Нальмэс (ансамбль)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нальмэс (ансамбль) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Адыгеяның дәүләт «Нальмэс» академия халык биюе ансамбле
рәсем
Төп мәгълүмат
Жанр

фольклор

Барлыкка килгән

1936

Таркалган

1941-1945

Илләр

РусияFlag of Russia.svg Русия
(Адыгея)

Шәһәр

Майкоп

Бүтән исем

Адыгеяның дәүләт җыр һәм бию ансамбле (1936-1972)

Тел

чиркәс, рус

http://нальмэс.рф/

«Нальмэс» (адыг. Нальмэс - «алмаз»), Адыгеяның дәүләт «Нальмэс» академия халык биюе ансамбле — Адыгеяның башкаласы Майкоп шәһәрендә иҗат итүче, дәүләт карамагындагы сәнгать коллективы. Кубань комсомолының Н. Островский исемендәге премиясе лауреаты (1974).

Сәнгать җитәкчесе (2013 елдан) — Аслан Хаджаев, Кубаньның һәм АР халык артисты.
Директор — Азмет Басте, РФ атказанган, АР халык артисты.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Нальмэс» ансамбле
«Нальмэс» ансамбле
  • Адыгеяның дәүләт җыр һәм бию ансамбле 1936 елда оештырыла. Беренче директоры — атаклы биюче, спортчы-җайдак, халык мәдәниятен һәм сәнгатен тирәнтен белүче Абдул Беджашев (Иске Бжегокаядан), сәнгать җитәкчесе — композитор, шагыйрь, фольклорчы Шабан Кубов (Хакуринохабльдән). Алар икесе ансамбльгә талантлы биюче, җырчы, музыкантларны туплау белән шөгыльләнә. Яшьләрне генә түгел, яше 40 ка җиткәннәрне дә ансамбльгә дәшәләр. Моның максаты — борынгы җырлы-биюле музыка сәнгатен төгәлрәк саклау, тамашачыга төгәлрәк илтеп җиткерү.
  • Бөек Ватан сугышы башлангач, ир-ат артистлар барысы да фронтка китә, 7 - һәлак була, 4 – I төркем гарип булып әйләнеп кайта.
  • 1945-1946 елларда ансамбльгә артистларны икенче кат туплау була: Масхуд Бешкок, Умар Тхабисимов, Ереджиб Мамий, Юсуф Хаджаев мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертәләр.
  • 1950 елда ансамбльгә Гисса Чич, Юрий Чич, Чеслав Анзароков, Шхамчерий Туов, Ибрагим Курашинов, Алий Темзок алына.
  • Ансамбль Мәскәүдә адыгэ халыкларының Русиягә кушылуының 400 еллыгына багышланган «Адыгея АӨ һәм Карачай-Чиркәсия АӨ әдәбияты һәм мәдәнияте ункөнлеге»ндә чыгыш ясый.
  • Ансамбльне яңарту өчен, Тифлис дәүләт хореография укуханәсе каршында 30 кешелек махсус 3 еллык студия, Майкопта 20 кешелек студия ачыла (җитәкчеләре Масхуд Бешкок, Николай Игнатенко).
  • 1971 елда 2 студия яңа концерт программасы тәкъдим итә. Директор һәм баш балетмейстер итеп Масхуд Бешкок, балетмейстер итеп Григорий Гальперин билгеләнә.
  • Төрле елларда Хаджисмел Варзиев, Хашир Дошуев, Григорий Гальперин, Мурадин Хаджаев, Амербий Кулов балетмейстер булып эшли.
  • 1996 елда Мәскәүдә «Адыгея мәдәнияте көннәре»ндә катнаша.
  • 2000 елларда директор һәм сәнгать җитәкчесе булып Азамат Басте һәм Мухамед Кулов эшли.
  • Ансамбльдә чит илдән кайткан адыглар (Батурай Шагуч, Мурат Кансат, Гушау Едыдж) эшли башлый.
  • 2014 ХХII кышкы Олимпия уеннарының (Сочи, Русия) мәдәният пограммасында катнаша.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугышка кадәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Адыгэ халык җырлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • «Сэрмафе»
  • «Бжедуглар ихтилалы турында җыр»
  • «Ощнэ1у янында сугыш турында җыр»
  • «Хатх Магамет гуаз»
  • «Айдемиркан»
  • «Коджебердоко Магамет»
  • «Хатхе Кочас»
  • «Адыиф»
  • «Гошэгъэгъ»
  • «Җир сөрүче турында җыр»
  • «Комбайнчы турында җыр»
  • «Бригадир турында җыр»
  • «Табунчы турында җыр»
  • «Сакчы турында җыр»
  • «Комсомол турында җыр»


Биюләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Зэфак1у»
  • «Ислъамый»
  • «Зыгъэлъат»
  • «Удж»
  • «Лъэпэч1ас»
  • «Удж-Хъурай»


1970 елларда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Исламый» адыгэ халык биюе
  • «Загатлят» адыгэ халык биюе
  • «Тляпатет» адыгэ халык биюе
  • «Картули» гөрҗи халык биюе

Хәзерге репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Буркалар белән бию»
  • «Удж» (парлы бию)
  • «Исламый биюе»
  • «Абхаз бәйрәм биюе»
  • «Адыгэ көйләреннән попурри»
  • «„Нальмэс” бии» (Ей мардж, Нальмэсыр къашъо)
  • «Кавказ ритмнары» (долида уйнау)
  • «Чиркәс диаспорасы биюләреннән муенса»
  • «Печән өстендә» (Мэкъуаохэр)
  • «Бармак очында бию» (ЛъэпэчIас)
  • «Нартлар турында хикәят»[1]
  • «Хәнҗәр белән бию» (КъэмэчIас)
  • «Әйлән-бәйлән» (Удж-хъурай)
  • «Исламыйның тууы»
  • «Чакыру биюе» (Зафак)
  • «Сикер» (Зекlо зыгъэлъат)
  • «Адыг уджлары»


Гастрольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәнҗәр белән бию
  • 1974 Кубань комсомолының Н. Островский исемендәге премиясе лауреаты.
  • 1978 Бөтенрусия халык биюләре ансамбльләре һәм җыр һәм бию ансамбльләре бәйгесе лауреаты.
  • Бөтендөнья адыгэ мәдәнияте фестивале (Нальчик) — лауреат.
  • Халыкара бию фестивале (Төркия) — Гран-при.
  • 1996 Адыгеяның югары бүләге — «Адыгея даны» медале.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Бешкок М.М., Нагейцева Л.Т. Адыгский народный танец. Майкоп, 1982.
  2. Шу Ш.С. Народные танцы адыгов. Нальчик, 1992.
  3. Бешкок М. М. Танцевальная культура адыгов с древних времен до наших дней. Майкоп, 2000.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]