Навалинга Гыйбадәтханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Навалинга Гыйбадәтханәсе latin yazuında])
Карнатакада, Кукнурда Навалинга Гыйбадәтханәләренең өске манзарасы
Изге урын өстеннән декоратив архитрав

Навалинга гыйбадәтханәсе 9-ынчы гасырда төзелгән Һинд дине гыйбадәтханәләре кластеры, Раштракута Династиясенең Патша Амогхаварша I яки аның улы Кришна II чорында төзелгән. Гыйбадәтханә Кукканур шәһәрендә урнашкан (шулай ук Кукнур дип атала) Коппал даирәсендә Итагидан 4 миля (6 км) да һәм Һиндстанда, Карнатакада Гадагтан 25 миля (6 км) ераклыкта. Көньяк Һиндстан "Дравид архитектурасы" стиленда төзелгән,[1] кластерда һәр тугыз гыйбадәтханәнең дә "линга"сы бар, Һинд дине Шива Ходаеның универсаль символы һәм шулай итеп исеме "Навалинга" (турыдан-туры мәгънәдә "тугыз", "линга").[2]

Гомуми планы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханәләр кластеры "Навалинга" төркеме ассимметрик рәвештә төзелгән, нинди булса да билгеле тәртипсез. Гәрчә түбән сыйфатлы комташтан төзелсә дә, декоратив тәмамлавы бай, гәрчә аның күбесе гыйбадәтханәнең диварлары деградация сәбәпле югалтылган.[3] Изге урыннарның һәрберсендә дә Көньяк Һиндстан "шихарасы" (өс-төзелеше) бар. Ансамбльның тулаем дүрт "мантапасы" (залы) бар, аларның өчесе сызык буенча көнчыгыш-көнбатышка һәм изге урыннарга баралар. Һәрбер гыйбадәтханәнең изге урынында Шива "лингасы" бар, гәрчә керү өстеннән тоташтыргычның Вишну Ходаеның хатыны Гаджалакшминың сурәте бар.[2]

Скульптуралар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Навалинга гыйбадәтханәсендә иске-Каннада язмасы
Навалинга гыйбадәтханәсендә изге-Каннада язмасы

Залларда баганалар Паттадакалдагыларда күреп була торганнардан яхшырак сыйфатта, бу элеккеге гасырлардан бу сәнгатьнең алга китүен күрсәтә.[3] Архитравлар бик популяр һәм бик яхшы мисал булып сакланган - ике койрыклы "макара", мифик җанвары, аларның яңаклары циркуляр һәм койрыклары чәчәкле.[2] Гыйбадәтханә комплекстында ике яхшы сакланган иске-Каннада язмасы бар. Шәһәрдә тулаем унбиш язма табылган, аларның даталары безнең эраның 1005 елдан безнең эраның 1186 елга карый, гәрчә беразы Виджаянагара периодына карый. Язмаларда төрле Чамунди, Ганга, Сарасвати, Каликадэви һәм Махамайи Алиһәләрнең гыйбадәтханәләренә һәм шулай ук Ходай Малликарджунага бүләкләр искә алына. "Навалинга" гыйбадәтханәләре башта бу Алиһәләр хөрмәтенә изгеләштерелгән дип фараз ителә.[3]

Билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

      . 

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Координаталар:15°27'32N 75°57'36O

  1. Kamiya, Takeo. Architecture of the Indian Subcontinent,20 September 1996. Gerard da Cunha-Architecture Autonomous, Bardez, Goa, India. әлеге чыганактан 2016-01-30 архивланды. 2008-05-20 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 Cousens (1926), p. 74
  3. 3,0 3,1 3,2 Cousens (1926), p. 75