Нажия Аллаярова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нажия Аллаярова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Наҗия Аллаярова
Тулы исеме

Наҗия Һибәт кызы Аллаярова

Туу көне

15 июль 1936(1936-07-15) (83 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Яңа Байрамгул

Эшчәнлек еллары

1961 - 1991

Дәүләт

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

лирик‑колоратуралы сопрано

Жанрлар

опера, классика, халык җырлары

Коллективлар

Башкорт дәүләт филармониясе
Башкорт дәүләт опера һәм балет театры

Бүләкләр

Салават Юлаев орденыРСФСР атказанган артисты
БАССР халык артисты

Аллаярова Наҗия Һибәт кызы (баш. Аллаярова Нажиә Һибәт ҡыҙы, 15 июль 1936 ел, Яңа Байрамгул, Учалы районы, БАССР, РСФСР, ССРБ) — җырчы (лирик‑колоратуралы сопрано), Башкорт АССР-ның халык (1977), РСФСР-ның атказанган (1982) артисты. Бөтенрусия эстрада артистлары конкурсы дипломанты (Мәскәү, 1960). Салават Юлаев ордены кавалеры (2017).

Мәктәптә укып йөргән чагында аңа Мәскәүдә Башкортстан мәдәнияте һәм сәнгате декадасында катнашу бәхете дә тия. Уфа сәнгать училищесында сәләтле кыз Мортазина Миләүшә Гали кызы классына эләгә. Уку дәверендә бик күп йолдыз кабызачак педагогның беренче укучыларының берсе була ул. Наҗия Аллаярова училищены (1957), аннары Мәскәүнең Гнесиннар исемендәге музыка-педагогия институтын (М. Л. Переверзева класcы) тәмамлап (1967), 1961—1962 елларда Башкорт дәүләт филармониясендә, чирек гасыр (1967-1991 елларда) Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында эшли.

Чыңгырдап торган саф тавышлы артистка классик опера репертуарын да, башкорт халык жырларын да, композиторлар әсәрләрен дә бердәй оста башкаруы белән билгеле. Тормыш юлдашы — композитор Әбрар Габдрахманов иҗат иткән җырлар һәм романслар аның репертуарының зур өлешен тәшкил итә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]