Наил Байбурин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наил Байбурин latin yazuında])
Наил Байбурин
NailBayburin.png
Туган телдә исем Наил Габдулла улы Байбурин
Туган 17 июль 1956(1956-07-17)
Уфа
Үлгән 20 июль 2015(2015-07-20) (59 яшь)
Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ


РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре рәссам
Ата-ана

Наил Байбурин (Наил Габдулла улы Байбурин) — рәссам, перфоманс режиссёры, БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1989). «Чыңгыз хан» иҗат төркеме әгъзасы. Театр әһелләре берлеге (1986), РФ рәссамнар берлеге (1991) әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сыерлар парады» («Cow parade») (Уфа, 2007)

1956 елның 17 июлендә Уфада туган. Әтисе – язучы Габдулла Байбурин, Чишмә районы Сәфәр авылыннан, әнисе Благовар районы Каргалы авылыннан.

Урта мәктәпне, Уфа дәүләт сәнгать институтының сәнгать бүлеген тәмамлаган (1980).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сынлы сәнгать остасы, сценограф, ассамбляж һәм инсталляция рәссамы[1]. Рerformanceлар режиссеры[2]. Иҗади проектларга нигез салуы белән билгеле. Эрнст Сәетов шәкерте.

  • «Инзәр» (Инзер) иҗат төркеме (1989-1993) әгъзасы.
  • «Чыңгыз хан» (Чингисхан) иҗат берләшмәсе (1993) әгъзасы .

Утыздан артык спектакльгә (курчак театры һ.б. театрларда) сәхнә бизәлеше әзерли.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Хәтеремнең коесы», «Тәңре күләгәсе», «Тамга», «Афродита».

Күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1981 елдан республика, халыкара күргәзмәләрендә катнаша.

  • 1987 — Театр һәм кино рәссамнарының бөтенсоюз күргәзмәсе (Мәскәү).
  • 1989 — «Инзәр» төркеме күргәзмәсе (Уфа).
  • 1990 — «Инзәр» төркеме күргәзмәсе («Март» иҗат төркеме белән бергә) (Уфа).
  • 1991 — «Инзәр» төркеме күргәзмәсе («Март» иҗат төркеме белән бергә) (Мәскәү).
  • 1992 — «Вояж» иҗат төркеме күргәзмәсе (МәскәүПарижНью-Йорк), «Урал» (Зальцбург, Австрия).
  • 1993 — «Урал» күргәзмәсе (Вена, Австрия).
  • 1993 — «Чыңгыз хан» күргәзмәсе (Уфа).
  • 1994 — «Мирас» галереясе күргәзмәсе (Мәскәү).


Перфоманслары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999
  2. «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14
  3. Червонная С. М. Искусство и религия: Современное исламское искусство народов России. М., 1999. С.544

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. БАЙБУРИН НАИЛЬ, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-07-21 
  2. Медиакорсеть сайтында