Наил Сибгатуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наил Сибгатуллин latin yazuında])

Наил Сибгатуллин
Туган телдә исем Наил Рәхим улы Сибгатуллин
Туган 27 май 1943(1943-05-27) (80 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Үлгән 13 март 2004(2004-03-13) (60 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Щербинское кладбище[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер Казан университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Наил Сибгатуллин (Наил Рәхим улы Сибгатуллин, 27 май 1943(1943-05-27), Казан, РСФСР, СССР13 март 2004(2004-03-13) (60 яшь), Мәскәү, Россия) — СССР галиме, механик, югары мәктәп укытучысы, физика-математика фәннәре докторы (1979), профессор (1985).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елда урта мәктәпне алтын медаль белән, ә 1965 елда Казан университетын кызыл диплом белән тәмамлый. Алга таба укулар МДУда академик Л.И. Седов җитәкчелегендә механика-математика факультеты аспирантурасында дәвам итә. Аспирантураны тәмамлаганнан соң, МДУ гидромеханика кафедрасында калдырыла. 1969 елда «Чагыштырма теориядә газ динамикасының кайбер мәсьәләләре» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый, ә 1979 елда «көчле гравитация һәм электромагнит кырларында тирбәнешләр һәм дулкыннар» темасы буенча докторлык диссертациясен яклый. 1985 елдан МДУ механика-математика факультетының гидромеханика кафедрасы профессоры.

Чакырылган профессор сыйфатында Париж, Мюнхенда, Мексикада (Мехико, Гдалахара, Эрмозийо), Ханое, Бильбао (Испания) уртак фәнни тикшеренүләр алып барды.

«Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән.

"Вестник Московского университета" журналларының редакция коллегиясе әгъзасы.

Щербинск зиратында күмелгән.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Летопись Московского университета