Наил Мөхәммәдьяров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наил Мөхәммәдьяров latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Наил Мөхәммәдьяров
Muhamediarov.jpg
Туган телдә исем Наил Нариман улы Мөхәммәдьяров
Туган 8 декабрь 1962(1962-12-08) (55 яшь)
Үзбәкстан ССР, Ленинск шәһ., Ташкәнт өлк.
Милләт татар
Ватандашлыгы СССР байрагы ССРБ->Украина байрагы Украина
Һөнәре авыр атлетика
Җефет Саҗидә
Балалар Лиана, Рената
Бүләк һәм мөкәфәтләре СССР атказанган спортчысы (1991), Хезмәт фидакарьлеге медале {1989}
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d]

Наил Мөхәммәдьяров (рус. Наиль Мухамедьяров) – танылган, Олимпия уеннарында икенче урын алган штангачы, СССРның атказанган спортчысы. Фәннәр кандидаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наил Нариман улы Мөхәммәдьяров 1962 елны, Ташкәнт өлкәсенең Ленинск шәһәрендә Кырымнан сөрелгән Идел буе татарлары гаиләсендә дөньяга килгән. Бабасы Хәйдәр Севастополь камалышында һәлак булган. Атасы Нариман Ташкәнт политехника институтын тәмамлап Ферганә пединститутын тәмамлаган Заремага өйләнә. Өч уллары туа: Наил, Надыйр, Руслан.

14 яшендә тренер Валерий Ким спорт бүлекчәсенең беренче чакырылышына эләгә. Өч ел узуга ул спорт остасы нормасын тутыра. 4 тапкыр яшьләр арасында Үзбәкстан чемпионатында җиңеп чыга. Үзбәкстанның «Хезмәт резервлары» командасы өчен чыгыш ясый.

1980 елдан – яшьләр җыелма командасында. 1982 елда 82,5 кг авырлыгында Европа чемпионатында җиңеп чыга.

1986 елны СССР кубогында җиңеп чыга, 1984-1987 еллар буена чемпионатның аерым төрләрендә һәм тулаем зачетта җиңүчесе һәм призеры була, ләкин СССР җыелма командасы тренерлары аны зур бәйгеләргә катнаштырмыйлар.

Ләкин 1988 елны ил чемпионатында 90 кг авырлыгының иң көчле штангачысы Анатолий Храпатыйны җиңеп, аңарга ниһаять игътибар итәләр. Подольск шәһәрендә узган Олимпиада алды әзерләнешләрдә Мөхәммәдьяров Трегубов, Черненко, Сырцов, Гурылев шикелле көчле спортчылардан яхшырак нәтиҗәләр күрсәтеп, Храпатыйга икенче номер булып Сеулда узачак Олимпия уеннарына алына.

Көньяк Кореяда Храпатый тантана итә. Ул өч Олимпия рекорды куя, суммада 421,5 кг җыя. Наил исә Польша пәхлеваннары Завада һәм Пиотровски белән тартышып, икенче урынга чыга. Бу казанышы өчен Мөхәммәдьяровка СССР атказанган спортчысы билгесе белән медаль бирелә.

1990 елда ул Будапештта Дөнья беренчелегендә катнаша, ләкин команда мәнфәгатьләнә буйсынып, авыррак 110 кг кадәр категориядә чыгыш ясарга мәҗбүр була. Үз авырлыгы 101 кг булган спортчы үзеннән авыррак болгар Стефан Ботевка отырып, тагын икенче урынга чыга.

1991 елда ул соңгы СССР халыклары спартакиадасында искиткеч күрсәткеч – 415 кг белән җиңү яулый.

Барселонада узачак Олимпия уеннарына әзерләнергә Наил бабалары сөрелгән Кырымга, Симферопольгә күчеп килә, мең газап белән гаиләсен теркәтә ала. Биредә аның тренеры Яков Раскин яши. Раскин җитәкчелегендә Ленинградта узган ил беренчелегендә тәэсирле җиңү яулый (415 кг). Ләкин ниндидер аңлашылып җитмәгән «уеннар» аркасында Олимпиадага Наилдән шактыйга калышкан Русиядән урыс Трегубов белән Украинадан осетин Таймазов киткәннәр. Трегубовы Олимпия чемпионы булып кайткан.

1993 елда Украина өчен чыгыш ясаган Мөхәммәдьяров яңадан яхшы форма җыйган, ләкин Австралиядә узган бәйгеләрдә иңбашын авырттырып, башка штанга күтәрерлек егәре калмады.

Ирекле тормышта ул Симферопольнең 3нче мәктәбендә физкультура укыта. Буш вакытында сантехника белән сату итә.

Гаиләсенең матди хәле яхшыргач, Кырым инженер-педагогика институтына укытырга урнаша, бераздан физик тәрбия кафедрасын җитәкли башлый. Кандидатлык хезмәтен яклый. Бүген аның кафедрасы Украинада иң яхшылардан санала.

2002 елдан Кырымдагы Идел буе татарлары берләшмәсе «Идел-Урал»да рәис урынбасары.

Спорттагы нәтиҗәләр[1][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел авырлык урын нәтиҗә
1988 90 кг кадәр 2нче 177.5+222.5 = 400
  • Дөнья чемпионаты
Ел авырлык урын нәтиҗә
1990 110 кг артык 2нче 170+220= 390
Ел авырлык урын нәтиҗә (кг)
1985 82,5 кг кадәр 2нче 155+197.5 = 352.5
1988 90 кг кадәр 1нче 182.5+220 = 402.5
1990 100 кг кадәр 2нче 180+230 = 410
1991 100 кг кадәр 2нче 185+222.5 = 407.5

Мактаулы исемнәре һәм дәүләт бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Спорт остасы (1979)
  • Халыкара дәрәҗәле спорт остасы (1982)
  • СССРның атказанган спорт остасы (1991)
  • "Хезмәттәге фидакарьлек" (1989) медале

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]