Налибоки карурманы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Налибоки карурманы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Налибоки карурманы
Nalibotskaya Pushcha.jpg
Дәүләт Flag of Belarus.svg Беларус
Административ-территориаль берәмлек Гродно өлкәсе
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 151 метр[1]
Налибоки карурманы (Җир)
Red pog.png
Commons-logo.svg Nalibockaja pušča Викиҗентыкта

Налибоки карурманы (белар. Налібоцкая пушча) — Белоруссияның иң зур урман массивы, Неманның уң кушылдыктан— Көнбатыш Березина һәм Уса бассейннарында, Ошмяны калкулыгыннан (төньякта) Минск калкулыгына кадәр (көнчыгышта) урнашкан. Мәйдан зурлыгы төрлечә: 1400 км2 дан 2400 км2 кадәр, ә якын торган территорияләрне карап карасаң, күбрәк[2]. Административ яктан Минск өлкәсенең Воложин һәм Столбцы районнарына, Гродно өлкәсенең Новогрудок, Кореличи һәм Өе районнарына карый. Бу тарихи һәм мәдәни яктан уникаль Белоруссия регионы, анда славян, Балтыйк буе һәм Аурупа халыклары традицияләре кушылган. Ел саен, 2009 елдан башлап Налибоки карурманында Налибоки марафоны уза.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пуща исеме анда урналышкан Налибоки авылыннан килә.

Бөек ватан сугышы вакытында Налибоки карурманында бертуган Бельскийләрнең партизан отряды качып торган, һәм шулай ук Булат отряды сугыш хәрәкәтләре алып барган.

Пуща территориясе Чернобыль һәлакәтеннән соң (Ивенец шәһәре тирәсе) өлешенчә радиация белән йоктырылган булган. Мәгълүматлар буенча, 2013 е. берничә авыл мондый статус алган:«Хокук белән, күченегез». Пуща территориясендә җыелган җиләк һәм гөмбә дозиметрик контроль узарга тиеш.

Табигать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Налибоки карурманы — Көнбатыш Березинаның һәм Усаның тоташ массивы. Күкагач-имән кара ылыслы урманнар асзонасының Неман-Алгы Полсеье геобатоника округына карый [3].

Налибоки карурманы Югары Неман түбәнлегенең көнчыгыш өлешен били. Рельефы дулкынлы. Ландшафт структурасы, нигездә, тигез (дюналы-калуклыклы һәм мореналы-калуклыклы формалары һәм сазланган түбәнәюләр белән). Көньяк массивта Кромань күле урнашкан.

Урман, кучмә көньяк ылыс полосадан европаның көнбатыш киң яфраклыларга күчә. Күплектә борлар. Наратлыклар чыршылыклар, каенныклар һәм усаклыклар белән булгатыла. Имәнлекләре аз. Грабның тоташ таратуының төньяк чиге көньяк-көнбатыш Налибоки карурманы өлеше буенча уза, ул монда подлескыларда очрый.

Туфрак күбесенчә кәсле-көлсу, комлы һәм комсу. Иң сазланган территориялар: Березина, Ислочь, Волка үзәннәре һәм Уса елгасының түбән агымы, анда торф-саз туфраклардына зирек һәм каен урманнары үсә. Чыршы урманнарны арасында черничныйлар һәм кисличныйлар шактый. Каруманның үзәк һәм көнчыгыш өлеше азрак сазланган, монда төрле типтагы (арчан-мүк наратлыкларыннан алып озын үсә торган сфагналы нартлыкларына кадәр) наратлыкларны очрап була. Урман сөялле каенбелщн капланган. Дардар урманнары да очрый. Сирәк очрый торган үсемлекләр: тау арникасы, терелә торган лунник, бөдрәле лилия һ. б.

Пуща фаунасы Белоруссияның уртасында урнаша. Киң таралган: зубр, болан, поши, кабан, төлкеләр, янутсыман эт, урман куницасы, кара хорек, норка, ас, заяц-русак, селәүсен, бүре; сулыкларда һәм поймахларда — бобр, выдра[4]. Кошлар: суер, көртлек, боҗыр, кара аист, кече подорлик, гадәттәге зимородок һ. б. Бу елгаларда Белоруссиядә сирәк очрый торган балыклар төре — хариус. XXI гасыр башында, бер гасыр булмаганнан соң диярлек, Налибоки карурманына соры аю кире кайтты, алар Березинский тыюлыктан[5] килгәннәр дип уйланыла.

Белоруссияның почта марка сериясы «Налибоки карурманы»

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Тыюлыклар исемлеге һәм Белоруссияның милли парклары
  • Пуща
  • Налибоклар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. GeoNames — 2005.
  2. Природа Белоруссии: Попул. энцикл. / БелСЭ; Редкол.: И. П. Шамякин (гл.ред.) и др. — Мн.: БелСЭ, 1986. — 599 с., 40 л. ил. С. 91.
  3. Беларуская ССР. Кароткая энцыклапедыя. Т. 2. Мн., БелСЭ. 1979. С. 464.
  4. Vasili Shakun (Васіль Шакун): «European bison (Bison bonasus) in the central Belarus: current state and prospects of conservation of the free-ranging population ‚Volozhinskaya’.» European Bison Conservation Newsletter, Vol 5 (2012) pp: 95-102. (англійская мова)
  5. nalibaki.org
  • ↑ Белоруссия табигате: Попул. энцикл. / БелСЭ; Редкол.: И. П. Шамякин (б.ред.) һ.б. — Мн.: БелСЭ, 1986. — 599 с., 40 л. ил. С. 91.
  • ↑ Марафон "Налибоки" / Промвад Тур '13 / Promwad Tour (рус.). promwadtour.com. Эндәшү вакыты 22 май 2018.
  • ↑ Беларусс ССР. Кыска энциклопедия. Т. 2. Мн., БелСЭ. 1979. С. 464.
  • ↑ Vasili Shakun (Васіль Шакун): «European bison (Bison bonasus) in the central Belarus: current state and prospects of conservation of the free-ranging population ‚Volozhinskaya’.»  European Bison Conservation Newsletter, Vol 5 (2012) pp: 95-102.
  • ↑ nalibaki.org

Әдәбияты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кокорев Ю. М. Белоруссия күлләре һәм елгалары буенча. - 2-нче изд., кушымта - М : Физкультура һәм спорт, 1975. - 136 с. - (Туган яклар буенча). - 40 000 экз. (1-нче изданиясы - 1966)
  • Турецкий С. И. Өске Неман һәм Налибоки карурманы буенча — Минск, 1988.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]