Надежда Дурова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Надежда Дурова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Надежда Дурова
Nadezhda Durova litografia.jpg
Туган телдә исем Надежда Андрей кызы Дурова
Туган 17 сентябрь 1783(1783-09-17)
Вятка губернасы Сарапул шәһәре
Үлгән 2 апрель 1886(1886-04-02) (102 яшь)
Вятка губернасы Алабуга шәһәре
Күмү урыны Алабуга
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Һөнәре хәрби, соңрак язучы
Балалар улы Иван (1803-1856)
Ата-ана
  • А.В. Дуров, шәһәр башлыгы (әти)
  • А.И. Александрович, алпавыт (әни)
Катнашкан сугышлар/алышлар 1812 елгы сугыш, Дүртенче коалиция сугышы[d] һәм Война шестой коалиции[d]
Бүләк һәм мөкәфәтләре
III дәрәҗә Георгий хачы
Хәрби дәрәҗә рутмистыр[d] һәм Штабс-ротмистр

Commons-logo.svg Надежда Дурова Викиҗыентыкта

Надежда Дурова, Надежда Андрей кызы Дурова, рус. Дурова Надежда Адреевна (1783, Сарапул1866, Алабуга) — 1812 елгы Ватан сугышы каһарманы, Русия империясе гаскәре белән Смоленск һәм Бородино сугышларында катнашучы, фельдмаршал М.И. Кутузовның ординарецы, соңрак язучы — рус әдәбиятының алтын гасыры вәкиле.
1831-1866 елларда Алабугада яшәгән.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Надежда Дурова 14 яшьтә
Н. Дурова гусар киемендә
Н.А. Дурова, 1837. В.И. Гау рәсеме
Китабының беренче басмасы
« Минем ир-атка әйләнүем, нәфесемә буйсынып яки хатын-кыз таифәсен яратмаганга күрә түгел. Рус җәмгыятенә көчле ихтыярлы, актив хатын-кызлар кирәк, андый булу күп вакытта хатын-кызның үзеннән тора.
Н.А. Дурова. Автобиографиясеннән
»

1873 елның 17 сентябрендә Вятка губернасы Сарапул (вариант: Херсон[1]) шәһәрендә хәрби (гусар) гаиләсендә туган. Әтисе Андрей Василий улы Дуров — Вятка губернасы асылзаты[2], Полтавада җиңел атлы полкта ротмистр булып хезмәт итә[3], әнисе Анастасия Иван кызы Александрович — Полтава алпавыты кызы. Әти-әни ризалыгыннан башка өйләнешкәнгә күрә[4], гаиләгә кырыс шартларда яшәргә туры килә. Әнисе кызын яратмый, әтисе, киресенчә, кызның бөтен шуклыкларын гафу итә. Кечкенә кызны тәрбияләү эшен әтисе денщик Астаховка ышанып тапшыра. Надя бик яшьли атта йөрергә өйрәнә. 1788 елда А.В. Дуров секунд-майор хәрби дәрәҗәсендә отставкага чыга, 1789 елда Вятка губернасы Сарапул өязе үзәге Сарапул шәһәре башлыгы итеп билгеләнә. Асылзат утарында яшәгәндә, әнисе кызын тәрбияләүне үз кулына ала: аны кул эшләренә, чигәргә, бәйләргә өйрәтергә тырыша. 14 яшендә Надяны Полтава губернасына Великая Круча утарына әнисенең туганнары янына җибәрәләр. Әбисе һәм туталары кызны чиркәүгә, балларга йөртәләр, холкында нәфислелек тәрбияләргә тырышалар.

  • 1801 елның октябрендә Сарапулга кайткач, 18 яшьлек Надяны 14нче класс чиновнигы суд утырышчысы Василий Черновка кияүгә бирәләр. 1803 елда аларның улы Иван туа. Н.А. Дурова гаилә хәлләре турында сөйләргә яратмый, ул турыда бер әсәрендә язмаса да, Сарапул шәһәренең Вознесенский соборының метрикә кенәгәсендә 1801 елның октябрь аенда В.С. Чернов белән никахлашуы һәм 1803 елның гыйнвар аенда уллары Иванны чукындыру турында язу сакланган. Гаилә тотрыклы булып чыкмый. Надежда улын күтәреп, әти-әнисе йортына кайта. Әнисе күпме генә язмышына буйсынырга, ире янына кире кайтырга үгетләсә дә, Н.А. Дурова инде башка юлны сайлаган була: ир-ат сыман хәрби кеше булырга.

Хәрби хезмәттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1806 елның 17 сентябрендә (үзенең туган көнендә) Сарапулдагы әти-әнисе йортыннан качып китә: эз яшерер өчен, күлмәген елга ярында калдыра, чәчен кисә, ирләр киеме кия, көндез Сарапул аша узган казак полкын куып җитә, үзен Вятка асылзатының 14 яшьлек улы дип таныштыра һәм полк белән бергә Русия империясе (Пруссия союзнигы) армиясенең Наполеонга каршы сугышучы төп көчләре торган Гродно шәһәренә барып җитә.
  • 1807 елның мартында Александр Соколов исеме астында атлы поляк полкында «иптәш»[5] булып хәрби хезмәтен башлап җибәрә. Хәрби хезмәт авыр була, көне буе ат өстендә утырырга, кылыч, сөңге болгап уйнарга, көндәлек муштрага түзәргә туры килә. Н. Дурова сынатмый, шуңа күрә аның хатын-кыз булуын берсе дә белми.
  • 1807 елның 24 маенда Гутштадт янында Алкид кушаматлы ат өстендә беренче сугышка керә, батырлык күрсәтеп, яралы рус офицерын коткара.
  • 1807 елның 29 маенда Гейльсберг, 1807 елның 2 июнендә Фридланд янында сугышта катнаша.
  • 1807 елның 7 июлендә Тилзит солыхы төзелә. Пруссия компаниясендә күрсәткән батырлыгы өчен А. Соколовка (Н.А. Дуровага) унтер-офицер дәрәҗәсе бирелә. Бүләкне алыр өчен асылзат булуны раслаучы документлар кирәк була. Н.А. Дурова, әтисенең аңлавына өмет итеп, үзенең хәрәкәттәге армиядә булуын хәбәр итеп, хат яза һәм хәрби хезмәтен дәвам итүгә рөхсәт бирүен сорый. Ләкин әтисе (вариант: абыйсы) император Александр I исеменә хат-үтенеч язып, армиядә Соколов фамилиясе белән хатын-кыз хезмәт итүен, аның ире буенча фамилиясе Чернова булуын хәбәр итә, кызын өйгә кайтаруын сорый.
  • 1807 елның сентябрендә Александр I Соколовны (Н.А. Дурованы), серен саклаган хәлдә, Петербургка китерергә боера.
  • 1807 елның ноябрендә инфантерия генералы граф Ф.Ф. Буксгевден, император исеменә бик яхшы аттестат-характеристика язып һәм үзенең полкында калдыруны үтенеп, Соколовны (Н.А. Дурованы) башкалага җибәрә.
  • 1807 елның 31 декабрендә Н.А. Дурова император белән очраша. Александр I Н.А. Дурованы хәрби орденның аерымлык билгесе — көмеш Георгий хачы (тәртип саны — 5723) белән бүләкли. Н.А. Дурова үзен армиядә калдыруны үтенә. Император, хатын-кыз булуын беркемгә дә әйтмәү шарты белән, рөхсәт итә һәм Александров фамилиясен йөртергә боера. Н.А. Дурова соңгы көннәренә кадәр императорга биргән вәгъдәсенә тугры кала. Император боерыгы белән корнет Александр Андрей улы Александров бай асылзатлар хезмәт итә торган Мариуполь гусар полкына билгеләнә.
  • 1808 елның февралендә А.А. Александров яңа хезмәт урыны — Мариупольгә килә. Архивта А.А. Александровның император Александр I исеменә язылган үтенеч-хатлары сакланган: яңа мундир тектерү һәм бурычларны каплау өчен дәүләт казнасыннан акча бүлү, әтисенең хәлен белеп килү өчен ял бирү турында үтенечләренең барысына да императордан уңай җавап алган.
  • 1810 елның май-июнендә Киев генерал-губернаторы М.А. Милорадовичның ординарецы булып хезмәт итә.
  • 1811 елның апрелендә Литва улан полкына подпоручик (1812 елның июненнән поручик) итеп күчерелә. Әлеге полк составында Н.А. Дурова 1812 елгы Ватан сугышында катнаша.

1812 елгы Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1817-1820 елларда Питырбурда яши.
  • 1821 елда Сарапулга яшәргә кайта.
  • 1831 елда Вятка губернасы Алабуга шәһәре башлыгы итеп Н.А. Дурованың энесе Василий Андрей улы Дуров билгеләнә. Энесенең гаиләсе белән белән Н.А. Дурова да Алабугага яшәргә күчеп килә. Алабугада яшәгәндә, армиядә вакытта язып барган көндәлекләрен файдаланып, «Записки кавалерист-девицы» истәлекләрен яза. Кулъязманы А.С. Пушкинга, аның белән таныш булган энесе В.А. Дуров җибәргәне мәгълүм. Кулъязма шагыйрьгә ошый һәм ул авторны Петербургка чакыра.
« Хәзер генә истәлекләрне укып чыктым: бик күркәм, тере, яңа, оста тел белән язылган. Уңыш казаначак
»
  • 1836 елда Н.А. Дурова Петербурга китә. 7 июньдә А.С. Пушкин белән очрашып, танышалар. Шагыйрь үзе мөхәррире булган «Современник» журналында 1836 елның 2нче санында Н.А. Дурованың мемуарларын «Записки Н.А. Дуровой, издаваемые Пушкиным» исеме белән бастырып чыгара. Кереш сүздә Пушкин автор белән таныштыра һәм укучыларга серне ача. Әсәр тәнкыйтьчеләр (В.Г. Белинский, Краевский, В.А. Жуковский) һәм язучылар тарафыннан югары бәяләнә. Аерым китап булып, 1836 елда «Кавалерист-девица. Происшествие в России» исеме белән Иван Бутовский нәшриятында басыла. 1839 елда аңа «Записки кавалерист-девицы» өстәлә. 1840 елдан башлап, «Гудишки», «Угол», «Клад» һ.б. повесть һәм хикәяләрен әдәби журналарда («Современник», «Библиотека для чтения», «Отечественные записки» һ.б.) бастыра. 1840 елда 4 томлы сайланма әсәрләре басыла.
  • 1841 елда Алабугага әйләнеп кайта. Әдәби каләмхакка Алабуга шәһәренең Мәскәү урамында йорт сатып ала һәм гомеренең соңгы елларын әлеге йортта үткәрә.
  • Эт-мәчеләр белән аралашып, дәрвиш тормышы алып бара, һәрвакыт мундир киеп йөри, үзенә Александров дип мөрәҗәгать итүне таләп итә. Алабугада рәссам И.И. Шишкин йортында кадерле кунак буларак кабул ителә.
  • 1866 елның 21 мартында (2 апрелендә) 83 яшендә Алабугада вафат була. Үзен ир-ат кебек җирләүне васыять иткән булса да, бу үтәлми, ләкин тиешле хәрби хөрмәт күрсәтелеп, Алабуганың Троицк зыяратында җирләнә.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кавалерист-девица. Происшествие в России. Спб., 1836.
  • Записки Александрова (Дуровой). Добавление к Девице-кавалерист. Спб., 1839.
  • Нурмека. Происшествие в царствование Ивана Грозного после покорения Казани. Спб., 1839. (Повесть).
  • Серный ключ. Спб., 1839.
  • В сборнике «Сто русских литераторов», т.1. (Повесть).
  • Павильон. – «Отечественные записки», 1839, №2.
  • Игра судьбы, или Противозаконная любовь. (Рассказ).
  • Клад. Спб., 1840. (Повесть).
  • Год жизни в Петербурге, или Невыгоды третьего посещения.
  • Угол. Спб., 1840. (Повесть).
  • Гудишки. Спб., 1839. (Роман).
  • Граф Маврицкий. «Библиотека для чтения». (Рассказ).
  • Автобиография.
  • Ярчук – собака духовидец. Спб., 1840. (Повесть).
  • Два слова из житейского словаря: 1. Бал. 2. Воспоминания. (Рассказы).

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алабугадагы һәйкәле. 1993

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Н.А. Дурованың музей-утары. Юл күрсәткеч (төзүчеләре Ф.Х. Вәлитова, О.Е. Богунова). Алабуга, 2015.(рус.)
  2. Елабуга. Путеводитель. СПб.: Издательство «Маматов», 2015. ISBN 978-5-91076-065-7

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ф.Х. Валитова. Участие Н.А. Дуровой в заграничных походах 1807-1814 гг.
  2. Смоленск шляхтичлары Туровскийлар Уфа губернасына күчерелгәч, Туров фамилиясе алган, аннан Дуровка әйләнгән
  3. Отец знаменитой Надежды
  4. Дурова Н.А. Записки кавалерист-девицы. Л.: Лениздат, 1985.
  5. Асылзат чыгышлы рядовойларны «товарищ» дип атаганнар
  6. Отреставрированный памятник Надежде Дуровой открыли в Сарапуле