Наилә Ибраһимова
| Ибраһимова Наилә | |
| | |
| Туганда бирелгән исеме: |
Ибраһимова Наилә Нургазиз кызы |
|---|---|
| Туу датасы: | |
| Туу җире: |
Совет Социалистик Республикалар Берлеге, РСФСР, ТАССР, Лаеш районы, Атабай |
| Һөнәре: |
драма актрисасы |
| Гражданлыгы: | |
| Активлык еллары: |
1968 — х. в. |
| Бүләк һәм премияләр: | |
Ибраһимова Наилә, Ибраһимова Наилә Нургазиз кызы (1945 елның 5 августы, Совет Социалистик Республикалар Берлеге, РСФСР, ТАССР, Лаеш районы, Атабай) — драма актрисасы, Театр-Театр Пермь академиясе (вакытлыча),[1] Камал театры артисты (1968 елдан). Татарстанның атказанган артисты (1991), Татарстанның халык артисты (2010). Төрле характердагы образлар иҗат итә.[2]
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1945 елның 5 августында Татарстанның Лаеш районы Атабай авылында туа. Инде кечкенәдән аның кайбер театраль осталыклары булган: мәктәптә укыганда ук ул акробатика, бию белән актив шөгыльләнгән, җырларга яраткан, гармунда уйнаган.
Укырга кергәндә Наиләне театраль осталык буенча имтиханда беренче турдан соң шунда ук өченчегә күчерәләр һәм анда бик олы өмет күреп кабул итәләр. Ул укыган курста искиткеч педагоглар, Камал театрының әйдәп баручы осталары — Рәшидә Җиһаншина, актерлык осталыгы буенча дәресләр алып баручы һәм курс җитәкчесе, танылган Габдулла Шамуков - матур сөйләм буенча дәресләр алып баручы, хәрәкәт дисциплиналары буенча педагог - Шисан Әсфәндиярова — укытканнар.[3]
1960-елллар башында Казан театр укуханәсенә Рәшидә Җиһаншина алып барган курска укырга керә. 1968 елда укуханәсен тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Наилә Ибраһимова эшнең беренче елларында, гадәттәгечә, массовка артисты була.[3]
Театр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Үз эшчәнлеген өченче план һәм эпизодик рольләрдән башласп җибәрсә дә, инде берничә ел үткәч аңа мөстәкыйль рольләрне бирәләр: үзсүзле Эльвира - X. Вахитның «Туй алдыннан»; шаян, хәйләкәр, сөйкемле, темпераментлы Фаншетта - П. Бомаршеның «Фигароның өйләнүе». Алар барысы да шатлыклы, ачык күнелле булганнар.
Ибраһимова бик үзенчәлекле актриса булып чыга. Аның репертуар битендә кемнәр генә булмый. Бер яктан, балалар рольләрен искиткеч башкаручы - К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендәге шаян егет, М.Фәйзинең «Галиябану»ындагы хәйләкәр Сәдри. Әмма шулай ук балалар рольләре уйнагн елларда диярлек актриса драматик героиняның характеры буенча капма-каршы рольләрне уйный. Г. Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми?» спектаклендәге Гөлбану образын иҗат иткәндә, актрисаның шәхси сәләтендә хатын-кызның рухи байлыгын, аның кайгылы, фаҗигале язмышын ихлас күңелдән тапшыра алу сәләте барлыкка килә.
Еллар үткән саен Наилә Ибраһимова үзенең сәхнә персонажларының психологик характеристикаларын тирәнәйтә. Яшь геройларга хас яшьлек, каядыр ашкыну тыенкы көч, тормыш турындагы уйланулар, драматизм белән алышына. Аның героинялары күпчелек очракта лирик, холкына, спектакльнең жанрына карамастан, үзенчәлекле дөнья, хис-кичерешләр төрлелеге белән аерылалар.[3]
Репертуар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Эльвира — «Туй алдыннан» (Х.Вахит),
- Гөлбану — «Татар хатыны ниләр күрми?» (Г.Ибраһимов),
- Малай — «Зәңгәр шәл»,
- Бибинур — «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин),
- Фаншетта — «Фигароның өйләнүе» (П.Бомарше),
- Фәрештә — «Әлдермештән Әлмәндәр»,
- Нурания — «Монда тудык, монда үстек»,
- Алтынчәч — «Әниләр һәм бәбиләр»,
- Эльмира — «Хушыгыз!» (Т.Миңнуллин),
- Нәкыя — «Миңлекамал» (М.Әмир),
- Бәдыйга — «Галиябану» (М.Фәйзи),
- Беренче хатын — «Зөләйха» (Г.Исхакый),
- Әкълимә — «Әбиләргә ни җитми?» (Ф.Бүләков),
- Синьора Капулетти — «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир),
- Элен — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо),
- Людмила — «Шәҗәрә» (Т.Миңнуллин),
- Хәнифә — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев) һ.б.[4]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хөрмәтләү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Камал театры труппасы 2025 елның 9 сентябрендә Татарстан урамы, 1 йорттагы иске бинасында (зур залда) соңгы спектаклен ― «Гөргери кияүләре» комедиясен күрсәткән (Туфан Миңнуллин әсәре) [6]. Кич шулай ук Татарстанның халык артисты Наилә Ибраһимованың юбилеена багышланган. Артисткага 80 яшь 5 августта тулган булган («Гөргери кияүләре»ндә ул яучы карчык Палый ролен башкарган). Наилә Ибраһимова «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнгән[5].
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Наиля Ибрагимова - актриса - биография - российские актрисы театра - Кино-Театр.Ру
- 1 2 3 архив күчермәсе, archived from the original on 2022-02-27, retrieved 2022-02-27
- 1 2 3 Ибрагимова Найля Нургазизовна - Казанский театральный музей, archived from the original on 2022-02-27, retrieved 2022-02-27
- ↑ ИБРАҺИМОВА (ПЛАНКИНА) НАИЛӘ НУРГАЗИЗ КЫЗЫ | Матбугат.ру
- 1 2 Наилә Ибраһимова "Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы" медале белән бүләкләнде. t.me/kamalteatr, 9.09.2025
- ↑ Соңгы спектакль...Әлеге бинага бәйле якты истәлекләр һәрвакыт безнең күңел түрләрендә булыр! t.me/kamalteatr, 9.09.2025
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- https://www.youtube.com/watch?v=XNdA8cKNzeM НАИЛӘ ИБРАҺИМОВА ҺӘМ ОЛЕГ ФАЗЫЛҖАНОВ | МАНЗАРА - YouTube
- https://kamalteatr.ru/tat/about-the-theatre/personalities/troupe/ibra-1211-imova-nail-1241-nurgaziz-kyzy-nail-1241-ibra-1211-im/ 2022 елның 27 февраль көнендә архивланган Ибраһимова Наилә Нургазиз кызы
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. Ильтани Илалова - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.
- Әлифба буенча шәхесләр
- 5 август көнне туганнар
- 1945 елда туганнар
- Лаеш районында туганнар
- «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
- Википедия:Театр эшлеклеләре турында портретсыз мәкаләләр
- Татар артистлары
- Камал театры актерлары
- Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар
- «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр