Наталия Леняшина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наталия Леняшина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Наталия Леняшина
Туган 27 июнь 1940(1940-06-27) (81 яшь)
Ленинград, РСФСР, ССРБ
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ Русия байрагы Русия Федерациясе
Әлма-матер И. Е. Репин исемендәге Рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институты
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать белеме докторы (1991)
Гыйльми исем:

профессор (2004)

Россия Сәнгать академиясе академигы (2009)

Наталья Михайловна Леняшина (1940 елның 27 июне, Ленинград, ССРБ) — совет һәм Россия сәнгать белгече, сәнгать тәнкыйтьчесе һәм педагог, сәнгать белеме докторы (1991), профессор (2004). ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1975). Россия Сәнгать академиясе академигы (2009).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наталия Леняшина 1940 елның 26 июнендә Ленинград шәһәрендә туа.

1957 елдан 1962 елга кадәр И. Е. Репин исемендәге Рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтының теория һәм сәнгать тарихы факультетында укый, 1962—1966 елларда бу институтта аспирантурада укый. 1967 елдан И. Е. Репин исемендәге институтта педагогик эштә: укытучы, доцент, профессор һәм чит ил сәнгате кафедрасы мөдире вазыйфаларында. Төп укыта торган дисциплиналар: «XX гасырның чит ил сәнгате, XX гасырның чит ил скульптурасы, сәнгатьне өйрәнүнең фәнни алымнары»[1], бер үк вакытта А. Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург сәнгать-сәнәгать академиясендә сәнгать белеме һәм мәдәният кафедрасы профессоры вазыйфасында укыта[2][3].

1971 елда И. Е. Репин исемендәге Рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтында «Альбер Марке иҗаты» темасы буенча сәнгать фәннәре кандидатына диссертация, 1991 елда «Джакомо Манцу иҗаты һәм XX гасыр Италия скульптурасын үстерү мәсьәләләре» темасы буенча сәнгать белеме докторына диссертация яклый. 2004 елда профессор исеме бирелә[2].

Наталия Леняшина чит ил сәнгате өлкәсендә күп санлы фәнни хезмәтләр авторы: «Альбер Марке» (1975) һәм «Джакомо Манцу» (1985), «XX гасыр Италия скульптурасы. Мәсьәләләр, тенденцияләр, исемнәр» (1990), «Фабр апологиясе. Остаханә бусагасында» (2014) монографияләре, фәнни хезмәтләр һәм мәкаләләр: «Гюстава Моро остаханәсе» (2009), «Марино Марини археологиясе — "беренчел" эзләгәндә» (2010), «Эмилио Греко — неореализмыннан маньеризмга» (2011), «Медардо Россо импрессионизмы — рәсем сәнгате белән диалог» (2012), «Модильяни — сынчы-рәссам. Пластик концепцияне формалаштыру мәсьәләсенә» (2013), «Артуро Мартини пластик энциклопедиясе» (2015). 1987 елда Н. Леняшина «Джакомо Манцу» монографиясе өчен ССРБ Сәнгать академиясенең көмеш медаленә лаек була.

1975 елда Наталия Леняшина ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы була. 2009 елда Россия Сәнгать академиясенең сәнгать белеме һәм нәфис тәнкыйть бүлеге буенча хакыйкый әгъзасы итеп сайлана[2].

Ире — ССРБ Сәнгать академиясе академигы Владимир Леняшин.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ССРБ Сәнгать академиясенең көмеш медале (1987 — «Джакомо Манцу» монографиясе өчен)[2]

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Творчество А. Марке. — Ленинград, 1971. — 470 с.
  • Прошлое и настоящее народов СССР: каталог / Акад. художеств СССР, Науч.-исслед. музей; [кат. сост. Н. М. Леняшиной и др.; вступ. ст. А. И. Рощина]. — Ленинград: Искусство, Ленинградское отд-ние, 1972. — 110 с.
  • Альбер Марке / Н. Леняшина. — Ленинград: Искусство. Ленингр. отд-ние, 1975. — 217 с.
  • Джакомо Манцу / Н. М. Леняшина. — Ленинград: Искусство. Ленинградское отд-ние, 1985. — 223 с.
  • Итальянская скульптура XX века.: Пробл., тенденции, имена / Н. М. Леняшина; Акад. художеств СССР, НИИ теории и истории изобразит. искусств. — М.: НИИ теории и истории изобразит. искусств, 1990. — 175 с.
  • Творчество Джакомо Манцу и проблемы развития итальянской скульптуры XX века / Н. М. Леняшина. Академия художеств СССР. — Москва, 1990. — 492 с.
  • Проблемы развития зарубежного искусства. Франция: материалы Научной конференции, посвященной памяти М. В. Доброклонского / Российская акад. художеств, Санкт-Петербургский гос. акад. ин-т живописи, скульптуры и архитектуры им. И. Е. Репина; науч. ред. Н. М. Леняшина и др. — Санкт-Петербург: Санкт-Петербургский гос. акад. ин-т живописи, скульптуры и архитектуры им. И. Е. Репина, 2011. — 348 с. — ISBN 978-5-903677-20-7
  • Апология Фабра. На пороге мастерской / Наталия Леняшина. — Санкт-Петербург: КОСТА, 2014. — 399 с. — ISBN 978-5-91258-307-0
  • Индивидуальность художника и культурное наследие: материалы научной конференции, посвященной памяти М. В. Доброклонского / Министерство культуры Российской Федерации, Санкт-Петербургский государственный академический институт живописи, скульптуры и архитектуры имени И. Е. Репина при Российской академии художеств; составители и научные редакторы: Н. М. Леняшина и др. — Санкт-Петербург: Санкт-Петербургский гос. академический ин-т живописи, скульптуры и архитектуры им. И. Е. Репина

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Юбилейный справочник выпускников Санкт-Петербургского государственного академического института живописи, скульптуры и архитектуры имени И. Е. Репина Российской академии художеств, 1915—2005 / [Российская акад. художеств, Санкт-Петербургский гос. акад. авт.-сост.: С. Б. Алексеева и др.]. — Санкт-Петербург: Санкт-Петербургский гос. акад. ин-т живописи, скульптуры и архитектуры им. И. Е. Репина, 2007. — 790 с. — С.611 — ISBN 978-5-98174-016-9

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Преподавательский состав. Санкт-Петербургская академия художеств имени Ильи Репина. әлеге чыганактан 2020-02-24 архивланды.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Леняшина, Наталия Михайловна. Российская академия художеств. әлеге чыганактан 2020-09-27 архивланды.
  3. Петербургские искусствоведческие тетради. Ассоциация искусствоведов. әлеге чыганактан 2020-07-20 архивланды.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]