Нанни Седеркрёйц
| Нанни Седеркрёйц | |
|---|---|
| Туган | 19 март 1866[1] Канн |
| Үлгән | 8 декабрь 1950 (84 яшь) Һелсинки, Финляндия |
| Ватандашлыгы | Финляндия Финләндия бөек кенәзлеге[d] |
| Әлма-матер | Париж университеты[d], Стокгольм университеты[d][2] һәм Женева университеты[d][2] |
| Һөнәре | язучы |
| Җефет | Emil Waldemar Cedercreutz[d] |
| Балалар | Carl Wilhelm Cedercreutz[d] |
| Ата-ана | |
Нанни Седеркрёйц, туганда бирелгән исеме Эбба Луиза Нанни Лагерборг (Nanny Cedercreutz; 1866 елның 19 марты, Канны — 1950 елның 8 декабре, Хельсинки) — фин язучысы һәм математигы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Эбба Луиза Нанни Лагерборг 1866 елның 19 мартында Канныда капитан Александр Вильгельм Лагерборг һәм аның хатыны Нанни Франзен гаиләсендә туган. Лагерборглар — гасырлар буена үзен дәүләт һәм хәрби өлкәдә күрсәткән борынгы фин-швед ыруы. Нанниның әти-әнисе кышны Канныда уздырганнар, чөнки аның әтисе үпкә туберкулёзыннан интеккән һәм аңа йомшаграк климат кирәк булган. Кызның әнисе аны тапканнан соң тиздән үлгән.
Нанниның балачагы Хельсинкида узган, анда ул мәктәпкә йөргән. 1885 елда ул француз телен өйрәнү максаты белән Женевага барган. Женевада ул математика белән кызыксына башлаган һәм ул Женева университетында математика һәм физика буенча лекцияләргә йөри башлаган. 1886 елда ул Стокгольм университетында укуын дәвам иткән, анда аның остазлары Магнус Миттаг-Леффлер һәм Кнут Юхан Ангстрем булган. 1888 елда Нанни Лагерборг физика буенча диссертацияне яклаган.
Стокгольмда укыганнан соң Нанни Лагерборг Парижга барган һәм Сорбоннада математика һәм физиканы укуын дәвам иткән. 1890 елның январендә ул Франция математика җәмгыятендә лекция белән чыгыш ясаган, ә февральдә бу хөрмәткә Софья Ковалевскаядан соң икенче лаек булган хатын булып җәмгыять әгъзаларына кабул ителгән булган. Шул ук елда ул математик фәннәр лиценциаты дәрәҗәсен алган.
1892 елда Нанни Лагерборг табиб, барон Эмиль Вальдемар Седеркрёйцка кияүгә чыккан. 1893 һәм 1906 еллар арасында аларның дүрт баласы туган. 1912 елда Нанни Седеркрёйц язучы сыйфатында дебют ясаган. Аның әдәби әсәрләре арасында — яшьләр өчен хикәяләр, шигырьләр һәм кыйссалар тупламасы. Моннан тыш Седеркрёйц сәяхәтләр һәм табигать турында китаплар һәм мәкаләләр язган.
Баронесса Нанни Седеркрёйц 1950 елның 8 декабрендә Хельсинкида үлгән.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Mary R. S. Creese, Thomas M. Creese. Ladies in the Laboratory II: West European Women in Science, 1800-1900: a Survey of Their Contributions to Research. — Scarecrow Press, 2004. — P. 23.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Agneta Rahikainen. Nanny Cedercreutz.