Надежда Кибардина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Надежда Кибардина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Надежда Кибардина
Nadezhda Kibardina.jpg
Туган телдә исем Надежда Николаевна Кибардина
Туган 8 февраль 1956(1956-02-08) (63 яшь)
Чаллы, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Flag of Russia.svg Русия
Һөнәре спортчы, велосипедта узышучы

Надежда Кибардина (тулы исеме Надежда Николай кызы Кибардина , русча Надежда Николаевна Кибардина) - спортчы, велосипедта узышучы, дөнья чемпионы.

1956 елда Чаллыда туган. Әнисе Валентина Кибардина Сарман районы Бикмәт авылыннан.

Чаллыда балалар спорт мәктәбендә укый. «Труд» ирекле спорт җәмгыятендә шөгыльләнә. Башта тимераякта шуу буенча, аннары велосипедта узышу буенча таныла.

Русия Кораллы көчләре командасының велоспорт буенча тренеры. Чехиядә яши.[1]

ССРБ атказанган спорт остасы (1980 ел). ССРБ халыкара дәрәҗәдәге спорт остасы.

Спорттагы уңышлары:

1980 ел – велосипедта узышу буенча ССРБ чемпионы

1980 ел - велосипедта узышу буенча дөнья чемпионы

1981 ел - велосипедта узышу буенча ССРБ чемпионы

1981 ел - велосипедта узышу буенча дөнья чемпионы

1982 ел - велосипедта узышу буенча ССРБ чемпионы

1983 ел - велосипедта узышу буенча ССРБ чемпионы

1984 ел - велосипедта узышу буенча ССРБ чемпионы

1987 ел - велосипедта узышу буенча дөнья чемпионы

1989 ел - велосипедта узышу буенча дөнья чемпионы

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сарман районы энциклопедиясе, 1 нче китап: Чаллы, 2000, 104 бит.
  2. [1] «Республика Татарстан». Кто есть Кто: Кибардина Надежда Николаевна

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]