Наталия Беседнова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наталия Беседнова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Наталия Беседнова
Туган 2 февраль 1935(1935-02-02) (87 яшь)
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Беренче Мәскәү медицина университеты[d]
Һөнәре биолог
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Наталия Беседнова (2 февраль 1935 ел) — ССРБ һәм Русиянең галим-микробиологы һәм иммунологы. 1988-2010 елларда Г. П. Сомов исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры. Русия Фәннәр академиясе (2013) һәм Русия Медицина фәннәре академиясе (2000) академигы. Русия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе. Медицина фәннәре докторы, профессор. ССРБ-ның Дәүләт премиясе лауреаты (1989).

Карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беседнова Наталия Николаевна 1959 елда И. М. Сеченов исемендәге I-нче Мәскәү медицина институтын тәмамлый. 1960 елдан Русия Медицина фәннәре академиясенең эксперименталь медицина фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1980 елда Н. Н.  Беседнова «Экспериментальное и клинико-иммунологическое изучение псевдотуберкулезной инфекции» темасына докторлык диссертациясе яклый. 1991 елда профессор гыйльми исемен ала. 1993 елда «микробиология» һөнәре буенча РМФА әгъза-корреспонденты, 2000 елда РМФА академигы итеп сайлана. 2001 елда Н. Н. Беседновага «Русия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе» исеме бирелә.

Н. Н. Беседнова җитәкчелеге астында 21 кандидатлык диссертациясе яклана.

Фәнни казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н. Н. Беседнова 220 гыйльми хезмәт, шул исәптән 5 монография, 3 фәнни-популяр китап авторы. 20 уйлап табу авторлык таныклыгына һәм патентка ия.

Аның җитәкчелегендә корсак тифы, псевдотуберкулез, дифтерия иммунологиясе буенча эшләр циклы башкарылган. Ерак Көнчыгыш скарлатинага охшаган бизгәкне өйрәнү буенча эше өчен 1989 елда Н. Н. Беседнова институтның бер төркем хезмәткәрләре исәбендә ССРБ Дәүләт премиясенә лаек була.

Аның җитәкчелеге астында тинростим, митилан һәм транслам кебек иммунокорректорлар эшләгән.

Библиография[1][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Г. П. Сомов, Н. Н. Беседнова «Геморрагические лихорадки» (1981)
  • Г. П. Сомов, Н. Н. Беседнова «Опасность, таящаяся в природе» (1985)
  • Г. П. Сомов, В. И. Покровский, Н. Н. Беседнова, Ф. Ф. Антоненко «Псевдотуберкулез» (1990, 2001)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]