Наталья Пономарёва

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наталья Пономарёва latin yazuında])
Наталья Пономарёва
Туган 1895
Казан, Россия империясе
Үлгән 1941
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Клара Цеткин урамы, Казан
Һөнәре рәссам

Наталья Петровна Пономарёва (1895, Казан, Россия империясе1941, Ленинград, ССРБ) — совет рәссамы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наталья Пономарёва 1895 елда Казанда тарихчы һәм археолог гаиләсендә туа[1]. 1914 елда Казан сәнгать мәктәбендә, 1918—1922 елларда АРХУМАСта укый[2]. Аның укытучысы Николай Фешин була. Укуны тәмамлангач, ирекле рәссам исемен ала. 1922 елда Казанда АРХУМАСның беренче конкурс күргәзмәсендә катнаша. 1923 елда Ленинградка күчеп килә. В. И. Мухина исемендәге Ленинград югары сәнгать-сәнәгать училищесында укый, аннары шунда ук укыта. Революцион Россия Рәссамнар ассоциациясе күргәзмәләрендә катнаша[3]. Ленинград Рәссамнар берлеге оешмасы әгъзасы була.

Портретлар һәм декоратив композицияләр авторы буларак билгеле[2]. Пономарёваның башлангыч портретлары — монументальлек, натюрмортлары скульптурлылык һәм күләме белән аерылып тора[3].

1941 ел ахырында Ленинград камалышы вакытында һәлак була[4] (башка мәгълүматлар буенча — 1942 елда[1]).

Наталья Пономарёваның кайбер эшләре Италиянең «Капитани» галереясында саклана[1].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елларда рәссам Константин Павлович Яновка кияүгә чыга (1905—1996)[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Выставка Янова К. П. и Пономарёвой Н.П.. Санкт-Петербургский Союз художников. әлеге чыганактан 2016-04-19 архивланды.
  2. 2,0 2,1 АРКHУМАС — казанский авангард 20х: Государственный музей изобразительных искусств Республики Татарстан, г. Казань, Галерея «Арт-Диваж», г. Москва, 28 апреля-6 июня 2005
  3. 3,0 3,1 Пономарева Наталья Петровна. kgallery.ru. әлеге чыганактан 2016-04-17 архивланды.
  4. Подвиг века: Художники, скульпторы, архитекторы, искусствоведы в годы Великой Отечественной войны и блокады Ленинграда. Лениздат, 1969. С. 375