Наип Лаисов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наип Лаисов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Наип Лаисов
Наип Лаисов.jpg
Туган телдә исем Наип Хәбибназар улы Лаисов
Туган 10 август 1935(1935-08-10) (83 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР,Актаныш районы Түбән Яхшый
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре галим, филолог, әдәби тәнкыйтьче

Наип Хәбибназар улы Лаисов — күренекле татар галиме, филолог, әдәби тәнкыйтьче. ССРБ (ТАССР) язучылар берлеге әгъзасы (1984). Алабуга педагогика институты (2011 елдан КФУ Алабуга институты) ректоры (19892000).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1935 елның 10 августында Татарстанның Актаныш районы Түбән Яхшый авылында колхозчы гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала, аннары, күрше Олы Имән авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлап, 1950-1954 елларда Минзәлә педагогика училищесында укый. 1954 елның көзеннән 1957 елның июленә кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1957-1962 елларда Наип Лаисов — Алабуга педагогика институты студенты. Институтның рус-татар филологиясе бүлеген тәмамлаганнан соң, аны рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында эшләргә калдыралар. Шунда ул 1967 елның көзенә кадәр башта ассистент, соңыннан өлкән укытучы булып эшли.

1967-1970 елларда Наип Лаисов Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый һәм, аны уңышлы тәмамлагач, кандидатлык диссертациясе яклап, яңадан Алабуга педагогика институтындагы эшенә кайта: рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында өлкән укытучы, доцент, филология факультетында декан урынбасары (1971-1974) һәм декан (1974-1980) вазыйфаларын башкара. 1980 елның сентябрендә ул институтның укыту эшләре буенча проректоры итеп билгеләнә. 19892000 елларда институт ректоры[1].

Наил Лаисов язучы буларак әдәбият белеменә караган фәнни хезмәтләре һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән билгеле. Аның Тукай иҗатының лирик-эстетик хасиятләрен ачуга, анализлауга багышланган “Лирика Тукая (вопросы метода и жанра)” исемле монографиясе (1976) һәм Мөхәммәт Мәһдиев, Ф.Ганиевлар белән берлектә язган “Әдәбият теориясе” дәреслек китабы (1979) матбугатта уңай бәя алды. Әдәби тәнкыйть өлкәсендә Наил Лаисовны күбрәк шигърият проблемалары кызыксындыра. Аның Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Ренат Харис, Марс Шабаев һәм башка шагыйрьләр иҗаты турындагы мәкаләләре теоретик яктан нигезле, дәлилле һәм заманча гомумиләштерүләре белән кызыклылар.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әдәбият теориясе: сәнгать төре һәм идеология формасы буларак матур әдәбият / соавт. М. Мәһдиев, Ф.Ганиева. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1979. - 88 б.
  2. Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты турында очерк. - Казан:Татар.кит.нәшр., 1985. - 86 б.
  3. Әдәбият теориясенә кереш. (коллектив). - Казан:Татар.кит.нәшр., 1987. - 302 б.
  4. Лирика Тукая / пер. с татар. - Казань: Тат.кн.изд-во, 1976. - 166 с.
  5. Русско-татарские литературные связи. -Елабуга, 1994. - 30 с.
  6. Поэзия Тукая - в русских переводах. - елабуга, 2002. - 60 с.
  7. Татар язучылары - Алабугада // Монография. - Алабуга, 2008. - 152 б.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Галерея руководителей вуза. Елабужский институт КФУ (рус.)