясе күчемсез милек өчен түләүне киметкән[12], планлаштыру кагыйдәләре йомшартылган һәм Идлиб шәһәрен зоналаштыру планын киңәйтү буенча консультацияләр башлаган[13].
2024 елның 5 мартында Идлибта Хәяту Тахрири-ш-Шамга[d] (ХТШ) каршы демонстрацияләр башлану һәм Рамазан ае җитү сәбәпле, Әл-Бәшир авыр җинаятьләр өчен хөкем ителмәгән тоткыннарга амнистия турында Указга кул куйган[14].
2024 елның ноябрь ахырында ХТШ һәм башка оппозицион төркемнәр Сириянең төньяк-көнбатышында һөҗүм[d] башлаган, ул Хәлебне басып алуга һәм Коткару хөкүмәте контролендәге территорияләрне зурайтуга китергән. Матбугат конференциясендә Әл-Бәшир һөҗүм Сирия хөкүмәт гаскәрләренең тыныч халыкка каршы юнәлтелгән һәм «дистәләгән мең» тыныч халыкны качарга мәҗбүр иткән һөҗүмнәренә җавап итеп башлануын белдергән[15]. 2024 елның 4 декабрендә Әл-Бәшир дәүләт учреждениеләренең эшен яңадан торгызуны контрольдә тоту өчен Хәлебка килгән һәм алдагы хөкүмәтнең кире эшкә кайткан хезмәткәрләрен мактаган[16].
2024 елның 9 декабрендә Бәшәр Әсәд режимы җимерелгәннән һәм ХТШ лидеры Әхмәд әш-Шара һәм отставкага китүче Сирия премьер-министры Мөхәммәт Гази Әл-Җәләли[d] белән очрашудан соң, Әл-Бәширга Сүриянең күчеш хөкүмәтен[d] оештыру эше йөкләнгән[17][18]. Икенче көнне аңа рәсми рәвештә Күчеш хөкүмәтен 2025 елның 1 мартына кадәр җитәкләү бурычы куелган[19].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Мухаммед аль-Башир назначен временным премьером Сирии (2024-12-10).
- ↑ Назван политик, который возглавит переходное правительство Сирии (2024-12-10).
- ↑ В Сирии назначили временного главу правительства (2024-12-10).
- ↑ Al-Jolani: The one-man rule (2024-04-22).
- ↑ سورية: حكومة الإنقاذ في إدلب تنتخب رئيساً جديداً لها.
- ↑ Что известно о главе временного правительства Сирии Мухаммеде аль-Башире.
- ↑ محمد البشير: ماذا نعرف عن المرشح لرئاسة الحكومة السورية الجديدة؟ (ar) (2024-12-10).
- ↑ إدلب.. محمد البشير رئيس جديد لحكومة "الإنقاذ" (ar) (2024-01-13).
- ↑ رئيس مجلس الوزراء في حكومة الإنقاذ السورية - حكومة الإنقاذ السورية (ar) (2023-03-27).
- ↑ Engineer Muhammad al-Bashir Elected as SSG Prime Minister (en-US) (2024-01-13).
- ↑ 11,0 11,1 SSG Reduces and Cancels Some Real Estate Fees (en-US).
- ↑ SSG Reduces and Cancels Some Real Estate Fees – Syria Report (2024-05-28). әлеге чыганактан 2024-05-28 архивланды. 2025-01-16 тикшерелгән.
- ↑ Salvation Government Studies Expanding Idlib City Zoning Plan.
- ↑ H.E, Editor 125 (2024-03-05). إدلب.. "الإنقاذ" تصدر عفوًا عن مرتكبي الجرائم وفق شروط واستثناءات.
- ↑ SCOPE 24. Armed factions of the Syrian opposition announce entry into several neighborhoods in Aleppo - SCOPE 24.
- ↑ Sh (2024-12-05). Up to Double: Commodity Prices Rise in Aleppo - The Syrian Observer.
- ↑ المعارضة السورية تكلف محمد البشير بتشكيل حكومة انتقالية.
- ↑ Syria Rebel Group Political Chief to Form Temporary Government (ингл.) (2024-12-09).
- ↑ محمد البشير رسميا رئيس الحكومة الانتقالية في سوريا حتى مارس 2025 (2024-12-10).