Наил Зарипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наил Зарипов latin yazuında])
Наил Зарипов
Туган 18 февраль 1957(1957-02-18) (67 яшь)
Бакай, Кушнарин районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Башкортстан
Әлма-матер Уфа дәүләт авиация техник университеты
Һөнәре университет профессоры, галим, инженер-механик
Эш бирүче Уфа дәүләт авиация техник университеты
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d] һәм профессор

Наил Зарипов (18 февраль 1957 ел, Башкорт АССРның Кушнаренко районы Бакай авылы) — инженер-механик, галим, педагог. Техник фәннәр докторы (2002), профессор (2002).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наил Гарифҗан улы Зарипов 1957 елның 18 февралендә Башкорт АССРның Кушнаренко районы Бакай авылында туган.

1979 елда инженер-механик белгечлеген алып, Уфа авиация институтын (УАИ, хәзерге Уфа дәүләт авиация техник университеты,УДАТУ) тәмамлый.

Институтны тәмамлаганнан соң Уфа авиация институты каршындагы «Тантал» (Уфа) махсус конструкторлык-технология бюросында эшли: инженер, өлкән һәм әйдәүче инженер.

1986 елдан Россия Фәннәр академиясенең Металларның үтә сыгылмалылыгы проблемалары институтында: кече гыйльми хеpмәткәр, 1995 елдан өлкән гыйльми хеpмәткәр, әйдәүче гыйльми хеpмәткәр, авыр деформацияләнүче материалларның үтә сыгылмалылыгы лабораториясе мөдире урынбасары, 2000 елдан — фән буенча директор урынбасары.

1997 елдан алып Уфа дәүләт авиация техник университетында: доцент, профессор.

2006 елдан алып материалларны өйрәнү һәм металлар физикасы кафедрасы мөдире, 2015 елдан уку эшләре буенча проректор.

Металларның ныклыгы һәм сыгылмалылыгы физикасы өлкәсендә белгеч[1].

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни хезмәтләре материалларның үтә сыгылмалылыгы проблемаларына багышланган. Зарипов Наил Гарифҗан улы катнашлыгында металларда, эретмәләрдә, керамик һәм тимер-керамик материалларда үтә сыгылмалы деформацияләр вакытындагы физик-химик һәм структур үзгәрешләр тикшерелгән. Интерметаллидлар һәм керамика алу технологиясен эшләүдә, бирелгән үзенчәлекләре булган функциональ материаллар эшләүдә катнаша. Ачышлары Башкортстанның һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренең сәнәгать предприятиеләрендә кертелгән.

75 тән артык фәнни хезмәт һәм 14 уйлап табу авторы[1].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зарипов Наиль Гарифьянов 2022 елның 8 май көнендә архивланган.
  • Зарипов Наил Гарифҗан улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Зарипов Наиль Гарифьянович, archived from the original on 2022-05-08, retrieved 2022-05-15