Наталья Гвоздикова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наталья Гвоздикова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Наталья Гвоздикова
Natalia Gvozdikova 1.JPG
Туган 7 гыйнвар 1948(1948-01-07)[1] (73 яшь)
Борзә, Читинская область[d], РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d]
Һөнәре актёр, театр актеры, тавыш яздыру актеры
Җефет Жариков, Евгений Ильич[d]

Commons-logo.svg Наталья Гвоздикова Викиҗыентыкта

Гвоздикова Наталья Федоровна (7 гыйнвар 1948 ел) — СССР һәм Русия артисты. СССРның Дәүләт премиясе лауреаты (1978). Русия Федерациясенең халык артисты (2013)[2].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наталья Федоровна Гвоздикова 1948 елның 7 гыйнварында Чита өлкәсенең Борзя шәһәрендә туган. Атасы — Федор Титович Гвоздикова (1911-1981). Әнисе — Нина Николаевна Гвоздикова (1921-2005).

Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтын (ВГИК) театр һәм кино артисты һөнәре буенча тәмамлый.

19671971 еллар, Сергей Герасимов һәм Тамара Макарованың актерлык остаханәсе. 19711993 елларда — киноактер театр-студиясе артисты.

1978 елда «Рожденная революцией» фильмындагы эше өчен СССР Дәүләт премиясенә лаек була. 1983 елда РСФСРның атказанган артисты исеме бирелә. 1976 елдан СССР кинематографистар Берлеге әгъзасы. 1993 елдан «НИКА» академиясенең мөхбир әгъзасы.

Гаилә тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире — РСФСРның халык артисты Жариков Евгений Ильич (1941-2012). Улы — Жариков Федор Евгеньевич (1976). Апасы— Гвоздикова Людмила Федоровна (1941.), Аркадий Райкин җитәкчелегендәге Ленинград дәүләт миниатюралар театры артисты.

Актер Евгений Жариков белән никахы «Рожденная революцией» фильмында төшкәндә бер еллык танышлыктан соң теркәлә. Фильм сценарие буенча да шулай ук алар ирле-хатынлы булалар. 1976 елның 2 августында уллары Федор Жариков туа, ул чит ил телләре институтын тәмамлап, офицер дәрәҗәсе ала, француз теле тәрҗемәчесе була, аннары самолетлар төзүдә мәгълүмат хәвефсезлеге хезмәте җитәкчесе булып эшли.

1992-2004 елларда Жарковның журналист Татьяна Секридова белән романы була, аларның кызы Катя һәм улы Сергей туа. Секридова бу элемтә турында игълан иткәч, Жариков мөнәсәбәтләрне туктата, аннары бу турыда үкенеч белән телгә ала. Гвоздикова ирен гафу итә һәм никахларын саклап кала.

Жариков 2012 елның 18 гыйнварында Мәскәүдә Боткин дәваханасында яман шештән вафат була[3]. 21 гыйнварда Троекуров зиратының «актерлар аллеясында» җирләнгән[4].

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1969 — Белые дюны — кыз
  • 1970 — Город первой любви — Таня Преображенская
  • 1971 — У озера — эпизод
  • 1971 — Ох уж эта Настя! — Света Рябинина, Настяның апасы
  • 1972 — Пётр Рябинкин — Зинаида Егоркина, разметчица
  • 1972 — Печки-лавочки — Наташа
  • 1973 — Калина красная — телефонистка
  • 1973 — Большая перемена — Полина
  • 1973 — За облаками — небо — Нюся
  • 1973 — Берега — Наташа
  • 19741977 — Рождённая революцией — Маша
  • 1974 — Возле этих окон — Нина Лагутина
  • 1974 — Потому что люблю — Вера
  • 1975 — Дума о Ковпаке — Тоня
  • 1976 — Преступление — Светлана, Каретниковның кызы, Володяның апасы
  • 1978 — Последний шанс
  • 1979 — Мой генерал — Ольга
  • 1980 — Опасные друзья — Татьяна
  • 1981 — Любовь моя вечная
  • 1983 — Семь часов до гибели — Ирина Шульгина
  • 1985 — Тихие воды глубоки
  • 1986 — Тайны мадам Вонг — бортпроводница
  • 1986 — На перевале — Ксения
  • 1991 — Ночь самоубийцы
  • 1995 — Барышня-крестьянка — барыня-соседка
  • 1996 — Ночь жёлтого быка
  • 2002 — За тридевять земель — Лена Степанна
  • 20032004 — Улица Сезам — тётя Полина
  • 2004 — Парни из стали — Валентина
  • 2009 — Однажды будет любовь — Елена Васильевна
  • 2010 — Нежданная любовь / Pozdnyaya lyubov — Люба
  • 2011 — Русская наследница — Надежда Щебетина
  • 2012 — Нелюбимая — Ольга, Никитаның әнисе

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]