Нариман Айтмөхәмәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нариман Айтмөхәмәтов latin yazuında])

Айтмөхәммәтов Нариман Зайнулла улы (20 октябрь, 1951 ел; Омск өлкәсенең Тара районы Рәҗәп авылы) — совет җиңел атлеты. ССРБ-ның спорт мастеры (1978), җиңел атлетика буенча республика категориясендәге хаким (1987).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айтмөхәммәтов Нариман 1951 елның 20 октябрендә Омск өлкәсенең Тара районы Рәҗәп авылында бохара татарлары гаиләсендә туган.

1989 елда Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый. «Динамо» балалар спорт җәмгыяте тәрбияләнүчесе (тренеры м. Ф. Сәйфетдинов).

Хәзерге вакытта Башкорт дәүләт медицина университетында укытучы булып эшли.

Спорт казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Спорт йөреше буенча ССРБ Кубогын яулаучы (1981);
  • РСФСР чемпионы (1980-1982);
  • РСФСР халыкларының җәйге Спартакиадасы җиңүчесе (1979)[1];
  • Спорт угы буенча ССРБ чемпионаты һәм Кубогының бронза призеры (1980) ;
  • Ветераннар арасында дөнья чемпионы (1991[2]-1994[3])[4];
  • Ветераннар арасында Европа чемпионы (1992, 1994 — M40 категориясендә 5 км дистанциягә[5], 1995);
  • Ветераннар арасында берничә тапкыр бөтендөнья уеннары җиңүчесе (1994, 2011[6]).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]