Намә
Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|
Намә (фарсы телендә — язу, китап, хат) — Урта гасырлар фарсы һәм төрки әдәбиятларында кушма исем составында килеп, китап, әсәр төшенчәләрен аңлаткан сүз. Еш кына әдәби әсәр исемнәрендә үк булган: «Шаһнамә» (Фирдәүси), «Кабуснамә» (Каюм Насыйри) һәм башкалар.
Әлеге сүз ярдәмендә шәһадәтнамә, сәяхәтнамә, насыйхәтнамә кебек төшенчәләр туганнар.
Татар әдәбиятында да еш кулланылган. Мәсәлән, «Горбәтнамә» (Утыз Имәни), «Мәхәббәтнамә» (Харәзми) һ. б.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. Казан, 1990.