Назыйм Ханзафаров
Назыйм Ханзафаров | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Назыйм Ханзафаров |
Туган | 12 сентябрь 1937 (85 яшь) Олы Кайбыч |
Милләт | Татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | әдәбият белгече, өлкәне өйрәнүче, һиральдис |
Эш бирүче | Тел, әдәбият һәм сәнгать институты |
Бүләк һәм премияләре | Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы. |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре докторы[d] |
Назыйм Ханзафаров (1937 елда туган) — Татарстан Дәүләт гербы идеясе авторы, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы.
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кайбыч районында туган, 1962 елда Яшел Үзәнгә күчеп килә. 1962-1971 елларда «Родина» мәдәният йорты үзешчән театрында эшли, параллель рәвештә КДУның филология факультетында укый, ул 1965 елда тәмамлый.
90 нчы еллар башында Казанга күчеп килә, ТР Фәннәр Академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли.
2010-2012 елларда ул Яшел Үзән шәһәренең һәм районының баш архитекторы була[1].
Аның тарихы, драматургиясе, комедиясе, татар сәнгате эшлеклеләренең иҗаты буенча хезмәтләре дөнья күрде.
Герб идеясын тәгъдим итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гербның нинди булачагы турында үз фикерен җиткерер алдыннан Назыйм Ханзафаров болгар һәм татарлар мифологиясен тирәнтен өйрәнә. Ул борынгы заманнарда яшәгән җирле халыкта канатлы барсның уңдырышлылык символы, алар яшәгән территорияне саклаучы булып саналуын ачыклаган. Баштарак Татарстанның төп символы итеп Казан губернасы гербындагы Зилант еланын кире кайтаруны тәкъдим итүчеләр дә була. Әмма бу фикер белән күпләр ризалашмый. 1991 ел ахырында Назыйм Ханзафаровка гербның үз вариантын тәкъдим иткән Татарстанның танылган рәссамы Риф Фәхретдинов мөрәҗәгать итә. Татарстан Республикасының Югары Советы 1992 елның февралендә канатлы барс төшерелгән Татарстан гербын раслый.
Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тататрстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты