Мөҗип Вахитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөҗип Вахитов latin yazuında])
Мөҗип Вахитов
Туган 24 сентябрь 1916(1916-09-24)
Курган өлкәсе, РСФСР
Сафакүл районы яки Карасу, Россия
Үлгән 11 октябрь 2000(2000-10-11) (84 яшь)
Троицк, Чиләбе өлкәсе, Россия
Ватандашлыгы  РСФСР
 СССР
Һөнәре педагог, җәмгыять активисты

Вахитов Мөҗип Вәхит улы (24 сентябрь (6 октябрь) 1916 ел11 октябрь 2000 ел) — педагог, туган якны өйрәнүче, комсомол һәм җәмәгать эшлелесе, Троицк шәһәре татар-башкорт китапханәләре идарәсе рәисе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөҗип Вәхит улы Вахитов 1916 елның 24 сентябрендә (яңача белән 6 октябрьдә) хәзерге Курган өлкәсенең Сафакүл районы Карасу (Карасево) авылында туган[1].

1930-1933 елларда колхоз яшьләренең Сафакүл мәктәбендә, соңыннан укытучылар курсында укый. Балалар йортында тәрбияче булып эшли.

1941-1943 елларда Сафакүл район хәрби комиссариатында эшли.

1944 елның гыйнварыннан 1946 елның июненә кадәр комсомол район комитетының беренче секретаре. Комсомолда эшләгән чорында фронтовикларның балаларына ярдәм оештыра, шуның өчен И. В. Сталин имзалаган хөкүмәт телеграммасын ала. Халык депутатларының Троицк шәһәр Советы әгъзасы итеп сайлана.

1946 елның гыйнварыннан ВКП(б) әгъзасы. 1947 елдан Троицк шәһәрендә комсомол эшендә. Соңыннан мәдәни-мәгърифәтчелек бүлеге мөдире, Троицк шәһәр Советы башкарма комитетының халык мәгарифе бүлеге мөдире булып эшли.

1953 елда Чиләбе дәүләт укытучылар һәм 1960 елда Чиләбе педагогия институтларын тәмамлый.

1959 елдан Троицк педагогия училищесы директоры булып эшли,ары шәһәр мәктәпләрендә тарих укыта.

Ул татар-башкорт китапханалары идарәлеге рәисе, шәһәрнең ветераннар советы әгъзасы була. «Вперед» газетасында ватан тарихы, шәһәр һәм районның тарихи комарткылары турында мәкаләләр бастыра.

Үзенчәлекле документлар, фотоматериаллар, китап һәм вакытлы басма архивына күп материаллар, зур нумизматик җыелма туплый[2].

РСФСР Мәдәният министрлыгының, мәйдан һәм шәһәр халык мәгарифе бүлектәренең, Бөтенрусия тарих һәм мәдәният комарткыларын саклау җәмгыйәтенең, Бөтенроссия филателистлар җәмгыйәтенең күп грамоталары һәм дипломнары белән бүләкләнә.

Мөҗип Вәхит улы Вахитов 2000 елның 11 октябрендә вафат була. Троицк шәһәрендә җирләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]