Эчтәлеккә күчү

Нарака (Һинд дине)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нарака (Һинд дине) latin yazuında])
Һинд динендә тәмугъның тасвирланышы, ~ 1895 ел, Chore Bagan Art Studio басмаханәсе.
Саклану урыны: Британ музее коллекциясе, Лондон, Бөек Британия байрагы Бөекбритания.

Нарака (Дэванагари язуы белән: नरक) — Һинд динендә тәмугъның эквиваленты, монда гөнаһ кылучылар үлемнән соң җәзалана.[1] Бу шулай ук Үлем Ходае Яма Раджның яшәү урыны. Ул Галәмнең көньягында һәм җир астында урнашкан итеп тасвирлана. Тәмугъларның саны, һәм шулай ук билгеле тәмугъның гөнаһ кылучыларның тибы тексттан текстка аерылып тора; шулай да күп язмаларда 28 тәмугъ тасвирлана.[1] Үлемнән соң Яма Раджның Ямадуталар дип аталган вәкилләре мәхлукатларны Яма сарай янына алып киләләр, анда мәхлукатларның начар эшләре һәм яхшы эшләре үлчәнә һәм хөкем уза, яхшылар Сваргага (күккә) җибәрелә, ә гөнаһлылар тәмугъка җибәреләләр. Сваргада яки Наракада тору вакытлыча дип тасвирлана. Җәза өлеше беткәннән соң, җаннар кылган эшләренә карап реинкарнация (процессы) дәвамында түбәнрәк яки югарырак мәхлукатлар итеп туа.

Бхагавата Пурана Нараканы җир астында дип тасвирлый: бу аскы дөньяның (Патала) һәм Галәмнең асты булган Гарбходака Океаны арасында. Ул Галәмнең көньягында урнашкан. Агнисватта җитәкчелегендә үлгән бабалар (Питрлар) яши торган урын Питрлока шулай ук шунда урнашкан. Нараканың Ходае, Яма бу патшалыкта ярдәмчеләре белән яши.[2] Дэви Бхагавата Пурана Нараканы Галәмнең көньягында күрсәтә, бу җирдән астарак, әмма Паталадан өстәрәк.[3] Вишну Пуранада ул Галәм сулары астында Галәмнең төбендә урнашкан дип язылган.[4] Һинду эпослары килешүенчә Нарака Көньякта урнашкан, бу юнәлеш Яма тарафыннан хөкем ителә һәм еш Үлем белән ассоциацияләнә. Питрлока Яманың башкаласы дип санала, анда Яма Радж хөкем өчен алып килә.[5]

Үлем Ходае, Яма Радж, Яма-дуталарга (Яманың вәкилләренә) яки Яма-пурушаларга эш бирә, алар мәхлукатларның җаннарын Яма Раджга хөкем өчен китерәләр.[2] Гомумән, хайваннарны һәм кешеләрне кертеп, барлык җан ияләре Яма Раджның яшәү урынына хөкем ителү өчен баралар. Шулай да, казанышлары бик күп булган мәхлукатлар турыдан-туры Сваргага (күккә) баралар. Иганәчелеккә тугъры кешеләр, бигрәк тә ашамлыкны иганә итеп бирүчеләр һәм гел хакыйкать сөйләүчеләр Яма Раджның хөкеменә бармыйлар. Тормышларын сугышта корбан итеп бирүчеләр һәм Курукшетра кебек изге урыннарда үлүче кешеләр Ямадан котыла дип тасвирлана.[5] Мокшага (котылуга) ия булганнар шулай ук Ямадуталар тотылуыннан котылалар.[2] Юмарт кешеләр һәм аскетлар Наракага хөкем өчен барганда преференциаль хөкем биреләләр. Лампалар биргәннәр өчен юл яктыртыла, ә ашаудан дин буенча тыелганнар тавислар һәм казлар тарафыннан алып барыла.[5]

Хөкем Ходае буларак, ул Дхарма-раджа дип атала.[5] Яма Радж яхшылыклар күп кылган кешеләрне Сваргага җәннәт рәхәтләре белән ләззәтләнү өчен җибәрә. Ул үлгәннәрнең гөнаһларын саный һәм хөкем итә, һәм гөнаһларының авырлыгы һәм табигате буенча тиешле тәмугъларга җибәрә.[2][3] Сваргада рәхәт алу яки Наракада җәза алу беткәннән соң шәхес Самсарадан (туу-үлү-янә туу)дан соң азат ителми һәм янә туарга тиеш.[2]

Яма Раджга аның вәзире Читрагупта ярдәм итә, ул һәрбер җан иясенең барлык яхшы һәм начар эшләрен язып бара.[6] Яма-дхуталар шулай ук төрле тәмугъларда гөнаһ кылучыларны җәза бирү эше бирелә.[2]

Саны һәм атамалары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тулаем алганда, Нарака күп исемнәре буенча мәгълүм, алар аның Яманың патшалыгы икәнен чагылдыра. Ямалайя, Ямалока, Ямасадана һәм Ямалокайя Яманың яшәү урыны дигәнне аңлата. Ямаксайя (Яманың аксайясы) "кшайя" сүзе өчен каламбурны куллана, ул я яшәү урыны, я җимерү дигәнне аңлата. Ул шулай ук Самьямани дип атала, "монда хакыйкать кенә сөйләнә, һәм зәгыйфьләр көчлеләргә җәза бирә", Мртьюлокайя – Үлем яки үлгәннәр дөньясы һәм "өрәкләр патшасы шәһәре", Претараджапура.[5]

Агни Пурана 4 тәмугъны гына искә ала.[1] Кайбер текстларда 7 тәмугъ искә алына: Пут ("баласызлар өчен"), Авичи ("дулкынсыз", реинкарнация көтүчеләр өчен), Самхата ("ташландык", явыз мәхлукатлар өчен), Тамисра ("караңгы", монда тәмугъларның караңгылыгы башлана), Риджиша ("куылган", монда тәмугъ җәзалары башлана), Кудмала ("лепралы", реинкарнацияләнергә тиешләр өчен иң начар тәмугъ) һәм Какола ("кара агу", реинкарнацияләнергә шансы булмаган һәм мәңге тәмугъта булырга тиешләр өчен төпсез чокыр).[7][8][9]

Ману Смритида 21 тәмугъ искә алына: Тамисра, Андхатамисра, Махараурава, Раурава, Каласутра, Маханарака, Самдживана, Махавичи, Тапана, Сампратапана, Самхата, Сакакола, Кудмала, Путимриттика, Лохасанку, Риджиша, Ратхана, Вайтарани, Салмали, Асипатравана һәм Лохадарака.[10] Яджнавалкья Смритида шулай ук егерме-берне күрсәтә: Тамисра, Лохасанку, Маханирайя, Саламали, Раурава, Кудмала, Путимриттика, Каласутрака, Лохитода, Савиша, Сампратапана, Маханарака, Какола, Сандживана, Махапатха, Авичи, Андхатамисра, Кумбхипака, Асипатравана һәм Тапана.[11]

Бхагавата Пурана һәм Вишну Пурана һәм Дэви Бхагавата Пуранада 28 тәмугъ исемлеге китерелә һәм тасвирлана; шулай да, алар тасвирлауны тәмугъларның йөз һәм мең төрләре бар дип бетерәләр.[2][3][4][12] Бхагавата Пурана түбәндәге 28-не күрсәтә: Тамисра, Андхатамисра, Раурава, Махараурава, Кумбхипака, Каласутра, Ашипатравана, Сукарамукха, Андхакупа, Кримбходжана, Самдаса, Таптасурми, Ваджракантака-салмали, Вайтарани, Пуйода, Пранародха, Висасана, Лалабхакса, Сарамейадана, Авичи, Айяхпана, Кшаракардама, Раксогана-бходжана, Сулапрота, Дандасука, Авата-ниродхана, Парьявартана һәм Сучимукха.[2] Дэви Бхагавата Пурана күпчелек исемнәр буенча Бхагавата Пурана буенча күпчелек исемнәр буенча килешә; шулай да, берничә исем бөтенләй башкача. Таптасурми, Айяхпана, Раксогана-бходжана, Авата-ниродхана, Парьявартана урынына тәңгәл килгән рәвештә Таптамурти, Апаһпана, Раксогана-самбходжа, Аватародха, Парьявартанатака.[3] Вишну Пурана түбәндәге тәртиптә 28 тәмугъны китерә: Раурава, Шукара, Родха, Тала, Висасана, Махаджвала, Таптакумбха, Лавана, Вимохана, Рудхирандха, Вайтарани, Кримиша, Кримбходжана, Ашипатравана, Кришна, Лалабхакша, Даруна, Пуйяваха, Вахниджвала, Адхоширас, Сандасана, Каласутра, Тамас, Авичи, Свабходжана, Апратиштха һәм башка Авичи. [4]

Тәмугъларның тасвирламасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тәмугъларда төрле гөнаһлар һәм тиешле җәзалар.

Ригведа кебек иртә текстларда Нараканың тәфсилле тасвирламалары юк. Алар бары тик явызлык урыннары һәм караңгы төпсез упкыннар. Атхарваведада караңгылык патшалыгы тасвирлана, анда үтерүчеләр үлемнән соң тотыла.

Шатапатха Брахманада Наракада авырту һәм газаплану тәфсилләп искә алына, шул ук вакытта Ману Смрити берничә тәмугъларның исеме китерү белән башлана.[12] Эпослар шулай ук тәмугъларны берничә гомуми төшенчәләрдә тасвирлый ял итү өчен су булмаган, куе күләгәсез джунгли итеп сурәтли. Хуҗалары тәртипләре буенча Ямадуталар җаннарны җәзалый.[5]

Һинду текстларда күп тәмугъларның исемнәре бик еш очрый; шулай да, билгеле тәмугъларда җәзаланучыларның табигате тексттан текстка аерылып тора.

Егерме сигез тәмугъның тупламасы Бхагавата Пурана һәм Дэви Бхагавата Пуранада түбәндәгечә тасвирлана:[2][3]

Тамисра (караңгылык): бу башканың байлыгын, хатынын яки балаларын тартып алган кеше өчен. Бу караңгы патшалыкта, аны баулар белән буалар һәм ризыксыз һәм сусыз тоталар. Аны Ямадуталар орышалар һәм үлгәнче кыйныйлар.[2][3]

Андхатамисра (сукыр-караңгылык): Монда башка кешенең хатыны яки балаларының ялганлап тартып алган кеше күрү сәләтен һәм аңын җуйганчыга кадәр җәзалана. Җәза агачның тамырларында чабу буларак тасвирлана.[2][3]

Раурава (руруларның куркыныч тәмугы): Бхагавата Пурана һәм Дэви Бхагавата Пурана бу үзе һәм гаиләсе өчен кайгыртып, башка тереклек ияләрен җәзалый торган һәм башкалардан һаман көнче булган кешеләр өчен тәмугъ. Шундый кеше тарафыннан кыерсытылган мәхлукталар "руру" дигән вәхши елан-сыман җанварлар формасын алып бу кешене җәзалыйлар.[2][3] The Vishnu Purana deems this hell fit for a false witness or one who lies.[4]

Махараурава (бөек-куркыныч): A person who indulges at the expense of other beings is afflicted with pain by fierce rurus called kravyadas, who eat his flesh.[2][3]

Кумбхипака (казанда кайнатылган): Хайваннарны яки кошларны пешерүче кешеләр Ямадуталар тарафыннан тереләй кайнатыла, аның хайван корбаннарның тәннәрендә булган чәч кадәр еллар дәвамында.[2][3]

Каласутра (Вакыт/Үлем җебе): Бхагавата Пурана бу үлемне браминны (Һинд дине каһин кастасы) үтерүче өчен тәмугъ дип атый,[2] шул ук вакытта Дэви Бхагавата Пуранада ул әти-әнисенә, өлкәннәренә, бабаларына яки браминнарны хөрмәт итмәгәннәр өчен тәмугъ итеп күрсәтә.[3] Бу патшалык тулысынча бакырдан ясалган һәм бик эссе, ул астан ут белән җылына һәм өстән Кояш тарафыннан. Монда гөнаһ кылган кеше ачлыктан һәм сусаудан һәм эчтәге уттан, йокласа, утырса, торса яки йөгерсә дә көя.[2][3]

Асипатравана/Асипатраканана (кылыч яфраклар урманы): Бхагавата Пурана һәм Дэви Бхагавата Пурана бу тәмугъны Веда тәгълиматыннан арынганнар һәм еретиклык таба тайпылганнар өчен тәмугъ итеп күрсәтә.[2][3] Вишну Пурана раслаганча заяга урман кисү бу тәмугъка илтә.[4] Ямадуталар аларны яфраклары кылычлар булган пальма агачлы урманга качмакчы булганда чыбыркылыйлар. Бу авыртуга чыдый алмыйча алар ярдәм сорап кычкыралар һәм хушларын югалталар.[2][3]

Шукарамукха (кабан авызы): Монда гаепсез Браминны җәзалаган яки үлем җәзасы биргән патшалар тотыла. Ямадуталар аларны шикәр камышы суы алган кебек сыталар. Ул гаепсез газапаланган кебек үк агониядән кычкыра.[2][3]

Андхакупа (яшеренгән авыз белән кое): Бу башкаларны явыз ният белән җәрәхәтли яки бөҗәкләрне җәрәхәтли торган кеше тәмугы. Аны кошлар, хайваннар, җир-су хайваннары, черки, бетләр, чебеннәр һөҗүм итәләр, алар аны ял итүдән мәхрүм итәләр һәм ул тагын һәм тагын йөгерергә мәҗбүр була.[2][3]

Кримбходжана/Кримибхакша (корт ризыгы): Бхагавата Пурана һәм Дэви Бхагавата Пурана буенча кунаклар, өлкәннәр, балалар яки Ходайларның белән ризыгын өләшми торган һәм мин-минлек хисе белән үзе ашый торган биш Яджнаны ("панчаяджна"ны) үтәми торган кеше тәмугы.[2][3] Вишну Пурана әтисен, Браминнарны яки Ходайларны күрә алмый торган һәм асыл ташларны җимерә торган бу тәмугъка эләгә.[4] Бу тәмугъ кортлар белән тулган 100 000 йоджана күле. Гөнаһлы кеше кортка кадәр кечерәйтелеп башка кортларны ашый торган кортка әверелә, ул үз чиратында 100 000 ел буена тәнен ашый.[2][3]

Санданса/Сандамса (кыскычлар тәмугы): Бхагавата Пурана һәм Дэви Бхагавата Пуранада расланганча Браминнан урлаганнар һәм берәр кешедән үтә мохтаҗ булмаганда алтын урлаган кеше шушы тәмугъка эләгә.[2][3] Шулай да, Вишну Пурана кагыйдәләр һәм вәгъдәләр бозучылар монда эләгә дип әйтә.[4] Аның тәнен кызыл-эссе тимер шарлар һәм кыскычлар белән җәзалыйлар.[2][3]

Таптасурми/Таптамурти (кызыл булганчы эссе тимер пот): Законсыз ир кеше яки хатын-кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән ир кеше яки хатын-кыз чыбыркылана һәм капма-каршы җенес ал булганчы кызган тимер потларын кочакларга тиеш була.[2][3]

Ваджракантака-салмали (чәнечкеләре ялкыннар/ваджралар кебек ефәк мамык агачы): Зоофилия яки артык күп җенси актлар кылган кеше Ваджракантакака-салмали агачына бәйләнеп Ямадуталар тарафыннан тартыла, шулай итеп чәнечкеләр аның тәненә керә.[2][3]

Вайтарна Елгасы (кичерелергә тиеш елга): Нарака һәм җир арасында булган елга дип ышаныла. Бу Нараканың чиген формалаштыра торган елга экскрементлар, сидек, эрен, кан, чәчләр, сөякләр, тырнаклар, сөяк мие, ит һәм май белән тулган, монда ярсулы су мәхлукатлары кешенең итен ашыйлар. Бхагавата Пурана һәм Дэви Бхагавата Пурана буенча хөрмәтле гаиләдә туган кеше (кшатрийлар (сугышчылар кастасы)), патша гаиләсендә яки дәүләт рәсми гаиләсендә – әмма вазифасыннан башкармый торган бу тәмугъ елгасына ыргытыла.[2][3] The Vishnu Purana assigns it to the destroyer of a bee-hive or a town.[4]

Төрле гөнаһлар һәм шуңа тиешле җәзалар.

Пуйода (эрен суы): чиста яшәмәгән һәм яхшы үз-үзен тотышсыз шудралар (эшчеләр кастасы) һәм фәхишәләрнең ирләре яки җенси партнёрлары – Пуйодага, эрен, экскрементлар, сидек, лайла һәм башка җирәндергеч әйберләр океанына төшә. Монда алар шул җирәндергеч әйберләрне ашарга тиеш.[2][3]

Пранародха (тормышны җимерү): Кайбер Браминнар, Кшатрийлар һәм Вайшьялар (сәүдәгәрләр кастасы) урманда этләре һәм ишәкләре белән сунарда катнашып, заяга хайваннарны үтерәләр. Ямадуталар бу тәмугъта аларны максат итеп уктан атып спорт ясыйлар.[2][3]

Висашана (үтерүче): Бхагавата Пурана һәм Дэви Бхагавата Пурана искә алынганча Ямадуталар рангы һәм байлыгы белән масаючы һәм статус символы итеп хайваннарны корбан итеп чалучы шәхесне чыбыркылыйлар һәм ахырда аны үтерәләр дип әйтәләр.[2][3] Вишну Пурана аны сөңгеләр, кылычлар һәм башка сугыш кораллары белән ассоциациялиләр.[4]

Лалабхакша (ризык буларак төкерек): Бхагавата Пурана һәм Дэви Бхагавата Пурана буенча ләззәт алырга телеп хатынына мәлиен эчерткән һәм шулай итеп аның белән идарә итергә теләгән Брамин, Кшатрий яки Вайшья ир мәли елгасына ыргытыла һәм эчәргә мәҗбүр була.[2][3] The Vishnu Purana disagrees stating that one who eats before offering food to the gods, the ancestors or guests is brought to this hell.[4]

Сарамеядана (Сарама угыллары тәмугы): Байлык өчен йортларны яндыручы һәм кешеләрне агулаучылар, сәүдәгәрләрнең акчаларын тартып алучы рәсмиләр, милләтне массакүләм кыручылар шул тәмугъка эләгәләр. Сараманың угыллары җиде йөз егерме ярсулы үтке тешле эт аларны Ямадуталар карамагы астында аулый.[2][3]

Авичи/Авичимат (сусыз/дулкынсыз): Бизнезсында вәгъдә итеп ялганлаган шәхес, кат-кат башы аска таба 100 йоджана биеклектәге ян-яклары таш дулкыннар, әмма сусыз булган таудан ыргытылалар. Аның тәне һаман ватык була, әмма ул үлмичә тора.[2][3]

Айяхпана (тимер-эчемлеге): Вәгъдә биргән яки алкоголь эчкән Брамин монда җәзалана. Ямадуталар аларның күкрәкләрендә тора һәм аларга эретелгән тимер эчертәләр. Anybody else under oath or a Brahmin who drinks alcohol is punished here.[2][3]

Кшаракардама (кислота/тозлы пычрак/пычрак): Ялган горурлыктан, аннан тумыш, аскетизм, белем, үз-үзен тотышы, кастасы яки рухи тәртибе буенча өстенрәк булган кешегә ихтирам итмәгән бу тәмугъта җәзалана. Ямадуталар аны башы беренче килгән килеш ыргыталар һәм шуннан соң җәзалыйлар.[2][3]

Ракшогана-бходжана (Ракшасаларның ризыгы): Кешеләрне корбан чалуны һәм каннибализмны практикалаучылар бу тәмугъка эләгәләр. Ракшасалар формасындагы аларның корбаннары аларны пычаклар һәм кылычлар белән җәзалыйлар. Ракшасалар аларның канын эчәләр һәм рәхәтлектән җырлыйлар һәм бииләр, нәкъ аларның корбаннарын үтергән гөнаһ кылучылар кебек.[2][3]

Шулапрота (үтә торган сөңге/дротик белән чәнчү): Кайбер кешеләр аларның саклаучылары дип кошларга һәм хайваннарга сыену бирәләр, әмма соңыннан җепләр, энәләр белән җәзалыйлар һәм аларны тормышсыз курчаклар ясыйлар. Шулай ук кайбер кешеләр кешеләр белән үз-үзләрен тоталар, аларның ышануын җиңәлән һәм соңыннан аларны үтә торган өч япьле чәнечкеләр яки сөңгеләр белән үтерәләр. Шундый гөнаһ кылучыларның тәннәре ачлыктан һәм сусаудан арып үтә торган һәм энә-сыман сөңгеләр белән чәнчелә. Гриф яки челән кебек ит ашаучы кошлар аларны талыйлар һәм ашау өчен итләрен өзәләр..[2][3]

Дандасука (еланнар): Ярсу һәм көнче белән тулып, кайбер кешеләр башкаларны еланнар кебек җәрәхәтлиләр. Боларны бу тәмугъта биш яки җиде капюшонлы елан җәзалый.[2][3]

Авата-ниродхана (чокырда тоткынлык): Башкаларны караңгы коеларда, ярыкларда яки тау мәгарәләрендә тоткынлыкта тотучылар бу тәмугъка эләгәләр, бу агулы төтеннәр белән тулган караңгы кое, монда алар буылып үләләр.[2][3]

Парьявартана (кайту): Кунакларны ачулы караш белән каршылый торган һәм аларны кимсетә торган кеше бу тәмугъка эләгә. Каты карашлы грифлар, каргалар һәм башка шундый кошлар аларга карыйлар һәм күзләрен чукыйлар.[2][3]

Сучимукха (энә-йөз): Гел шикләнә торган кеше һаман кешеләрне аның байлыгын алырга тели дип уйлый. Үзенең акчасына горур булып, ул аны саклап калыр өчен янә гөнаһ кыла. Ямадуталар бу тәмугъта аның тәне буйлап җеп тегәләр.[2][3]

Вишну Пурана 28 тәмугъны искә ала, монда 21 тәмугъта булган гөнаһ кылучылар турында мәгълүмат бирелә һәм җәзалар турында берәр нинди детальләр бирелми. Вишну Пуранада тасвирланган, әмма Бхагавата Пуранада һәм Дэви Бхагавата Пуранада булмаган тәмугълар түбәндәгечә:[4]

Родха (җимерү): Аборт сәбәпчесе, сыерны үтерүче, cәфәр кылучының талап малын алучы монда эләгә.

Сукара (кабан дуңгызы): Браминны үтерүче, алтынны урлаучы яки алкоголик һәм шуның ишеләр бу тәмугъка эләгәләр.

Тала (йозак): Кшатрий яки Вайшьяны үтерүче һәм дини җитәкченең хатыны белән зина кылган монда эләгә.

Таптакумбха (эссе чүлмәкләр): Бертуган апа-сеңлесе белән инцест кылучы яки илчене үтерүче бу тәмугъта җәзалана.

Тапталоха (эссе тимер): Хатынын сатучы, a jailer һәм тарафдарларын калдыручы монда җәзалана.

Махаджвала (бөек ут): Үз кызы яки үги кызы белән инцест кылу монда китерә.

Лавана (тоз): Гурусын, өстен булган кешеләргә яки Ведага яла ягучы кеше бу тәмугъка бара.

Вимоһана (ташландык урын): Карак яки вазифаларын үтәмәүче монда җәзалана.

Кримиша (бөҗәкләр тәмугы): Башкаларга зыян китерү өчен сихерне кулланучы бу тәмугъка дучар була.

Ведхака (чәнчү): Уклар ясаучы бу тәмугъка барырга каргала.

Адхомукха (башы әйләндереп куелган): Ришвәтләр алучы, астролог яки тиешле булмаган объектларга табынучы монда ташлана.

Пуяваха (сәбәп төшкән урын): Лак, ит, алкоголь, тоз сатучы брамин; көч кулланып җинаять эшләүче һәм өләшмичә татлы әйберләр ашаучы бу тәмугъка эләгә.

Рудхирандха (кан коелары): Кызык өчен көч кулланучы көрәшүчеләр яки боксерлар, балыкчылар, тиешлечә өйләнмәгән никахтан туучылар тарафдарлары, яндыручылар, әләкчеләр, багып киләчәкне әйтүчеләр, сатлык җаннар, тыелган көннәрдә җенси акт кылучылар, хатыннарының фәхишәлеге исәбенә яшәүчеләр монда ташлана.

Кришна (караңгы): Алдакчылар, бозучылар һәм импотенция китерүчеләр бу тәмугъка ташлана.

Вахниджвала (ярсулы ут): монда чүлмәкчеләр, сунарчылар һәм көтүчеләр җәзалана.

Свабходжана (этләр ризыгы): көндез йоклаучы дини студент, рухи дине булмыйча балаларыннан өйрәнүче шушы урынга каргала.

Сөйләү, иҗтимагый һәм икътисадый фунцияләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һинд динендә тәмугъ һаман булган урын түгел, ә вакытлы биләмә, шуннан соң элеккеге тормышындагы җинаятьләр компенсацияләнгәннән соң кешеләр кайтырга мөмкин. Ахыр чиктә бу җинаятьләр киләсе тормышта тиешле җәзадан соң аннуляцияләнә. Тәмугъ концепциясе Һинд дине өчен күп мөмкинчелекләр тудырган, шулар арасында сөйләү, иҗтимагый һәм икътисади функцияләр.

Тәмугъ концепциясе өчен рациональ кыйсса Махабхарата Һинд дине эпосында бар. Бу эпос Юдхиштхираның күккә чакырылуыннан соң тәмугъка визиты белән бетә. Бу сәяхәт җәмәгать өчен тәмугъны һәм шулай ук күкне аңлау өчен бик экстремаль. Бу фикер Махабхаратаның беренчел темасы - Дхармага карый торган әһәмиятле сабак бирә. Дхарма кара һәм ак концепция түгел һәм кешеләр тулаем яхшы һәм тулаем явыз түгел. Шулай итеп "дөрес яшәү ысулы"н аңлау өчен түземлек әһәмиятле. Без барыбыз яхшыны чынлап аңлау һәм кыйммәтен белү өчен иң начарны белергә тиеш, чөнки без иң начарны белер өчен башта иң яхшыны белергә тиеш. Бу кыйссада Һинд дине башканың гөнаһларын да, яхшы гамәлләрен дә кабул итәргә өйрәтә.

Һинд дине тәмугъта янә туу өчен концепциясе Манусмртиның метрик эшендә ачык күренә: монда “иҗтимагый сыйнфларның кануны”на игътибар бирелә. Моның зур порциясе Һинд дине кешеләренә начар гамәлләрне явыз гамәлләрне (pätaka) һәм аларның киләсе туулардагы кармик нәтиҗәләрен аңларга ярдәм итә. Шулай да, Мансмртида һәрбер тәмугъ турында тулы деталь бирелми. Моның өчен без Бхагавата Пуранага кире кайтабыз. Манусмрти шәхес янә туарга тиеш булган тәмугъларның дәрәҗәләрен китерә. Бу дәвамлы тәмугъларның һәрберсендә җәзалар турыдан-туры хәзерге тормышның җинаятьләренә (pätaka) һәм бу эшләр Самсара әйләнәсендә киләсе реинкарнациясендә ничек йогынты ясый. Бу концепция җәмгыятькә җинаятьләргә тиешле җәзалар булган структураны тәэмин итә. Капма-каршы иҗтимагый фаска булып кеше билгеле җинаять кылса вәгъдәләр сериясе аша (мәсьәлән, ашаудан тыелу, су белән чистарыну ритуаллары, дога җырлау һәм хәтта корбаннар аша) ярлыкарга мөмкин. Бу вәгъдәләр кылынган тормышта үтәлергә тиеш. Бу дини сабаклар җәмгыятькә кабул ителә торган һәм кабул ителми торган иҗтимагый үз-үзеңне тотышны билгели.

Һинд дине каһиннәре тарафыннан кулланылган Гаруда Пуранада Прета кхандада тәмугъка нигезләнгән реинкарнацияләр өчен соңгы Һинд дине функциясе - ул Шраддха ритуаллары аша. Бу ритуаллар дәвамында үлүче яки үлгән шәхескә киләсе тормышка ышанычлы узуы бирелә. Каһиннәргә һәрбер бирелгән бүләк белән гөнаһлар ярлыкана һәм киләсе тормыш прогрессив рәвештә камилләнә.[13]

  1. 1,0 1,1 1,2 Dallapiccola, Anna L. (2002). "Naraka". Dictionary of Hindu Lore and Legend. Thames & Hudson. ISBN 978-0-500-51088-9. http://www.credoreference.com/entry/thhll/naraka.  Калып:Subscription required
  2. 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 2,11 2,12 2,13 2,14 2,15 2,16 2,17 2,18 2,19 2,20 2,21 2,22 2,23 2,24 2,25 2,26 2,27 2,28 2,29 2,30 2,31 2,32 2,33 2,34 2,35 2,36 2,37 2,38 2,39 2,40 Prabhupada. Bhagavata Purana 5.26. The Bhaktivedanta Book Trust International, Inc.. әлеге чыганактан 2012-11-13 архивланды.
  3. 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 3,11 3,12 3,13 3,14 3,15 3,16 3,17 3,18 3,19 3,20 3,21 3,22 3,23 3,24 3,25 3,26 3,27 3,28 3,29 3,30 3,31 3,32 3,33 3,34 3,35 3,36 Mani, Vettam (1975). Puranic Encyclopaedia: A Comprehensive Dictionary With Special Reference to the Epic and Puranic Literature. Delhi: Motilal Banarsidass. pp. 368–70. ISBN 0-8426-0822-2. 
  4. 4,00 4,01 4,02 4,03 4,04 4,05 4,06 4,07 4,08 4,09 4,10 Wilson, Horace Hayman (1865). "Chapter VI". The Vishnu Purana (Translation). II. London: Trubner & co.. pp. 207–11. http://www.sacred-texts.com/hin/vp/vp064.htm. 
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Hopkins, Edward (1969). Epic Mythology. Motilal Banarasidass. pp. 108–9. 
  6. Mani p. 184
  7. Walker, Benjamin (1968). The Hindu world: an encyclopedic survey of Hinduism. Allen & Unwin. pp. 253–4. 
  8. Sivaya Subramuniyaswami (2000). Loving Ganesa: Hinduism's Endearing Elephant-Faced God. Himalayan Academy Publications. pp. 474–5. ISBN 9780945497776. 
  9. cosmology. (2002). In Dictionary of Hindu Lore and Legend, Thames & Hudson. Retrieved from http://www.credoreference.com/entry/thhll/cosmology
  10. Bühler, Georg (1886). The laws of Manu. pp. 142–3. https://archive.org/stream/lawsofmanu00bh#page/142/mode/2up. 
  11. Notes in Wilson, Horace Hayman (1865). "Chapter VI". The Vishnu Purana (Translation). II. London: Trubner & co.. p. 215. https://books.google.com/books?id=4Io-AAAAcAAJ&pg=PA215&lpg=PA215&dq=kakola+Tamisra&source=bl&ots=9A_1rIkCGe&sig=QKXmqXqP7kdkw1zRmZIOJRCvLeM&hl=en&sa=X&ei=MGpoUPL0BoyGrAfOy4G4AQ&ved=0CDgQ6AEwAg#v=onepage&q=kakola%20Tamisra&f=false. 
  12. 12,0 12,1 Dalal, Roshen. Hinduism an Alphabetical Guide. Penguin. p. 274. ISBN 978-0143414216. 
  13. Jacobsen, Knut (2009). «Three Functions of Hell in the Hindu Traditions.». Numen 56 (2): 385–400. DOI:10.1163/156852709X405071. Проверено 3 February 2014.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]