М7 «Идел»

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
М7
«Идел»
M7 karte gross.jpg
М7 «Идел» Русия харитасында
Ил Русия
Регионнар Flag of Moscow Oblast.png Мәскәү өлкәсе
Flag of Vladimiri Oblast.png Владимир өлкәсе
Flag of Nizhny Novgorod Region.svg Түбән Новгород өлкәсе
Flag of Chuvashia.svg Чуашия
Flag of Tatarstan.svg Татарстан
Flag of Bashkortostan.svg Башкортстан
Статус федераль
Биләүче дәүләт
Идарә ителә Росавтодор
Озынлык 1351 км
Баш Мәскәү
Шәһәрләр Владимир (171—193 км), Түбән Новгород (414 км), Казан (820 км)
Ахыр Өфә (1351 км)
Commons-logo.svg
М7 Викиҗыентыкта?

М7 «Идел» – Русиядә федерация әһәмиятендәге автомобиль юлы. М7 “Идел” федераль автомобиль юлы Русиянең Европа өлешен Себер һәм Ерак Көнчыгыш белән тоташтыра. Ул Мәскәүдән ВладимирТүбән НовгородЧабаксарКазан аша Уфага килә һәм Е22 Европа маршрутының бер өлеше булып тора. “Иртеш”, “Себер”, “Байкал” һәм “Амур” трассалары М5 трассасының дәвамы булып саналса да, Русиянең Европа өлешен Себер һәм Ерак Көнчыгыш белән тоташтыручы төп автомобиль юлы — М7. Е22 Европа маршруты Бөекбритания, Голландия, Германия, Швеция, Латвия һәм Русия территорияләре аша үтә. Уфа янында М5 «Урал» трассасы белән кушыла.

1351 чакрым озынлыгындагы М7 “Волга” Крит яисә “Берлин — Екатеринбург” 2нче Панъевропа транспорт коридорының бер өлеше булып тора, Е22 уникаль Европа маршруты составына керә, Алабугадан Уфага кадәр участогы шулай ук Е017 Европа маршрутына карый. Магистральне Булгаково, Инҗәр, Белорет аша Уфадан Магнитогорскига һәм арытаба Карталы аша Казахстан белән дәүләт чигенә кадәр сузу проекты бар иде, әмма төрле сәбәпләр аркасында ул расланмады.

Чыганаклар[үзгәртү]

http://kiziltan.ru/useruploads/KT_200-201_19_10_13.pdf