Наталья Водянова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наталья Водянова latin yazuında])
Наталья Водянова
Туган 28 февраль 1982(1982-02-28)[1][2][3] (42 яшь)
Түбән Новгород, РСФСР, СССР[2]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Школа Жаннин Мануэль[d]
Һөнәре модель, актёр, киноактер
Эш бирүче Франция
Җефет Джастин Тревор Беркли Портман[d] һәм Антуан Арно[d][4]
Өйдәш Антуан Арно[d][4]
Балалар Лукас Портман[d][2], Нева Портман[d][2] һәм Виктор Портман[d][2]

 Наталья Водянова Викиҗыентыкта

Водянова Наталья Михайловна (28 февраль 1982 ел) — супермодель, актер һәм филантроп (мохтаҗларга ярдәм итүче).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наталья Михайловна Водянова 1982 елның 28 февралендә Горький (хәзер Түбән Новгород) шәһәрендә Лариса Викторовна Громова белән Михаил Водянов гаиләсендә туган.

16 яшендә Түбән Новгород шәһәрендә Евгения Чкалованың «Евгения» модель агентлыгына кабул итәләр, биредә инглиз телен актив өйрәнә башлый. Мода күрсәтү тамашаларының берсендә Наталья «Viva Model Management» мода агентлыгы вәкиленнән Парижга эшкә чакыру ала һәм берничә айдан Франциянең башкаласына юллана.

Аннан соңгы елларда подиумда Gucci, Chanel, Alexander McQueen, Christian Dior, Calvin Klein, Donna Karan, Louis Vuitton, Marc Jacobs, Ralph Lauren, Chloe, Valentino, Givenchy, Jean-Paul Gaultier, Miu Miu, Hermès, Kenzo, Viktor & Rolf, Dolce&Gabbana, Balenciaga, Yves Saint Laurent һәм башка модель йортлары өчен эшли.

Натальяның фотосы киң билгеле мода журналлары, шул исәптән "Vogue", "Harper's Bazaar", "Marie Claire", "ELLE" исемле басмаларның тышкы битләрендә күп тапкырлар дөнья күрә.

L'Oreal Paris косметик маркасының «Күк» була, шулай ук Louis Vuitton, David Yurman, Marc Jacobs, Miss Sixty, Pepe Jeans, Diane von Fürstenberg, Chanel,Gucci, Guerlain кебек брендларның реклама кампанияләрендә катнаша. «Pirelli» календаре өчен дә фотога төшә.

Иң билгеле казанышлары һәм чыгышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2016 елда Наталья Водянова дөньяның иң бай модельләр исемлегенә керә, рейтинг буенча ул 11 нче урында[5].
  • Ванкуверда «Sochi—2014» презентациясендә һәм 2014 елның февралендә Сочи Олимпиадасын рәсми ачу тантанасында катнаша.
  • 2013 елда Дмитрий Нагиев белән бергә «Тавыш. Балалар» (русча «Голос. Дети») телешоуның алып баручысы була.
  • 2009 елда «Евровидение» халыкара җыр бәйгесенең Мәскәүдә узган ярымфиналына Андрей Малахов белән бергә икенче алып баручы итеп раслана.
  • 2007 елда улы Виктор туганнан соң, модель карьерасын өлешчә калдырып, үзен гаиләсенә һәм хәйриялек фондына багышларга карар кыла. Шулай да, дөньяның кайбер экс-супермодельләре кебек, югары гонорарлар тәкъдим ителгәндә Наталья да подиумга чыгарга, фотосессиядә катнашырга ризалаша.
  • Русиянең күргәзмәләрдә кием өлгеләрен күрсәтүче тагын да ике манекенчысы Анна Вьялицына һәм Евгения Володина белән Наталья Водяновага XXI гасырның тәүге ун еллыгында дөнья күләмендә тиңләшүче бөтенләй булмый. Шуңа да бу чор югары уңышка ирешеп, нык ихтияж белән файдаланган бу өч модельнең инглизчә язылган фамилияләренең беренче хәрефләре белән «Өч V эпохасы» дип атыйлар[6].
  • «Sunday Times» мәгълүматлары буенча, Наталья Водянова Бөек Британиянең иң бай өч йөз кешесе исемлегенә керә. Мәсәлән, 2003 елда ул 3,6 миллион фунт стерлинг эшләп ала.
  • 2003 елда «Calvin Klein» компаниясенең рәсми «йөзе һәм тәне» була (русча стала официальным «лицом и телом» компании Calvin Klein)

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче ире — Британия аристократы Джастин Тревор Беркли Портман, миллиардер виконт Кристофер Портманның бертуган энесе. 2010 елда матбугат басмаларында аларның тиздән аерылышачагы турында хәбәрләр күренә, ә 2011 елның июнендә Наталья Водянова ире белән яшәмәве турында үзе игълан итә.

  • Аның дүрт баласы (өч улы һәм бер кызы) бар, шулардан беренче ире Джастин Портманнан:
    • улы Лукас Александр Портман, 2001 елның 22 декабрендә туган;
    • кызы Нева Портман, 2006 елның 24 мартында туган, исеме билгеле елга исеменнән алынган, әмма басым беренче иҗектә;
    • улы Виктор Портман, 2007 елның 13 сентябрендә туган, исеме бабасы хөрмәтенә.
  • Икенче ире Антуан Арнодан -
    • улы Максим, 2014 елның 2 маенда туган.

Хәйриялек эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2004 елда Рәсәйдә һәм чит илләрдә балалар мәйданчыклары төзү белән шөгыльләнгән «Ачык йөрәкләр» (русча «Обнаженные сердца», инглизчә The Naked Heart Foundation) исемле үз фондын булдыра. Гомуми алганда бу фонд Русиянең 68 шәһәрендә 100-дән артык уен мәйданчыгы һәм паркы төзелә дә инде. Алар арасыннан бигрәк тә акыл үсешендә нормадан тайпылышлары булган балалар өчен җиһазландырылган уникаль уен мәйданчыгы аерым игътибарга лаек.

2011 елдан Наталья Водянованың фонды «Һәр бала гаиләгә лаеклы» (русча «Каждый ребенок достоин семьи») программасын тормышка ашыра. Ул Рәсәйдә үсешендә үзенчәлекләре булган балалардан баш тарту күренешен (очракларын) бетерүгә юнәлтелә. Бу программага ярашлы Түбән Новгородта «Гаиләне яклау үзәге», Тула өлкәсендә «Лекотека» оештырган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]