Нардуган
Нардуган — төрки халыкларның борынгыдан килгән, Кояш кышкы торгынлыгына багышланган бәйрәме. Нардуган - татарларда һәм Идел-Урал халыкларында киң таралаган борынгы бәйрәм.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу бәйрәмне XVIII гасырдан башлап татарлар арасында Яңа елны рус халкында кабул ителгән Юлиан календаре нигезендә каршы алу гадәте тарала.
Атама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Нардуган» сүзенең килеп чыгышы маңгул һәм борынгы төрки телләргә бәйләп карала. маңгул телендә «нар» кояш дигәнне аңлата[чыганагы?]. Төрекчә «нарук», яки «йарук» - яктылык, нур. Урысларга «ярило» сүзе булып күчә. Татарларга «нар» сүзе «нур» әйтелешендә берегә (моны фарсы теле тәэсире белән аңлаталар). «Нар» сүзенә «туган» сүзе кушыла: нар+туган — ягъни кояш туган дигән мәгънәгә туры килә.
Башкортлар һәм удмуртлар бү бәйрәмне «Нардуган», чуашлар — «Нартукэн» һәм «Нартаван», эрзялар - «Нардава», мукшылар - «Нардван» дип йөртәләр. Чуаш телендә Яңа елны каршылау бәйрәме дә "Нартаван" дип атала.
Йола[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Нардуган «кояш туган» чорда, 21-22 декабрьдә каршы алына. Бәйрәм чорында кабакка күзләр, авыз кисеп эченә шәм кебек нәрсә куеп, туннарны кире кайтарып киеп, битләрне корым белән буяп яшьләр өйдән өйгә такмаклар җырлап йөри. Кабак - кояшның символы булып тора. Америкага бәйрәм Хэллоуин дигән «кабак бәйрәме» буларак күчә.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|