Наил Бохараев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наил Бохараев latin yazuında])
Наил Бохараев
Туган телдә исем Наил Рәис улы Бохараев
Туган 13 апрель 1955(1955-04-13) (68 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре галим
Балалар улы Таһир
Ата-ана

Наил Бохараев, Наил Рәис улы Бохараев (1955 елның 13 апреле, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан) ― галим-математик, физика-математика фәннәре кандидаты (1983), Казан (Идел буе) федераль университетының Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты программалаштыру технологияләре кафедрасы доценты. Казан дәүләт университетының Microsoft инновацияләр үзәге директоры (2008―2011).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1955 елның 13 апрелендә Казанда Рәис Гата улы (1929―2009) һәм Наирә Габдрахман кызы Бохараевлар гаиләсендә туган. Бертуганы ― язучы, журналист һәм тәрҗемәче Равил Бохараев (1951―2012)[1].

Казан дәүләт университеты каршындагы 131нче санлы физика-математика мәктәбен (1971), Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын гамәли математика юнәлешендә «математик» белгечлеге алып тәмамлаган (1977).

1980 елдан Казан дәүләт университетында (2009 елның 21 октябреннән ― Казан (Идел буе) федераль университетында) укыта.

Физика-математика фәннәре кандидатлыгына (1983 елда) диссертация яклаган.

1986―1987 елларда Оксфорд университетында (Бөекбритания) Computing Laboratory да фәнни стажировка үткән.

КФУ Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының (рус. ИВМИТ КФУ) фундаменталь информатика һәм мәгълүмати технологияләр бүлеге программалаштыру технологияләре кафедрасы доценты.

2008 елның октябреннән 2011 елга хәтле ― Казан дәүләт университетының Microsoft инновацияләр үзәге директоры[2][3].

2011 елдан ― КФУ Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының методик лабораториясе фәнни җитәкчесе.

Фәнни мәнфәгатьләр даирәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • IT-теория, практика, мәгариф.
  • Программа белән тәэмин итү, фәнни-тикшеренү, белем бирү һәм оештыру проектларын эшләү буенча күп санлы проектларда катнашучы.[4]

Кайбер хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Введение в гибкое управление проектами: методическое пособие. – Казань: Издательство Казанского университета, 2019. – 106 с.
  • Введение в программирование. – Казань: Издательство Казанского университета, 2018. – 99 с.
  • Введение в реляционные базы данных и программирование на языке SQL. – Казань: Издательство Казанского университета, 2018. – 134 с.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • А. Закирова, А. Хафизова. Языковые IT-технологии ― ключ к сохранению и развитию национальных языков. «Мәгариф», 2021 год, июнь, стр.81-85.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. С. Р. Миронова. «Не могу согласиться с тем, что оказалась вычеркнутой из биографии своего отца». business-gazeta.ru, 30.10.2016(рус.)
  2. Точка роста. 2021 елның 26 июнь көнендә архивланган. «Поиск», 10.07.2009(рус.)
  3. IT – кадры «под ключ». 2021 елның 26 июнь көнендә архивланган. «Комсомольская правда», 19.03.2010(рус.)
  4. Наил Рәис улы Бохараев. «Милләттәшләр»