Наилә Миңнеханова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наилә Миңнеханова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Наилә Миңнеханова
Н.Н.Миңнеханова.gif
Тугач бирелгән исеме: Наилә Наил кызы Миңнеханова
Туу датасы: 20 август 1955(1955-08-20) (63 яшь)
Туу урыны: Coat of Arms of Bashkir ASSR.png БАССР, Coat of Arms of Tuimazy rayon (Bashkortostan).png Туймазы
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: рәссам-бизәүче, язучы
Юнәлеш: шигърият
Жанр: шигырь, мәсәл
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Сөю ташы» (Чаллы, 2003)

Наилә Миңнеханова, Наилә Наил кызы Миңнеханова (1955 елның 20 августы, БАССР, Туймазы) — шагыйрә, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, төбәкара «Илһам чишмәләре» шигърият фестивале лауреаты (Бәләбәй, 1998).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1955 елның 20 августында Башкортстан АССР Туймазы шәһәрендә туган. Төмәнәк сигезьеллык, Туймазының 1нче санлы татар интернат-мәктәбен, Мәскәү халыкара сәнгать университетының беренче курсын (1974), Уфа китапханәчеләр техникумын (1985) тәмамлаган. Әгертамак авылында клуб мөдире, Туймазы медицина пыяласы заводында рәссам булып эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Китаплары.

Шигырьләре «Кызыл таң», «Өмет», «Туймазы хәбәрләре», «Туган як» (Октябрьский шәһәре), «Татарстан хәбәрләре», «Аргамак», «Тулпар», «Казан», «Казан утлары», «Мәйдан», «Идел», «Шәһри Казан», «Мирас», «Сөембикә» басмаларында нәшер ителә. Дүрт телдә (башкортча, татарча, русча, чуашча) нәшер ителүче «Йәйғор» (Җәйгор, Радуга, Асамат кĕперĕ) күмәк җыентыгында (1999, 2000, 2002, 2004, 2005), 1-2 сыйныфлар өчен чыгарылган «Башкортстан туган җир генәм» исемле сыйныфтан тыш уку дәреслегендә, «Кайда да йөрәктә» (К., 2002), «Акчарлак» (Уфа, 2007), «Күңелләр балкышы» (Туймазы, 2008), «Синеке бит без, Төмәнәккәем» (К., 2009) күмәк җыентыкларында дөнья күрә. 2003 елда Әхмәт Гадел кереш сүзе белән Яр Чаллыда беренче «Сөю ташы» китабы, «Күркә җиләк» исемле нәниләр өчен китабы басылды[1].

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сөю ташы: шигырьләр. Чаллы, 2003.
  2. Наз сүрәсе: шигырьләр. Бәләбәй, 2003.
  3. Күркә җиләк: балалар өчен шигырьләр. Чаллы, 2003.
  4. Хезмәтче Җил: балалар өчен шигырьләр, табышмаклар, мәсәлләр. Бәләбәй, 2003.
  5. Фәһемле сүз - үтемле: Әйтелмәгән әйтемнәр, мәкальләр. Бәләбәй, 2003.
  6. Сүз - җәүһәр дә, хәнҗәр дә: Замана әйтемнәре. Туймазы, 2004.
  7. Әйтемнәрем. Туймазы, 2003.
  8. Табышмак чишик уйнап...: балалар өчен табышмаклар. Бәләбәй, 2009.
  9. Табышмаклы табын: шигырьләр, табышмаклар. Уфа: «Китап», 2011.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (төзүчеләре Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани). К.: ТКН, 2009.
  2. Кайда да йөрәктә. Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләренең иҗаты (төзүчеләр И. М. Ибраһимов, Р. Г. Хәннанов; кереш сүз Р. З. Закиров). К.: «Идел-Пресс», 2012. ISBN 978-5-85247-611-1
  3. Йәйғор (Радуга). Сборник стихов на четырех языках. Белебей: Белебеевская городская типография, 1997. ISBN 5-88719-011-6
  4. Ф. Гәрәева. Колагымда һаман бишек җыры (Н. Миңнеханова иҗаты буенча сыйныфтан тыш дәрес). «Башҡортостан уҡытыусыһы», 2004 ел, № 6.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Миннеханова Наиля Наилевна. Туймазы районы җирлекара китапханәсе