Наил Мәкъсүтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наил Мәкъсүтов latin yazuında])
Наил Мәкъсүтов
Туган телдә исем Наил Хәсән улы Мәкъсүтов
Туган 1936(1936)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Яңа Карамалы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ Россия байрагы РФ
Һөнәре галим, икътисадчы
Җефет Светлана
Балалар кызлары Марина, Ирина
Бүләк һәм премияләре РФ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре

Наил Мәкъсүтов, Наил Хәсән улы Мәкъсүтов (1936 ел, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Яңа Карамалы) — нефть өлкәсендә оештыручы-галим, икътисад фәннәре докторы, профессор, РФ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1936 елда Мөслим районы (хәзер Иске Карамалы авыл җирлегенә керүче) Яңа Карамалы авылында дүрт балалы гаиләдә туган. Әтисе Хәсән Әхмәтҗан улы (1893—?)[1], Минзәлә өязенең хәрби комиссары, 1936 елда «халык дошманы» дип кулга алына, Беломорканал төзелешенә(рус.) җибәрелә, Бөек Ватан сугышын башыннан азагына кадәр үтеп, 1946 елда Мөслимгә кайта. Әнисе Мөнирә Мөслим, Яңа Карамалы мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар укытучысы була. Наил Хәсән улы Мөслим урта мәктәбен (1954), «бораулаучы» белгечлеге буенча Бөгелмәдә нефть техник укуханәсен тәмамлаган. Өч ел армиядә хезмәт иткәч, туганнан туган абыйсы Рәфхат Әхмәт улы Мәкъсүтов чакыруы буенча Бөгелмәдәге Татарстан нефть фәнни-тикшеренү институтына (рус. ТатНИПИнефть) техник булып эшкә урнаша. Мәскәү нефть һәм газ институтын тәмамлагач, Бөгелмә институтында инженер, өлкән фәнни хезмәткәр була. 1967 елда Мәскәүгә ССРБ нефть сәнәгате министрлыгына(рус.) эшкә чакырып алалар. 19711981 елларда министрлыкның үзәк норматив-тикшерү станциясе җитәкчесе вазифасын башкара. Соңрак Мәскәүдә РФ нефть-газ сәнәгатендә оештыру, идарә итү һәм икътисад буенча фәнни-тикшеренү институтында хезмәт икътисады һәм экология проблемалары бүлеге мөдире булып эшли. 20032016 елларда Халыкара экология фәннәре һәм тормыш куркынычсызлыгы академиясенең хезмәт һәм экология проблемалары фәнни үзәгенең (рус. НТЦЭ МАНЭБ) генераль директоры[2].

Икътисад фәннәре кандидатлыгына[3], докторлыгына диссертацияләр яклаган. Халыкара экология фәннәре һәм тормыш куркынычсызлыгы академиясенең (рус. МАНЭБ) академигы.

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нефть өлкәсендә хезмәт итү, хезмәт хакы, нормалар билгеләү һ. б. мәсьәләләр буенча методик куллланмалар әзерли. Нефть сәнәгатенең табигатькә китерә торган зыянын киметү, табигатьне саклау, кеше өчен яхшы экология булдыру өлкәсендә эшли. 130 дан артык фәнни хезмәт, нефть техникумнары өчен язылган дәреслек (автордаш)[4] һ .б. китаплар авторы. Икътисад фәннәре буенча кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау буенча шура рәисе.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Светлана. Кызлары Марина (1967), Ирина (1970), Мәскәү нефть һәм газ институтын тәмамлаганнар, фәнни институтларда эшлиләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: Идел-Пресс, 2006 ел, 311-312нче бит. ISBN 5-85247-005-4
  2. Ә. Ә. Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: Яр Чаллы типографиясе ДУП, 2003.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]