Мөхәррәм Әбелханов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәррәм Әбелханов latin yazuında])
Мөхәррәм Әбелханов
Туган телдә исем Мөхәррәм Камалетдин улы Әбелханов
Туган 13 сентябрь 1931(1931-09-13) (92 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Чүпрәле районы, Түбән Чәке
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Һөнәре Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры/

Мөхәррәм Камалетдин улы Әбелханов ( 1931 елның 13 сентябре, Түбән Чәке) - монтажчылар бригадиры. Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөхәррәм Әбелханов 1931 елның 13 сентябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Түбән Чәке авылында крестьян гаиләсендә туа. Татар. 1942 елда гаиләсе белән Ульянга күчеп килә.

1950 еллар башында Сталинск шәһәрендә (Хәзерге Новокузнецк) училищега керә. 1952 елда Куйбышев ГЭСы төзелешенә җибәрелә, анда монтажчы булып эшли. 1968 елда Ульянга кайта, анда йорт төзү комбинатында монтажчылар бригадиры була. 1970 нче елларда М.К. Әбелханов бригадасы ел саен мең ярым фатир тапшыра. 1998 елда пенсиягә чыга, Ульянда яши.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны - Галина Ивановна. Ике баласы: улы Вилсур механика заводында эшли, кызы Светлана юридик фәннәр кандидаты, Ульяновск дәүләт университетында укытучы.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]