Эчтәлеккә күчү

Нариман Гарифуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нариман Гарифуллин latin yazuında])
Нариман Гарифуллин
Туган телдә исем Нариман Габдрахман улы Гарифуллин
Туган 3 гыйнвар 1953(1953-01-03) (72 яшь)
Татар Әйшәсе, Дөбъяз районы, ТАССР
Яшәгән урын Октябрь урамы, Казан[1]
Милләт татар
Һөнәре театр актеры
Бүләк һәм премияләре Муса Җәлил премиясе (1989)

Нариман ГарифуллинТатар дәүләт академия театры артисты.

Нариман Габдрахман улы Гарифуллин 1953 елның 3 гыйнварында Татарстанның Биектау районы Татар Әйшәсе авылында туа. 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1974-1976 елларда Республика күчмә театрында эшли, 1980 елдан Г.Камал исемендәге Татар академия театрында эшли башлый.

Булат – “Зәңгәр шәл” (К.Тинчурин); Алмаз – “Зифа” (Н.Исәнбәт); Дурандарте – “Болан-Патша” (К.Гоцци); Хәйдәр – “Зөлфия” (К.Әмиров); Егор – “Һаваларда йолдыз” (М.Горький буенча); Ташчәйнәр – “Ахырзаман” (Ч.Айтматов); Хафиз – “Ат карагы” (Т.Миңнуллин); Валера – “Мирас” (Г.Каюм); Петр – “Зөләйха” (Г.Исхакый); Ангысын – “Идегәй” (Ю.Сафиуллин) һ.б.

1989 елда Нариман Гарифуллин “Ахырзаман” (Ч.Айтматов) спектаклендәге Ташчәйнәр роле өчен Татарстанның М.Җәлил исемендәге премиягә лаек булды. 2013 елда “Татарстанның Республикасының атказанган артисты” исеме бирелде, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.