Наданлыкны бетерү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наданлыкны бетерү latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
1919 елның 26 декабрендә Ленин Совнарком утырышында "РСФСРда наданлыкны бетерү хакында" декретны тәкъдим итә

Наданлыкны бетерү (русча Ликбез, ликвида́ция безгра́мотности) — Ленин җитәкләгән Совнарком карары буенча 1919 елдан Советлар Рәсәендә һәм ССРБда өлкән яшьтәге халыкны уку һәм язуга өйрәтү буенча массакүләм чаралар.

Чараның плакаты: "Хатын-кыз, уку-язу өйрән!".

1919 елның 26 декабрендә Ленин Совнарком утырышында "РСФСРда наданлыкны бетерү хакында" декрет тәкъдим итә һәм кабул итә. Ленин карары буенча укый яки яза белмәүче яше 8-50 тулган бар халык туган телдә яки рус телендә (теләге буенча) укырга мәҗбүр була.

Мәгариф халык комиссариаты бар укый-яза белүче шәхесләрне хезмәт йөкләмәсе нигезендә укый-яза белмәгән кешеләрне укытуны тәэмин итәргә тиешлеге карарын кабул итә.

Шулай ук Ленин декреты буенча өлкәннәр өчен мәктәпләр, балалар йортлары өчен мәктәпләр, колонияләрдә һәм башка дәүләт оешмаларында уку йортлары булдырыла.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX гасырның азагына Рәсәй империясендә укый-яза белү бик түбән дәрәҗәдә була.

1897 елда халыкның 21,1% укый-яза белгән, шул исәптән ир-атларның 29,3%, хатын-кызларның 13,1%. Себердә халыкның нибары 12%, Үзәк Азиядә 6% укый-яза белгән.

1914 елга халыкның 30%ы белемле булган.

1920 елда Ленин карары буенча Халык комиссарлары Шурасы "Наданлыкны бетерү буенча гадәттән тыш комиссия" оештырыла. Нәкъ шушы комиссия 1920-1930 елларда надан кешеләрне укуны җитәкли. Аның беренче башлыгы - Мәгариф наркомы Анатолий Луначарский.

Ватандашлар сугышыннан соң тәрбиячесез калган балалар, ятимнәр, урам балалары, 1922 елда якынча 7 млн. бала, беренче чиратта мәктәпләргә җибәрелә.

Моннан тыш Феликс Дзержинский җитәкләгән "Балалар комиссиясе" тәрбиячесез балаларны укыту белән шөгыльләнә.

1925 елда ССРБда "Балалар дуслары" дигән оешма тәрбиячесез калган балаларга ярдәм итә башлый, 1928 елда 300 мең караучысыз бала калган.

Наданлыкны бетерү чаралары нәтиҗәсендә 1917-1927 елларда 10 млн өлкән кеше укытыла. 1920 елда мәктәпләрдә 7,3 млн укучы саналган, шул исәптән 6 860 328 бала укый.

1930 елда гомуми башлангыч белем бирү кертелә.

1936 елга 40 млн кеше белем ала.

1939 елда халыкның 90% укый-яза белә башлый.

Ленин башлаган "Наданлыкны бетерү" чаралары - Октябрь инкыйлабының иң уңышлы казанышы булып чыга.

Наданлыкны бетерү чараларында катнашкан язучы Варлам Шаламов Ликбез турында шигырь яза:

«

...

Я сам, мальчишка-педагог,
Сижу среди старух,
Старухам поднимаю дух,
Хоть не пророк, не Бог.

Я повторяю, я учу,
Кричу, шепчу, ворчу,
По книге кулаком стучу,
Во тьме свечой свечу.

Я занимаюсь – сутки прочь!
Не ангел, не святой,
Хочу хоть чем-нибудь помочь
В сраженье с темнотой.

«Мы – не рабы. Рабы – не мы».
Я ликвидатор вечной тьмы,
В моих руках – букварь:
Букварь и сам – фонарь...

Себе я ставлю «уд.» и «плюс»
Хотя бы потому,
Что силой вдохновенья муз
Разрушу эту тьму.

Людей из вековой тюрьмы
Веду лучом к лучу
«Мы – не рабы. Рабы – не мы» –
Вот все, что я хочу.

»

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]