М. Корбангалиев һәм Ш. Рамазанов әлифбалары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/М. Корбангалиев һәм Ш. Рамазанов әлифбалары latin yazuında])

М. Корбангалиев һәм Ш. Рамазанов әлифбалары[1][2] — татар теленең кирилл имләсе нигезендә язу нигезен тәшкил иткән проектлар.[3]

Хәзерге кирилл графикасындагы татар теле язуы М. Х. Корбангалиев һәм Ш. А. Рамазанов тәртипкә салган орфоргафия кагыйдәләренә буйсынган.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И. Сталин боерыгы буенча бердәм совет халкын булдыру уңаеннан Бөтенроссия Комунистлар (большевиклар) фиркасе Съездында "алфавит Октября"(Яңалиф) урынына бөтен халыкларны кирилл графикасына күчү бурычы куела. 1938 елның августында беренче кирилл графикасында галим М. Фәйзулинның беренче орфография кагыйдәләре дөнья күрә.

Бу орфография проблемалары чишелеше 1943 елга кадәр дәвам итә. Әмма күбесе кире кагыла.[4]

М. Корбангалиев өстәргә тәкъдим иткән хәрефләр
Хәрефе Ә Ө Ү Җ Ң Һ
1941 елгы орфография буенча язылышы Канәгать Өстенә Үрнәк Җәмгыять Юлчыларның һәм

Ш. Рамазанов һәм Корбангалиев [w] авазын киләсе юллар белән тәкъдим итте:

[w] авазының орфография осуллары
Хәзерге орфография М. Корбангалиев Ш. Рамазанов
Вакыт Уакыт Вакыт
Тавы Тауы Тавы
Тау Тау Тау
Дәү, дәве Дәү, Дәүе Дәү, Дәве

Мирасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет чоры татар әдәбияты һәм хәзерге татар әдәбияты М. Корбангалиев һәм Ш. Рамазанов әлифбаларына буйсынып нәшер ителә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясе. Кириллица.
  2. Тематическое и визуальное содержание татарского букваря 40–50-х годов XX века.
  3. Тематическое и визуальное содержание татарского букваря 40–50-х годов XX века.
  4. М.З. Закиров Төрки-татар язуы. Тарихы, шартлары, мөстәкъбәлеләре.(Тюрко-татарское письмо. История, состояние, перспективы Инсан-нәшрият йорты Мәскәү 2005.