Мөхәррәм Инҗә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәррәм Инҗә latin yazuında])
Мөхәррәм Инҗә
Төркиянең җөмһүрият халык фиркасенең парламент төркеме рәисе
Вазыйфада
2010 елның 1 июне – 2014 елның 18 августы
Төркиянең Бөек Милләт Мәҗлесе депутаты
Вазыйфага керешкән
2002 елның 19 ноябре
Шәхси мәгълүмат
Туган 4 май 1964(1964-05-04) (59 яшь)
Төркия, Ялова районы, Әлмалык
Сәяси фирка Төркиянең җөмһүрият халык фиркасе
Әни Зәкия (Zekiye)
Әти Шәриф (Şerif)
Белем Бурса-Улудаг университеты (Балыкесир)

Мөхәррәм Инҗә (төр. Muharrem İnce, 1964 елның 4 мае, Төркия, Ялова, Әлмалык) — Төркия сәясәтчесе, белеме буенча — физика-химия укытучысы. Ялова шәһәреннән сайланган парламент депутаты. «Ататөрек фикере» асссоциациясе президенты. Төркиянең җөмһүрият халык фиркасе әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1964 елның 4 маенда Төркиянең Ялова районы Әлмалык авылында туган. Әтисе Шәриф (Şerif), әнисе Зәкия (Zekiye). Яловада урта мәктәп, «физика-химия укытучысы» белгечлеге буенча Балыкесир шәһәрендәге Бурса - Улудаг университетын тәмамлаган. Физика укытучысы һәм мәктәп мөдире булып эшләгән. Соңрак «Яловаспор» (Yalovaspor) ФК матбугат үзәге җитәкчесе була. Яңа Төркиягә нигез салган Мостафа Кәмал Ататөрк идеяләрен хуплаучы «Ататөрек фикере» асссоциациясе президенты итеп сайлана.

Сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җөмһүрият халык фиркасе (Төркия)

2002 елдан бирле М. Инҗә Төркия президенты Рәҗәп Таййип Әрдоган һәм ул җитәкләгән Гаделлек һәм тәрәккыять фиркасенең алып барган сәясәтен иң кискен тәнкыйтьләүчеләрнең берсе.

2010 елда Төркиянең җөмһүрият халык фиркасенең парламент төркеме рәистәше итеп сайланган. 2011 һәм 2013 елларда әлеге вазифага яңадан сайлана.

2018 елның 3 маенда җөмһүрият халык фиркасе (төр. Cumhuriyet Halk Partisi) тарафыннан Төркиядә 2018 елгы президент сайлауларында кандидат итеп күрсәтелгән[1]. Сайлау кампаниясенең шигаре — төр. Türkiye’ye güvence Muharrem İnce (Төркиягә гарантия — Мөхәррәм Инҗә).

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, хатыны Үлкү Инҗә (Ülkü İnce), улы Салих Арда Инҗә (Salih Arda İnce).

Китабы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Buyurun sayin İnce. 2012

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]