Наилә Кирәева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наилә Кирәева latin yazuında])
Наилә Кирәева
Туган 10 ноябрь 1948(1948-11-10)
Уфа, РСФСР, СССР
Үлгән 25 ноябрь 2012(2012-11-25) (64 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре микробиолог, биотехнолог
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты һәм Институт биологии Уфимского научного центра РАН[d]
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]

Наилә Кирәева (10 ноябрь 1948 ел — 25 ноябрь 2012 ел) — микробиолог, биотехнолог. Биология фәннәре докторы (1996), профессор (1998). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2006). Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2004).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наилә Әхнәф кызы Кирәева 1948 елның 10 ноябрендә Уфа шәһәрендә күренекле башкорт язучысы һәм фольклорчы-галиме Кирәй Мәргәннең һәм Уфада билгеле булган балалар табибы Мәгафирә Кирәева гаиләсендә дөньяга килгән[1]. Бабасы — атаклы башкорт чәчәне Нурмөхәмәт Йомран. 1966 елда Наилә Кирәева урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый һәм Башкорт дәүләт университетының биология факультетына укырга керә.

1971 елда БДУ-ны тәмамлаганнан соң Биология институтында эшли. 1977 елда Н. Ә. Кирәева Казан университетының микробиология кафедрасы аспирантурасында кандидатлык диссертациясе яклый[1].

1977 елдан алып БДУ да укыта башлый. Бу вакыттан аның тормышы Башкорт дәүләт университеты белән тыгыз бәйләнә һәм гомеренең азагынача ул биохимия һәм биотехнология кафедрасында эшли, биредә ул ассистенттан профессорга кадәр хезмәт юлын үтә һәм университетның алдынгы укытучыларның берсе була.

1996 елда Санкт-Петербург технология университетында докторлык диссертациясе яклый, темасы: «Микробиологические процессы в нефтезагрязненных почвах»[1].

2012 елның 25 ноябрендә Уфада вафат була.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни эшчәнлеге нефть продуктларының, пестицидларның һәм башка пычратучыларның тирә-як мохиттә микробиологик таркалуын өйрәнүгә багышланган. Нефть белән пычранган туфрак һәм су ятмаларын тергезүнең биотехнологик ысулларын эшли. Тирә-як мохитнең нефть белән пычранган объектларына мониторинг ясар өчен биодиагностик күрсәткечләр һәм биотест-системалар сайлап ала.

500-гә якын фәнни хезмәт һәм 2 уйлап табу авторы.

Төп гыйльми хезмәтләре:

Микробиологические процессы в нефтезагрязнённых почвах. Уфа, 1994; Биологическая активность нефтезагрязнённых почв. Уфа, 2001 (авторҙаш); Микробиологическая рекультивация нефтезагрязнённых почв. М., 2001 (автордаш).

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2006);

Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2004).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 [1]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кирәева Наилә Әхнәф кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.