Наоми Кэмпбелл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наоми Кэмпбелл latin yazuında])
Наоми Кэмпбелл
Туган телдә исем Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-en-gb" does not exist.
Туган 22 май 1970(1970-05-22)[1][2][3][…] (53 яшь)
Стретем[d], Ламбет[d], Зур Лундын[d], Англия, Бөекбритания
Ватандашлыгы  Бөекбритания
Әлма-матер Italia Conti Academy of Theatre Arts[d], Dunraven School[d] һәм Barbara Speake Stage School[d]
Һөнәре модель, актёр, җырчы, киноактер, филантроп, телепродюсер
Өйдәш Флавио Бриаторе[d]
Ата-ана

 Наоми Кэмпбелл Викиҗыентыкта

Наоми Кэмпбелл (ингл. Naomi Campbell; 1970 елның 22 мае, Стретем, Лондон, Бөекбритания) — Британия супермоделе, киноактрисасы һәм җырчысы[4].

«Vogue» журналының француз һәм инглиз басмалары тышлыгында һәм «Time» журналының тышлыгында чыккан беренче кара тәнле кыз була.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кэмпбелл Көньяк Лондонның Стретем районында, ямай биючесе Валерий Моррис гаиләсендә туа[5]. Әнисе йөклелегенең дүртенче аенда әтисе аларны ташлап китә. Әтисе Кэмпбеллның туу турында таныклыгында күрсәтелмәгән. Әнисе теләгенчә, Кэмпбелл беркайчан да әтисе белән очрашмый[6]. Наоми үзенең үги атасының фамилиясен алган. Үги абыйсы — Пьер 1985 елда туа[7]. Кэмпбелл афро-ямай, шулай ук әтисенең әбисе аша ​​кытай-ямай чыгышлы.

Кэмпбелл балачагын Римда үткәрә, анда әнисе биюче булып эшләгән[8]. Лондонга кайткач, туганнары белән яши, ә әнисе «Фантазия» бию труппасы белән Аурупа буйлап сәяхәт итә[9]. Өч яшьтән Кэмпбелл Барбара Спик театр мәктәбенә йөри[10], ә 10 яшендә аны Италия Конти театр сәнгате академиясенә кабул итәләр, анда ул балет өйрәнгән. Шулай ук Данрейвен мәктәбенә йөргән[11].

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Карьера башы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1978 елда 7 яшендә Кэмпбелл Боб Марлиның «Is This Love» музыкаль клипында төшә[12]. Кэмпбелл 3 яшьтән 16 яшькә кадәр биергә өйрәнә һәм башта биюче булырга ниятли[13]. 1986 елда, Италия Конти театр сәнгате академиясе студенты булганда, Кэмпбеллны «Synchro» модель агентлыгы башлыгы Бет Болдт күрә[14]. Аның карьерасы шунда ук күтәрелә — 1986 елның апрелендә, үзенең 16 яшьлегенә кадәр, Наоми Британиянең Elle журналы тышлыгында барлыкка килә.

1987—1997[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кэмпбелл Билл Клинтонның инаугурациясе уңаеннан узган кичәдә, 1997 ел

Киләсе берничә ел дәвамында ул Джанни Версаче, Аззедин Алайя һәм Айзек Мизрахи кебек дизайнерларның модалы күрсәтүләрендә катнаша, шулай ук Питер Линдберг, Герб Ритц һәм Брюс Вебер кебек фотографлар аны төшерә. 1980 еллар ахырына, үз буынының иң танылган модельләренә әверелеп, Кэмпбелл Кристи Тарлингтон һәм Линда Евангелиста белән бергә «Тринити» буларак билгеле трио булдыра.Раса дискриминациясенә дучар булган Кэмпбеллга дуслары ярдәм итә, һәм соңрак ул Тарлингтон и Евангелистаның Dolce & Gabbana брендына әйткән сүзләрен китерә:

« Әгәр сез Наомине алмасагыз, безне дә ала алмассыз[14]. »

1987 елның декабрендә Наоми Британиянең «Vogue» журналы тышлыгында, басманың беренче кара тәнле моделе буларак, басыла[15]. 1988 елның августында ул француз «Vogue» журналы тышлыгында чыккан беренче кара тәнле модель була[16]. Киләсе елда Наоми шулай ук Американың Vogue журналы тышлыгында чыга.

1990 елның гыйнварында Кэмпбелл «Interview» журналы белән «калганнар арасында доминант модель» дип аталган[17]. Британиянең Vogue журналы тышлыгында Тарлингтон, Евангелиста, Синди Кроуфорд һәм Татьяна Патиц белән бергә чыга[18]. Соңрак бу модельләр компаниясе Джордж Майклның «Freedom!’90» музыкаль клипында төшерүгә чакырыла. Ул вакытка Кэмпбелл, Тарлингтон, Евангелиста, Кроуфорд һәм Клаудия Шиффер мода индустриясендә «супермодель» дип игълан ителгән үзенчәлекле коллектив барлыкка килә. Кейт Мосс кушылганнан соң, алар «Зур алтылык» буларак билгеле була.

1993 елда Кэмпбелл Американың Vogue журналы тышлыгында ике тапкыр чыга: апрель аенда Кристи Тарлингтон, Клаудия Шиффер, Стефани Сеймур һәм Хелена Кристенсен белән бергә, ә июньдә — соло.

1990 еллар уртасында Наоми күңел ачу индустриясенең башка өлкәләрендә үз эшчәнлеген киңәйтә[19]. Аның 1994 елда чыгарылган шантаж белән шөгыльләнүче супермодель турындагы «Лебедь» романы тискәре фикерләр алган[20]. Шул ук елны ул үзенең беренче «Babywoman» студия альбомын чыгара.

1995 елда башка модельләр белән бергә Кэмпбелл «Fashion Cafe» дип аталган рестораннар челтәренә инвестиция кертә. Өч елдан соң ресторан директорын караклык, банкротлыкка төшү һәм акча юган өчен кулга алганнар.

1998—2012[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кэмпбелл Peter Som күрсәтүендә, 2007 ел

1998 елда Time журналы супермодельләр чорының азагы турында игълан итә. Кэмпбелл подиумда да, журналларда да модель эшен дәвам итә. 1999 елда ул Cosmopolitan Cosmetics белән үзенең беренче контрактын имзалый, аның аша берничә аромат чыгара.

2007 елда Версальдә «Dior»ның юбилей күргәзмәсендә катнаша. 2008 елның июлендә Кэмпбелл башка кара тәнле модельләре белән бергә (Лия Кебеде, Сесилия Лопес һәм Джордан Данн) Италия Vogue журналы тышлыгында чыга. Шул ук елның сентябрендә Кэмпбелл Кристи Тарлингтон, Линда Эвангелиста, Синди Кроуфорд, Клаудия Шиффер һәм Стефани Сеймур белән кушыла.

Кэмпбелл Кейт Мосс һәм башка супермодельләр белән бергә 2012 елгы Олимпия уеннарынның ябу тантанасында чыгыш ясаган[21].

2013—хәзерге вакыт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кэмпбелл Диана фон Фюрстенберг күрсәтүендә, 2013 ел

2015 елда ул Нью-Йоркта мода атналыгында Зак Позен күрсәтмәсен япкан[22] һәм 2015 елның Burberry һәм Agent Provocateur өчен язгы-җәйге кампанияләрендә катнашкан[23].

Ул Fendi, Burberry, Dolce & Gabbana, Escada, Louis Vuitton, Prada, Ralph Lauren, Chloé, Versace, Givenchy, Blumarine, Yves Saint Laurent, Isaac Mizrahi, Tommy Hilfiger, Valentino, La Perla, Dennis Basso, Philipp Plein, Mango, Thierry Mugler, Balmain, Nars, Roberto Cavalli, David Yurman, Alessandro Dell'Acqua, DSquared2, Express, H&M, Bloomingdale’s, Dillard'S, Macy'S, Barneys New York, Neiman Marcus, Gap, Avon, Revlon һәм Victoria's Secret кебек брендларның реклама кампанияләре өчен төшкән.

2015 елда Кэмпбелл «Империя» драмасында төшү өчен контрактына кул куя. 2015 елның октябрендә ике серияле «Америка ужасов: Отель» фильмында Vogue журналы редакторы Клаудия Бэнксон ролендә төшә[24].

2018 елның июнендә Кэмпбелл Америка модельерлары советыннан Fashion Icon award премиясен ала[25].

2019 елда ул NARS Cosmetics белән контракт төзегән[26].

2020 елның язында, COVID-19 пандемиясе фонында, Кэмпбелл «YouTube»та «Без фильтра с Наоми» үз веб-сериалын төшерә башлый, анда ул төрле кунаклар белән әңгәмәләр алып барган[27]. Аның беренче кунагы Синди Кроуфорд була[28].

2020 елның октябрендә Наоми һәм Apple TV+ Кэмпбелл һәм супермодель Синди Кроуфорд, Линда Евангелиста һәм Кристи Турлингтон турында документаль фильм игълан иткәннәр[29].

Закон белән проблемалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кэмпбелл 2008 елда Канн кинофестивалендә

1998 елдан 2009 елга кадәр чорда Кэмпбелл дүрт тапкыр һөҗүм иткән өчен хөкем ителгән була.

2007 елның гыйнварында Кэмпбелл үзен Нью-Йоркта үзенең элеккеге хуҗабикәсенә һөҗүм итүдә гаепле дип таный. Кэмпбелл аның элеккеге хезмәткәренең медицина чыгымнарын түләүгә, ачулык белән идарә итү программасына бару һәм Нью-Йорк санитария департаментында биш көнлек иҗтимагый эшләрен башкаруга хөкем ителгән[30]. Кэмпбелл «Наоми көндәлекләре» фильмында иҗтимагый эшләр тәҗрибәсен җентекләп тасвирлаган.

2008 елның июнендә ул үзен Лондонның Һитроу һава аланында ике полиция хезмәткәренә һөҗүм итүдә гаепле дип таный. Наоми 200 сәгатькә җәмәгать эшләренә хөкем ителгән һәм 2300 фунт стерлингка штрафка тартылган[31][32]. 2015 елның июлендә Кэмпбелл Сицилия суды тарафыннан 2009 елның августында фотограф-папараццига һөҗүм иткән өчен алты айга шартлы рәвештә хөкем ителгән[33].

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кемпбелл беркайчан да үзенең биологик әтисе белән очрашмаган. Ул 16 яшендә танышкан француз модельеры Аззедин Алайяны үзенең әтисе дип саный[34].

1993 елда ул U2 төркеме басисты Адам Клейтон белән очраша. Киләсе елда Кэмпбелл һәм Клейтон аерылышканнар. 1995 елда Леонардо Ди Каприо белән очрашкан[35]. 1998—2003 елларда Наоми Флавио Бриаторе белән мөнәсәбәтләрдә тора. Аерлышуга карамастан, алар дуслар булып калганнар[36]. 2008 елдан 2013 елга кадәр Россия бизнесмены Владислав Доронин белән мөнәсәбәтләрдә булган[37]. Аның шулай ук Роберт Де Ниро[38], Хәсән Җәмил[39], Шон Комбс һәм Ашер[40] белән мөнәсәбәтләр булган. 2019 елда ул Лиам Пейн һәм Скепта белән очрашкан[41].

2021 елның 18 маенда Кэмпбеллның кызы тууы билгеле була[42].

Наркотикларга бәйлелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1999 елда Кэмпбелл биш еллык кокаин һәм алкоголь бәйлелектән соң реабилитациягә керә. 2005 елда ул 1994 елда наркотиклар кабул итә башлавын таный.

2019 елның июлендә үзенең YouTube-каналында Кэмпбелл тәмәке тартуны ташлавын искә төшерә[43].

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Татарча исеме Оригиналның исеме Роль
1978 ф The Chiffy Kids The Chiffy Kids Сноу Уайт
1979 ф Kids Kids Эйприл
1988 ф Шоу Косби The Cosby Show Джулия
1990 ф Принц из Беверли-Хиллз The Fresh Prince of Bel-Air Хелен
1991 ф Холодный, как лёд Cool as Ice җырчы
1993 ф Ночь, в которую мы никогда не встретимся The Night We Never Met сыр сатып алучысы
1995 ф Рапсодия Майами Miami Rhapsody Кайя
1995 ф Вонгу Фу, с благодарностью за всё! Джули Ньюмар To Wong Foo Thanks for Everything, Julie Newmar хатын-кыз
1995 ф Полицейские под прикрытием New York Undercover Симона
1996 ф Девушка № 6 Girl 6 хатын-кыз № 75
1996 ф Вторжение в личную жизнь Invasion of Privacy Синди Кэрмишель
1997 ф Гори, Голливуд, гори An Alan Smithee Film: Burn Hollywood Burn озатучы № 2
1999 ф Оболтус Trippin' Наоми Шэффер
1999 ф Пленница любви Prisoner of Love Трейси
2003 ф Криминальные гонки Fastlane Лена Сэведж
2004 ф Толстушки Fat Slags сатучы ярдәмчесе
2006 ф Звонок The Call Кара фәрештә — Иблис
2009 ф Карма Karma, Confessions and Holi Дженнифер
2015 ф Американская история ужасов: Отель American Horror Story: Hotel Клаудиа Бэнксон
2018 ф Красотка на всю голову I Feel Pretty Хелен

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Internet Movie Database — 1990.
  2. Discogs — 2000.
  3. Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
  4. Frankel, Susannah "Naomi Campbell: A model of privacy?"(ингл.) // The Independent : newspaper. — ISSN 0951-9467.
  5. Frankel, Susannah. Naomi Campbell: A model of privacy?, Independent Print Limited (16 February 2002).
  6. Naomi Will Never Know Her Dad. ContactMusic.com (26 February 2005).
  7. Bearn, Emily. The real Naomi (9 August 2003).
  8. Voguepedia – Naomi Campbell. Vogue. әлеге чыганактан 2014-08-09 архивланды. 2021-10-13 тикшерелгән.
  9. Langley, William. Naomi Campbell: welcome to her diamond life (23 May 2010).
  10. Blunden, Mark. Honour for arts centre where Bob Marley danced with Naomi Campbell, 7 (21 March 2011).
  11. Naomi Campbell: 'It's time to reset', The Guardian (16 August 2020).
  12. People.com – Naomi Campbell. People. әлеге чыганактан 2008-04-16 архивланды. 2021-10-13 тикшерелгән.
  13. Malone, Chris (6 November 2020). Naomi Campbell Taught Herself How to Model Using Her Dance Training (en-US).
  14. 14,0 14,1 People.com – Naomi Campbell Biography. People. әлеге чыганактан 2008-04-23 архивланды. 2021-10-13 тикшерелгән.
  15. Pool, Hannah. Naomi Campbell fights racism in fashion (22 August 2007).
  16. Collins, Nick. Naomi Campbell: profile, The Daily Telegraph, Telegraph Media Group (5 August 2010).
  17. Sporkin, Elizabeth (11 June 1990). «A Night with the Cover Girls». People. ISSN 0093-7673. архив күчермәсе, Archived from the original on 2016-08-20, retrieved 2021-10-13 
  18. Vogue Magazine Archive. Vogue. әлеге чыганактан 2009-11-18 архивланды. 2021-10-13 тикшерелгән.
  19. Green, Michelle (11 October 1993). «The Big Blowup». People. ISSN 0093-7673. архив күчермәсе, Archived from the original on 2016-04-13, retrieved 2021-10-13 
  20. Kuczynski, Alex. In Her Fashion, The New York Times Company (8 April 2007).
  21. Sparks, Alannah (12 August 2012). Supermodels Gild the Closing Ceremony. ElleUK.com. әлеге чыганактан 2013-10-24 архивланды. 2021-10-13 тикшерелгән.
  22. Hendrix, Kelsey. Naomi Campbell shows she's still got it in L'Officiel Ukraine, and more news. Sports Illustrated. әлеге чыганактан 2018-08-06 архивланды. 2021-10-13 тикшерелгән.
  23. Sowray, Bibby (19 March 2013). Naomi Campbell and Jourdan Dunn unite for Burberry. The Telegraph.
  24. Rees, Alex (24 July 2015). Naomi Campbell Joining "American Horror Story: Hotel" (en-US).
  25. Marain, Alexandre (23 March 2018). Naomi Campbell is the CFDAs 2018 fashion icon (en).
  26. Driver, George (20 December 2018). Naomi Campbell Landed Her First Ever Beauty Campaign And She Looks Epic. Elle UK.
  27. No Filter with Naomi, The Sacramento Observer (6 April 2020).
  28. Juzwiak, Rich (6 April 2020). Naomi Campbell on Quarantine Living: 'I'm Loving It'. Jezebel.
  29. Fearn, Rebecca (7 October 2020). Naomi Campbell Just Announced An Apple TV Documentary All About The Supers (en). Bustle.
  30. Hartocollis, Anemona. Naomi Pleads Guilty to Tossing Phone at Maid (17 January 2007).
  31. Tibbetts, Graham. Naomi Campbell sentenced for assaulting police after luggage lost on flight (20 June 2008).
  32. Collett-White, Mike (20 June 2008). Naomi Campbell avoids jail for "air rage". әлеге чыганактан 2015-11-26 архивланды. 2021-10-13 тикшерелгән.
  33. Philipson, Alice. Naomi Campbell guilty of assault on Sicilian paparazzo (31 July 2015).
  34. Munzenrieder, Kyle (18 November 2017). Azzedine Alaïa and Naomi Campbell: Recalling One of Fashion's Most Enduring Bonds. W.
  35. Ross, Fern (14 August 2019). The Many Loves Of Leonardo DiCaprio (en-GB).
  36. Iley, Chrissy. Supermodel seeks Mr. Right, Guardian Media Group (8 January 2006).
  37. When Amber met Elon: 15 celebrities who have dated or married billionaires. The Telegraph (25 April 2017).
  38. Naomi Campbell Is Taking Things Slow in Her Dating Life: 'Being Alone Doesn't Mean You Are Lonely' (EN).
  39. Iqbal, Nosheen. Naomi Campbell: 'I will not be held hostage to my past' (en-GB), The Guardian (16 November 2019).
  40. Naomi Campbell Finally Sounds Off on Those Liam Payne Dating Rumors (en-US) (8 March 2019).
  41. Igoe, Katherine J. (1 May 2019). Have Liam Payne and Naomi Campbell Broken Up for Good? (en-US).
  42. Starr Savoy (2021-05-18). Naomi Campbell Announces She Welcomed a Daughter.
  43. Campbell, Naomi (18 July 2019). Whole Foods Shopping With Naomi Campbell.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]