Назиф Хисамиев
| Назиф Хисамиев | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | Назиф Гарифулла улы Хисамиев |
| Туган | 20 сентябрь 1939 (86 яшь) СССР, Казакъстан ССР, Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе, Самар районы[d], Колынҗон |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Казакъстан милли университеты[d] һәм Новосибирск дәүләт университеты[d][1] |
| Һөнәре | галим-математик |
| Эш бирүче | Казакъстан милли университеты[d], Көнчыгыш Казакъстан дәүләт университеты[d], Көнчыгыш Казакъстан техник университеты[d] һәм Евразия милли үниверситеты[d] |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Гыйльми дәрәҗә: | физика-математика фәннәре докторы[d] |
| Сайт | Назиф Хисамиев |
Назиф Хисамиев, Назиф Гарифулла улы Хисамиев (Назиф Гарифуллинович Хисамиев; 1939 елның 20 сентябре, СССР, Казакъстан ССР, Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе, Самар районы, Колынҗон) ― физика-математика фәннәре докторы (1990), профессор, исәпләнә торган модельләр һәм Абель төркемнәре[d] өлкәсендә зур белгеч, «Казакъстан милли табигый фәннәр академиясе» Республика иҗтимагый берләшмәсенең хакыйкый әгъзасы (академик, 2008)[2].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1939 елның 20 сентябрендә Казакъстан ССР Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе Самар районы Колынҗон авылында туган.
1961 елда С. М. Киров исемендәге Казакъ университетының (1993 елдан Казакъстан милли университеты[d]) механика-математика факультетын тәмамлаганнан соң, Казакъ ССР ФА механика математикасы секторында өлкән лаборант, стажер булып эшләгән. 1967 елда Казакъ ССР ФА математика һәм механика институтының аспирантурасын тәмамлаган.
1967 елдан ― С. М. Киров исемендәге Казакъ университеты доценты, 1969–1991 елларда ― Казакъ ССР ФА математика һәм механика институтының өлкән фәнни хезмәткәре, әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.
1991 елдан Көнчыгыш Казакъстан университетында[d] (Үскәмән) эшләгән: математика, логика һәм информатика кафедрасы мөдире, 1992 елдан фәнни эшләр буенча проректор.
1997―2016 елларда Көнчыгыш Казакъстан техник университетында[d] югары математика кафедрасы мөдире; 2016―2017 елларда Көнчыгыш Казакъстан университетының «Югары математика» кафедрасы профессоры.
2017 елдан ― Л. Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университетының[d] Мәгълүмат системалары кафедрасы профессоры[3].
Фәнни эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]СССР Фәннәр академиясенең Себер бүлеге математика институтында (Новосибирск) 1968 елда физика-математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаган («Вопросы элементарной теории решеточно упорядоченных алгебраических систем»), 1990 елда физика — математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаган («Конструктивные абелевы группы»)[4].
1992–1997 елларда ― Казакъстан Милли фәннәр академиясенең Көнчыгыш бүлеге рәисе урынбасары. Америка математика җәмгыяте әгъзасы (1995). Табигый фәннәр академиясе академигы (1998).
Сайланма хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хисамиев Н. Г. Элементы математической логики : учеб. пособие / Н. Г. Хисамиев, А. Н. Хисамиев; ВКГТУ. — Усть-Каменогорск, 2001. — 84 c.
- Н. Г. Хисамиев, С. Д. Тыныбекова, А. А. Конырханова, «Критерий универсальности матрицы в группе UT_n(R) над коммутативным и ассоциативным кольцом R с единицей», Сиб. электрон. матем. изв., 16 (2019), 165—174
- Khisamiev, N.G., Latkin, I.V. On constructive nilpotent groups, Lecture Notes in Computer Science (including subseries Lecture Notes in Artificial Intelligence and Lecture Notes in Bioinformatics), Computability and Complexity. Essays Dedicated to Rodney G. Downey on the Occasion of His 60th Birthday. (2017), 324—354
- В. А. Романьков, Н. Г. Хисамиев, А. А. Конырханова, «Алгебраически и вербально замкнутые подгруппы и ретракты конечно порожденных нильпотентных групп», Сиб. матем. журн., 58:3 (2017), 686—699; Siberian Math. J., 58:3 (2017), 536—545
- В. А. Романьков, Н. Г. Хисамиев. Экзистенциально замкнутые подгруппы свободных нильпотентных групп. Алгебра и логика, 53:1 (2014), 45-59
- М. К. Нуризинов, Р. К. Тюлюбергенев, Н. Г. Хисамиев, Вычислимые нильпотентные группы без кручения конечных размерностей. Сиб. матем. журн., 55:3 (2014), 580—591
- В. А. Романьков, Н. Г. Хисамиев, Вербально и экзистенциально замкнутые подгруппы свободных нильпотентных групп. Алгебра и логика, 52:4 (2013), 502—525
- Н. Г. Хисамиев, О позитивных и конструктивных группах. Сиб. матем. журн., 53:5 (2012), 1133—1146
- Н. Г. Хисамиев. О конструктивных нильпотентных группах. Сиб. матем. журн., 48:1 (2007), 214—223
- В. А. Романьков, Н. Г. Хисамиев. О конструктивных матричных и упорядочиваемых группах. Алгебра и логика, 43:3 (2004), 353—363[5].
Бүләкләре, мактаулы ичсемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хезмәт ветераны медале
- Югары уку йортының иң яхшы укытучысы (2007, 2015)
- «Алгебра и Логика» журналының югары импакт-факторлы көмеш билгесе (Новосибирск, 2012).
- «Казакъстан Республикасы фәнен үстерүдәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (2003, 2008, 2011)
- Казакъстан Республикасы Бәйсезлегенең 10 еллыгы уңаеннан шәһәр хакименең рәхмәте
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ математика гаиләбелеме — 1997.
- ↑ Хисамиев Назиф Гарифуллинович. Портфолио преподавателя
- ↑ Профессорско-преподавательский состав. ЕНУ им. Л. Н. Гумилева. әлеге чыганактан 2020-02-03 архивланган. 2020-03-02 тикшерелгән.
- ↑ Хисамиев, Назиф Гарифуллинович - Конструктивные абелевы группы : автореферат дис. ... доктора физико-математических наук : 01.01.06 - Search RSL
- ↑ Хисамиев Назиф Гарифуллинович: библиографический указатель. refdb.ru(рус.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хисамиев Назиф Гарифуллинович. Портфолио преподавателя(рус.)
- Khisamiev, Nazif Garifullinovich 2024 елның 25 сентябрь көнендә архивланган(төр.)
- Хисамиев Назиф Гарифуллинович: библиографический указатель(рус.)
- 20 сентябрь көнне туганнар
- 1939 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Көнчыгыш Казакъстан өлкәсендә туганнар
- Әлифба буенча математиклар
- ССРБ математиклары
- Казакъстан математиклары
- Казакъстан галимнәре
- Физика-математика фәннәре докторлары
- Казакъ дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Новосибирск дәүләт университетын тәмамлаучылар
- «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнүчеләр
- Казакъстан академиклары