Наил Нәбиуллин (1989)
Наил Нәбиуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Наил Әнәс улы Нәбиуллин |
Туган | 27 июнь 1989 (35 яшь) Нурлат шәһәре, ТАССР, ССРБ |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия Федерациясе |
Һөнәре | сәясәтче, журналист |
Сайт | nailtatar |
Наил Нәбиуллин, Наил Әнәс улы Нәбиуллин (1989 елның 27 июне, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Норлат) — татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе, «Азатлык» Татар яшьләре берлеге рәисе (2010 елдан). Казанда татар теленә һәм аның Татарстан Республикасында дәүләт теле статусына ихтирам ителүгә багышланучы яшь татар активистлары уздырган чараларны оештыручы һәм аларда актив катнашучы шәхес. Һәр елны уза торган «Хәтер көне» чараларының оештыручыларының берсе.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1989 елның 27 июнендә Татарстан АССР Норлат шәһәрендә туган. КФУның татар журналистикасы бүлеген тәмамлаган (2020 елда)[1].
Эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу бүлек тәмамланмаган. Бүлекне төзәтеп һәм тулыландырып, сез проектка ярдәм итә аласыз. |
2010 елдан ― «Азатлык» Татар яшьләре берлеге рәисе.
2015 елдан ― рус һәм татар телләрендә нәшер ителүче «Төрки караш» (Тюркский взгляд) гәҗитенең нәшире һәм баш мөхәррире[2]. Газетаның 2020 елның 12нче санында беренче биттә «Азәрбайҗан, кардәшләребез! Безнең йөрәкләребез сезнең белән!» дигән баш язуы өчен Казан прокуратурасыннан «Экстремизмга каршы тору турында»гы законны бозуга юл куймау турында кисәтү алган[3].
2020 елда Казанның Каюм Насыйри урамы, 10нчы йортта «Татар акчасы музее»н оештыручыларның берсе[4].
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гаиләсе белән Төркиядә яши [5].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Наил Нәбиуллин ВКонтакте
- ↑ Тюркский взгляд.(үле сылтама)
- ↑ Активисту из Татарстана вынесли предостережение за текст «Азербайджан, наши сердца с тобой!» в газете. Бизнес-Онлайн, 12.11.2020
- ↑ В Казани открылся Музей татарских денег. 2022 елның 22 июль көнендә архивланган. Реальное время, 04.10.2020
- ↑ Лилия Мубаракшина. Наиль Набиуллин из Нурлата пробежал 66 километров в трейле в Каппадокии в Турции. нурлат-информ, 19.10.2021
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Tatar Zamanı: "Наил Нәбиуллин: Хизб ет-тәхрир Татарстанга каршы эшли һәм алар белән башкача бәйләнмим".
- Azatliq.org: Казанда милли активистлар мәхкәмә алдына басты
- Azatliq.org: Наил Нәбиуллин татар телен яклап ачлык тотарга әзер
- 2013нең иң абруйлы кешеләре: Азатлык укучылары фикере
- Beznen.ru: Туган тел өчен 2021 елның 9 февраль көнендә архивланган.
- Beznen.ru: Сызгырмый тор әле 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Аргументы и Факты Казань - Татарский язык может стать необязательным предметом: члены «Азатлык» выступили против
- z001.kz - Наил НАБИУЛЛИН: Тюркам России нужна помощь Казахстана
- Төрки караш гәҗитенең Роскомнадзор сәхифәсендәге сылтамасы 2022 елның 22 июль көнендә архивланган.