Намибиядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Намибиядә ислам latin yazuında])
Намибиядә ислам
Дәүләт  Намибия
 Намибиядә ислам Викиҗыентыкта
Намибиянең дәүләт флагы

Намибиядә ислам (ингл. Islam in Namibia, гарәп. الإسلام في نامبيا‎) ― Намибия Республикасында азчылык дине, илдәге тарафдарлары саны – 9 мең [1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Намибия ― нигездә, христиан иле. Илдә тарафдарлары саны буенча кечкенә, әмма динамик үсештәге мөселман җәмгыяте эшчәнлек алып бара.

Мөселманнар саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2009 елда Намибиядә мөселманнар саны 3000 нән 5000 кешегә кадәр дип бәяләнгән [2]. 2011 елда, бәяләүләр буенча, илдә 9000 мөселман исәпләнә[3] күбесе Нама(ингл.) халкы. Нама халкының күпчелеге ― христианнар, шул ук вакытта ислам динендәге намалар Намибиядәге мөселманнарның күпчелеген тәшкил итә [4].

Ислам, яһүд дине, буддизм һәм бәһаи диннәре белән беррәттән, Намибиядә иң зур азчылык диннәр булып исәпләнә, гомумән алганда, әлеге дин тарафдарлары Намибия халкының (2,5 млн, 2020 елга бәяләмә) ~ 1 % ын гына тәшкил итә.

Намибия мөселман җәмгыяте үсеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Намибия мөселманнарының күпчелеге ― намаку (нама) этник төркеме вәкиле [5]. Бу, нигездә, ислам динен 1980 елда кабул иткән күренекле нама сәясәтчесе Джейкобс Сәлмән Дамир (Jacobs Salmaan Dhameer) тырышлыгы нәтиҗәсе дип санала [5].

Илдә беренче мәчет саналучы Соуэто ислам үзәгенә (Soweto Islamic Centre) 1986 елда нигез салынган һәм ул Катутурада(ингл.) урнашкан.

2009 елның май аена, илдә унике мәчет исәпләнә: алтысы – ил башкаласы Виндхукта, икесе – Замбези өлкәсе үзәге Катима-Мулило(ингл.) шәһәрендә, берсе ― илнең төп диңгез порты Уолфиш-Бейда(ингл.) һәм өчесе ― илнең төньягында элеккеге Овамболендта(ингл.) урнашкан [2].

Намибия ислам шәригать суды советы (Namibia Islamic Judicial Council) илнең иң төньягында, Ангола белән чиктәге Охангвена өлкәсенә(ингл.) керүче Ондобе (Ondobe) административ берәмлегендә урнашкан [6].

NIHA (Namibia Islamic Halaal Association, Намибия Ислам Хәләл ассоциациясе) ― Намибиядә хәләл сертификатлаштыру буенча иң өлкән орган (2001 елда оешкан), ул Көньяк Африкада һәм күп кенә Ислам дәүләтләрендә танылган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Table: Muslim Population by Country (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2011-01-27). 29 сентябрь 2017 тикшерелде.
  2. 2,0 2,1 Nathalie Rosa Bucher (12 May 2009): Finding Sanctuary in Islam Inter Press Service News Agency
  3. Table: Muslim Population by Country. Pew Research Center (27 January 2011).
  4. Islam in Namibia, making an impact. Islamonline.net. әлеге чыганактан 2020-02-15 архивланды. 2021-11-05 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 [http://www.islamonline.net/English/News/2006-06/01/02.shtml IslamOnline.net- News
  6. ijcnam.org, archived from the original on 2011-08-09, retrieved 2021-11-05