Наилә Абдулкәримова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наилә Абдулкәримова latin yazuında])
Наилә Абдулкәримова
Туган 29 декабрь 1929(1929-12-29) (94 яшь)
Казакъстан АССР, Семипалатинск өлкәсе, Зөбәер
Милләт татар
Ватандашлыгы Казакъстан

Абдулкәримова Наилә Йосып кызы (29.12.1929, Казакъстан АССРның Семипалатинск өлкәсе Зөбәер авылы) — педагог, тәрҗемәче, журналист, җәмәгать эшлеклесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наилә Абдулкәримова 1929 елның 29 декабрендә Казакъстан АССРның Семипалатинск өлкәсе Зөбәер авылында туа.

Семипалатинск шәһәрендә татар мәктәбенең 4 сыйныфын (1941 елда ябыла), Семипалатинск финанс-икътисад техникумын, укытучылар һәм педагогия институтларын тәмамлый. 1950-80 елларда Белокаменскида укытучы булып эшли.

Семипалатинск өлкәсенең Семипалатинск районы Яңа-Покровское мәктәбендә, медицина, һөнәри техник училищеларда һәм Семипалатинск мәктәпләрендәукыта. 1989 елда ире М. Абдулкәримов белән Семипалатинск өлкә татар иҗтимагый үзәген оештыра. 1991 елда Семипалатинск шәһәрендә аның редакциясе астында «Галиябану» татар газетасы (Семипалата өлкә газетасының битле кушымтасы) бастыра.

Наилә Абдулкәримова портретлар, натюрмортлар, пейзажлар, картиналар, тукыма аппликацияләре авторы. Аның картиналарының шәхси күргәзмәләре Абай исемендәге музейда Достоевский исемендәге театрның күргәзмәләр залында, Үзәк китапханәдә һәм Семипалтинскның Тимерьюлчылар мәдәният йортында оештырылган. Медальләр белән бүләкләнә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татары Казахстана: краткая иллюстрированная энциклопедия / под ред. Р.В.Шайдуллина. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 524 с., 56 с. цв. ил., карты. ISBN 978-5-902375-24-1