Наза

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наза latin yazuında])
Наза
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Назататар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар кара-каршы якын гына ике саф булып, кулга-кул тотынышып тезеләләр дә, баскан җирдә аякларын, кулларын хәрәкәтләндереп, «Наза» көенә җырлыйлар. Бер баштагы бала алар арасыннан биеп үтеп, икенче башка җитеп урын ала. Аның урынына икенче бала йөреп, буш калган урын алына бара. Җырлары:

Наза дигән кыз баланың
Бөрлегәне түгелгән;
Көн дә «Наза» уйнаганга,
Наза чыкмый күңелдән.

Наза, Наза,
Наза матур кыз бала.
Наза тырыш, уңган бала,
Укуда алга бара.

Чума үрдәк, чума каз,
Тирән күлне ярата;
Мәдинәбез дус-иш сайлый,
Белмим кемне ярата.

Роза, Роза,
Роза гөлнең чәчәге.
Хәзерге матур тормышның,
Күңелле киләчәге.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]